МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Өлкәннәр көне 07.10.2019
Бүген мәктәбебездә "Өлкәннәр көне" оештырылды. Бәйрәмгә авылыбызның барлык өлкәннәре дә җыелган иде. Укучыларыбыз үзләре әзерләгән концертномерлары белән аларның күңелләрен күтәрделәр.
-
Рус теленнән мәктәпкүләм олимпиада 05.10.2019
Бүген мәктәбебездә рус теленнән мәктәпкүләм олимпиада узды. Олимпиадада 4-9 класс укучылары катнашты. Җиңүчеләребез район олимпиадасында мәктәбебезнең данын яклыйлар.
-
Укытучылар көне 05.10.2019
Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!
Бүген 5нче октябрь, Укытучылар көне! Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы әлеге һөнәр ияләре бары тик соклану һәм алар янәшәсендә була алган өчен чиксез горурлану хисе генә уята. Укытучыларыбыз! Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле төгәл генә аңлап та бетермибездер. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да итеп бетермәскә мөмкинбез... Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыдыр. Иң беренче чиратта, син Укытучыңны сиңа белем, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсаң, икенчедән, синең исеңә, һичшиксез, укытучының ипле, җылы тәрбиясе төшәр. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Рәхмәт, Укытучыларыбыз!
-
Технология фәненнән мәктәпкүләм олимпиада 03.10.2019
Бүген мәктәбебездә технология фәненнән мәктәпкүләм олимпиада узды. Олимпиадада 5-9 класс укучылары катнашты. Җиңүчеләребез район олимпиадасында мәктәбебезнең данын яклыйлар.
-
Экологиядан мәктәпкүләм олимпиада 01.10.2019
Бүген мәктәбебездә экологиядан мәктәпкүләм олимпиада узды. Олимпиадада 5-9 класс укучылары катнашты. Җиңүчеләребез район олимпиадасында мәктәбебезнең данын яклыйлар.
-
Астрономия фәненнән мәктәпкүләм олимпиада 01.10.2019
Бүген мәктәбебездә астрономия фәненнән мәктәпкүләм олимпиада узды. Олимпиадада 7-9 класс укучылары катнашты. Җиңүчеләребез район олимпиадасында мәктәбебезнең данын яклыйлар.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2019
Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.
Кадерле әби-бабаларыбыз!
Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән! -
Тарихтан мәктәпкүләм олимпиада 30.09.2019
Бүген мәктәбебездә тарихтан мәктәпкүләм олимпиада узды. Олимпиадада 5-9 класс укучылары катнашты. Җиңүчеләребез район олимпиадасында мәктәбебезнең данын яклыйлар.
-
Инглиз теленнән мәктәпкүләм олимпиада 27.09.2019
Бүген мәктәбебездә инглиз теленнән мәктәпкүләм олимпиада узды. Олимпиадада 4-9 класс укучылары катнашты. Җиңүчеләребез район олимпиадасында мәктәбебезнең данын яклыйлар.
-
Сәнгатьтән мәктәпкүләм олимпиада 26.09.2019
Бүген мәктәбебездә Сәнгатьтән мәктәпкүләм олимпиада узды. Олимпиадада 7-9 класс укучылары катнашты. Җиңүчеләребез район олимпиадасында мәктәбебезнең данын яклыйлар.