Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 536 |
У нас учат: | 41 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 ( 18 ) 19 20 >>
-
Конкурслар... 02.02.2024
Актаныш сәнгать мәктәбенең Сәфәр авылы рәсем бүлеге укучылары "Кышкы буяулар" халыкара конкурсында катнашып, һәрберсе җиңү яулады. Укытучылары Рушат Нуруллин. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 01.02.2024
ММәктәбебезнең компьютер графикасы бүлеге укучылары бөтенрәсәй конкурсларында катнашып, алдынгы урыннарны яуладылар. Хангирова Гөльяз - 1 урын, Гильфанов Мурад - 3 урында! Укытучылары - Алмаз Фазлыев. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Конкурслар... 27.01.2024
26 январь көнне Минзәлә шәһәрендә "Ел хатын-кызы" конкурсының "Мәдәният һәм рухилык" номинациясендә укытучыбыз Алҗбина Идрисовна катнашуы белән без бик горурланабыз!
-
Гаилә елына старт 27.01.2024
2024 ел - Гаилә елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, сәнгать мәктәбебездә - Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре, укытучыбыз Мусин Джон һәм аның гаиләсе - укытучыларыбыз Аяз һәм Нур Мусиннар белән "Моңнарыбыз бер йөрәктән" исемле әңгәмә - концерт оештырылды.
-
Конкурслар... 26.01.2024
25 январь көнне вокал бүлеге укучыларыбыз "Рухият" фондының Әлмәттә узган "Сандугач сайрар илем" XXVII балалар иҗаты фестиваленең "Ялгыз җыр" номинациясендә катнашып, Зиннурова Әминә, Насипова Илина - 3 нче дәрәҗә лауреат (укытучылары Лилия Мостафина), Валиева Арина - 3 нче дәрәҗә лауреат, Закирова Гөлинә - дипломант (укытучылары Гүзәлия Чекалина), Гиләҗева Зәлия, Усманов Арслан - дипломантлар (укытучылары Сирина Исламова) булдылар. Укучыларны, укытучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Радиода - кунакта 24.01.2024
23 январь көнне театр бүлеге укучылары, Актаныш радиосында, февраль аенда патриотик ай кысаларда эфирга чыгачак тапшырулар өчен, дәрестә өйрәнгән шигырьләрен радиога яздырдылар.
-
Күңелле очрашу 24.01.2024
Көтелмәгән очрашу! Актаныш радиосына эшлекле сәфәр белән, якташыбыз, язучы-прозаик, шагыйрә, журналист, А. Грибоедов, С. Сөләйманова, И. Юзеев исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Ситдыйкова килгән иде. Театр бүлеге укучылары да радиода кунакта булулары аркасында, Әлфия апа белән очраштылар. Ул театр бүлеге укучыларына үзенең өр-яңа, балалар шигырьләре җыентыгын бүләк итте.
-
Конкурслар... 18.01.2024
Компьютер графикасы буенча укучы укучыларыбыз, укытучылары Россиякүләм конкурста катнашып, мактаулы урыннар алдылар. Самерханова Инеля, Хафизова Азалия, укытучылары Алмаз Гафиятович 1 урынга лаек булдылар.Котлыйбыз!
-
Студентлар белән очрашу 15.01.2024
12 январь көнне Актаныш сәнгать мәктәбендә студентлар белән очрашу кичәсе узды. Сәнгать мәктәбен тәмамлап, музыка көллиятләрендә укуларын дәвам иткән укучыларыбыз үз фикерләре, яшәешләре белән уртаклаштылар. Аннары командаларга бүленеп күңелле уеннар уйнадылар. Иң соңыннан инде укучыларыбыз үз талантларын күрсәттеләр.Килгән укучыларыбызга зур рәхмәтләребез!
-
Мастер-класс 11.01.2024
10 январь көнне "Илһам остаханәсе" проекты кысаларында Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары белән композитор Фәрхәт Хәлил улы Ишбердин мастер класс үткәрде. Укучылар саксафонда уйнау буенча осталыкларын арттырдылар. Ә инде соңыннан Фәрхәт Хәлил улы бик матур концерт тәкъдим итте. Бик зур рәхмәтләребез аңа!