МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Математическая регата 26.02.2019
С целью выявления, поддержки и развития интеллектуального и творческого потенциала учащихся общеобразовательных учреждений района, создания условий для развития способностей одаренных школьников, в соответствии с планом МКУ «Управление образования» Актанышского муниципального района, 26 февраля 2019 года на базе МБОУ «Уразаевская ООШ» был проведен районный конкурс «Математическая регата» для учащихся 7-8 классов. На конкурсе из нашей школы участвовали ученица 7 класса Фаррахова З. З., ученицы 8 класса Гайнетдинова Ч. И. и Фазлиева З.Ф.
-
Биология укытучылары семинары 25.02.2019
25 февраль көнне Киров мәктәбендә биология укытучыларының семинары уздырылды. Бу семинарда безнең мәктәпнең биология укытучысы Салахова Д.И. катнашты.
-
Җитәкчеләр Спартакиадасы 23.02.2019
Бүген районыбызда Җитәкчеләр арасында Спартакиада уздырылды. Спартакиадада Безнең мәктәп директоры Газетдинова Г.Ф. да катнашты. Өстәл теннисы ярышында ул 3 урынга лаек булды. Чын күңелдән Гөлназ Фазаеловнаны җиңүе белән котлыйбыз, алдагы ярышларда да уңышлар телибез!
-
Ватанны саклаучылар көне 23.02.2019
Ватанны саклаучылар көне – кыюлык, намус hәм батырлык көне белән котлыйбыз сезне.
Бу көчле рухлылык, чын ир-егетлəрнең батырлык, намус һəм абруй кебек сыйфатларга ия булуларын раслый торган бəйрəм. Ватанга һəм халыкка хезмəт итү – үз илен ихлас сөюче гражданнарның һəрвакыт төп максаты булды һəм шулай булып калачак та.
Хəрби хезмəткəрлəрнең бүгенге буыны һəм армия сафларын тулыландырырга əзерлəнүчелəр, илебезнең куркынычсызлыгы, туганнары һəм якыннарының тормышы өчен җаваплылык хисен югалтмасыннар иде.
Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет, муллык , һәр эшегездә уңышлар телибез.
-
Әтиләр бәйрәме балалар бакчасында 22.02.2019
Бүген балалар бакчасында Әтиләр бәйрәме узды. Бәйрәмдә балалар үзләренең җыр-биюгә, шигырь сөйләүдә булган осталыкларын күрсәттеләр. Әтиләр белән төрле кызыклы уеннар үткәрделәр. Балалар үз куллары белән ясаган бүләкләрен әтиләргә тапшырдылар. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Әтиләргә дә, балаларга да бу чара бик нык ошады.
-
Әтиләр бәйрәме мәдәният йортында 22.02.2019
Бүген Мәдәният йортында Әтиләр бәйрәме уңаеннан зур чара уздырылды. Чарада якташларыбыз үзләренең җырларын, биюләрен тамашачыларга бүләк иттеләр. Укучыларыбыз да үзләренең җыр-биюдә, шигырь сөйләүдә булган осталыкларын күрсәттеләр.
-
Җиңүчеләрне зурлау 22.02.2019
Бүген Актаныш техникумында тәрбия өлкәсендәге профессиональ конкурсларда җиңүчеләрне зурлап бүләкләделәр.
-
Мәктәп директорлары семинары/Семинар директоров школ 21.02.2019
Уразай төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп директорлары семинары узды. Кунакларны каршы алганнан соң, музей эшчәнлеге белән танышу оештырылды. "Муса Җәлил - балалар шагыйре" темасына класстан тыш уку, "Хәл" темасына татар теле дәресе, "Тискәре саннарны кушу" темасына математика дәресе, шулай ук инглиз теленнән ачык дәресләр каралды, аларга үзанализ һәм анализ ясалды. Шулай ук балалар бакчасы хезмәте күзәтелде: "Серле кәгазь серләре" темасына танып белү эшчәнлеге каралды. Укытучылар мастер-класслар күрсәтткәннән соң, гомуми өлештә йомгак ясалды.
На базе МБОУ "Уразаевская СОШ" прошел семинар директоров школ. После встречи гостей было организовано знакомство с деятельностью музея. Были рассмотрены внеклассное занятие на тему" Муса Джалиль - детский поэт", урок татарского языка" Халяль", урок математики на тему" сложение отрицательных чисел", а также открытые уроки по английскому языку, на которых были проведены самоанализ и анализ. Также была проведена познавательная работа по теме "Секреты загадочной бумаги". После демонстрации учителями мастер-классов был организован круглый стол, где были подведены итоги.
-
Географиядән сынау имтиханы 21.02.2019
21 февраль көнне "Бүләк" базасында 9 класс укучылары географиядән сынау имтиханы яздылар.
-
Әтиләр бәйрәме мәктәптә 20.02.2019
Бүген мәктәбебездә Әтиләр бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне башлангыч сыйныф укытучысы Галиева Ч.Ш. оештырды. Бәйрәмдә укучылар үзләренең җыр-биюдә булган осталыкларын әтиләргә күрсәттеләр, әтиләр белән төрле кызык уеннар уйнаттылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен әтиләргә бүләк иттеләр. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Бәйрәм әтиләргә дә, укучыларга да бик нык ошады.