Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 423740,РТ,р-н Актанышский,с.Актаныш,пр.Мира,д.62 |
Телефон: | +7(855)-523-12-93 |
E-Mail: | dshi2009@yandex.ru |
Министерство: | Министерство культуры Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ ДО "ДШИ Актанышского муниципального района РТ" |
Тип УДО: | ХЭН |
Руководитель: | Амиров Айзат Салихзянович |
Год основания учреждения: | 1971 |
У нас учатся: | 536 |
У нас учат: | 41 |
Муниципальное бюджетное образовательное учреждение дополнительного образования "Детская школа искусств Актанышского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 21 ) 22 23 24 25 26 27 28 29 30 >>
-
Әниләр бәйрәмендә
28.11.2023
27 ноябрь көнне театр, вокал бүлеге укучылары, "Ак инеш", "Шатлык" бию ансамбльләре, "Умырзая", "Тамчы" үрнәк вокал ансамбльләре Әниләр көненә багышланган районкүләм чарада катнаштылар.
-
Әниләр бәйрәмендә
28.11.2023
Әлем мәктәбендә Әниләр бәйрәме хөрмәтенә зур чара үткәрелде. Безнең Әлем бүлеге биючеләре бу бәйрәмне матур биюләре белән бизәделәр.
-
"Каз өмәсе" фестивалендә
27.11.2023
24-25 ноябрь көннәрендә Мөслимдә, III Бөтендөнья "Каз өмәсе" фестивале уздырылды. Бу фестивальдә укытучыбыз Галимова Ләйлә Ренарт кызы "Тылсымлы энә" бәйгесендә 1 нче урын яулады.КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Радиода - кунакта
27.11.2023
Бүген, 27 нче ноябрь көнне, 13.00 сәгатьтә Актаныш радиосы эфирында III Бөтендөнья "Каз өмәсе" фестивалендә җиңүчеләребез белән очрашу уздырылды.
-
Күргәзмә
24.11.2023
Такталачык мәктәбендә Әниләр бәйрәме хөрмәтенә рәсем бүлеге укучылары тарафыннан эшләнгән эшләрдән укытучылары Ильмира Вәлиева зур күргәзмә оештырды.
-
Зур концерт
23.11.2023
22 ноябрь көнне Актаныш сәнгать мәктәбе укытучылары, укучылары тарафыннан, пушкин картасы кысаларында, Әниләр бәйрәме хөрмәтенә бик матур, эчтәлекле концерт куелды.
-
Конкурслар...
20.11.2023
18 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Бәхет йолдызы" милли татар сәнгатенең республикакүләм конкурс-фестивалене үткәрелде. Безнең театр бүлеге укучыларыбыз нәфис сүз номинациясендә катнашып, Ахметдинова Лилия - I дәрәҗә, Насыйрова Ильвина - I дәрәҗә, Шаяхметова Эльза - II дәрәҗә, Набиева Зөләйха - II дәрәҗә, Гаянова Эльвина - III дәрәҗә лауреат булдылар. Укытучылары - Альбина Хөсәенова. КОТЛЫЙБЫЗ!
-
Мастер-класс
17.11.2023
16 ноябрь көнне сәнгать мәктәбендә рәсем бүлеге укытучысы Галимова Ләйлэ Ренарт кызы, гимназиядән килгән 6 б сыйныф укучыларына туку буенча осталык дәресе күрсәтте. Укучылар, бик кызыксынып тукучылык турында мәгьлүмат тыңладылар һәм үзләре дә кечкенә жәймэләр тукып карадылар. Кадерле мәктәп укучылары, әгәр дә сезнең туку станогын күреп, анда эшләп карау теләге туса, "кылыч", "аралау", "асалау" сүзләренең мәгьнәсен беләсегез килсә, сәнгать мәктәбенә - осталык дәресләренә рәхим итегез.
-
"Илһам остаханәсе"
15.11.2023
14 ноябрь көнне сәнгать мәктәбебездә яңа проект үзенең кысаларында эшчәнлеген башлап җибәрде. Фәрит Яруллин исемендәге музыка көллияте укытучылары безнең укучыларыбызга мастер-класс күрсәтергә килделәр. Проектның авторы яшь укытучы Алсу Багаутдинова. Проектка мәктәбебезнең тарихын өйрәнү, очрашулар оештыру, уку елы ахырында концерт тәкъдим итү кергән.
-
Иҗат кичәсендә
13.11.2023
11 ноябрь көнне Такталачык авылында күренекле якташыбыз Ленар Шаехның иҗат кичәсе үткәрелде. Безнең үрнәк вокал ансамблебез "Умырзая", "Ак инеш" бию төркемебез, укытучыбыз Резеда Ильдусовна бу эчтәлекле чараны тагын да матурладылар.