• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

МБДОУ «Новоалимовский детский сад» Актанышского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423762, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Новое Алимово, ул. Г.Тукая, д. 59
Телефон: 8 (85552) 6-08-26
E-Mail: sarvarova2014@yandex.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ "Новоалимовский детский сад"
Руководитель: Сарварова Гузель Рифаковна
Год основания учреждения: 1997
У нас учатся: 52 воспитанников
У нас учат: 8 педагогов

Новости

Әтиләр бәйрәме

Опубликовано: 19.02.2013

2013 елның 19 февралендә Яңа Әлем блалар бакчасында 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәм иртәсенә ЮХИДИ фонды директоры Р.З.Сәетова һәм полициянең өлкән лейтенанты Р.Г.Галләмов кунак итеп чакырылганнар иде. Мәктәпкә әзерлек-зурлар төркеме балаларының  "Световорны хөрмәт ит" сценарийсы буенча әзерләнгән ярыш-кичәсе һәркемнең күңелендә хуш калды. Ясле - 1 кечкенәләр, 2 кечкенәләр - уртанчылар төркеме балалары да әлеге бәйрәмдә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган уеннар белән чыгыш ясадылар, үз белемнәрен күрсәттеләр. Әтиләр исә барысы да диярлек "Оста куллы әтием" күргәзмәсендә үзләренең  кул эшләре белән катнаштылар. Алар арасында урыннар да чыгарылып, эшләргә бәяләр бирелде. Бигрәк тә Хуҗин Ниязның бәйләм киемнәре, Закиров Рамил белән Галиев Фаязның агачтан ясалган атынгыч атлары, Нуриманов Вазилның пластмасс шешәләрдән кисеп  ясалган тәвә кошы, Исламхуҗин Рәмзилнең агачтан ясалган аш-су  җиһазлары, сыерчык оялары, тимердән бизәкләп ясалган гөлләр өчен подставка, кәгазьдән көймә, зур покрышкалардан кисеп һәм узорлап ясалган чәчәк үстерү җайланмалары һәм башка бик күп җиһазлар берәүне дә битараф калдырмады. Әтиләребезгә бәйрәм уңаеннан тагын да ныклы сәламәтлек, озын гомер, балаларының шат авазларына гына сөенеп яшәргә насып булуларын теләп калабыз. Бәйрәм ахырында ЮХИДИ хезмәткәрләре үзләренең алып килгән күчтәнәчләреннән балаларны да, әтиләрне дә, бакча хезмәткәрләрен дә буш калдырмадылар. Әлеге бәйрәм иртәсе Актаныш телевидени һәм радиосы аша да яңгырады.



К списку новостей