МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Былбыл таңны уята / Соловей будит рассвет
29.08.2024
Бүген Әлфия Ситдикованың "Былбыл таңны уята" дип исемләнгән китабын тәкъдир итү кичәсе оештырылды . Китап гармунчы, җырчы Нурсания Госманованың тормыш юлына багышланган. Нурсания Госманова үзе дә бу чарада катнашып, матур җырларын бүләк итте. Шулай ук бәйрәмдә авылыбызда яшәүче, юбилей даталарын билгеләүче гаиләләр билгеләп үтелде.
Сегодня состоялась презентация книги Альфии Ситдиковой "Былбыл таңны уята". Книга посвящена жизни гармонистки, певицы нурсии Гусмановой. Нурсия Гусманова сама приняла участие в этом мероприятии и подарила свои красивые песни. Также на празднике были отмечены семьи, проживающие в селе, отмечающие юбилейные даты.
-
Алар безнең горурлыгыбыз / Они - наша гордость 23.08.2024
Укытучыларның традицион август киңәшмәсендә җирлегебез язучыларына, шагыйрьләренә багышланган баннер тәкъдим иттек. Безнең җирлегебез иҗатчыларга бик тә бай. Укучыларга якташ язучылар иҗатын өйрәтү - безнең бурыч. Без шагыйрьләребез, язучыларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз, аларга яңа иҗат үрләре телибез.
На традиционном августовском совещании учителей мы представили баннер, посвященный писателям и поэтам нашего поселения. Наше поселение очень богато творческими людьми. Наша задача - научить учащихся творчеству писателей-земляков. Мы искренне гордимся нашими поэтами, писателями, желаем им новых творческих высот.
-
Пионерлар көне / День пионерии 19.05.2024
19 майда Россиядә Пионерлар көне билгеләп үтелә. Рәсми рәвештә бу бәйрәм 1922 елдан бирле билгеләп үтелә, әмма Советлар Союзы таркалгач, Пионериянең элеккеге масштабларында яшәве тукталгач, бәйрәм үзенең элеккеге әһәмиятен югалта.
Пионер рухын саклаган һәркем үзенең Пионер балачагын хәтерли һәм Яшьлек һәм батырлык символы буларак кызыл галстукны онытмый. Алга барыгыз, ниятләрегезгә ирешегез, җиңегез, якыннарыгызга ярдәм итегез һәм чын геройлар булып калыгыз. Көрәштә һәм хезмәттә үрнәк булыгыз!19 мая в России отмечается День пионерии. Официально этот праздник отмечался с 1922 года, но после распада Советского Союза, когда перестала существовать в прежних масштабах пионерия, праздник утратил свое прежнее значение.
С праздником всех, кто сохранил в себе пионерский дух, помнит свое пионерское детство и не забывает о красном галстуке как о символе юности и отваги. Идите вперёд, добивайтесь задуманного, побеждайте, помогайте ближнему и оставайтесь настоящими героями. Будьте примером в борьбе и труде! -
Бөтендөнья юкка чыгу хәлендә булган төрләр көне / Всемирный день исчезающих видов 18.05.2024
19 май - Бөтендөнья юкка чыгу хәлендә булган төрләр көне. Табигатебез искиткеч бай дибез. Ләкин көн саен Җир йөзеннән юкка чыга баручы үсемлек, хайван төрләре турында да беләбез. Бу куркынычны булдырмый калу юллары, табигатебезгә сакчыл караш кирәклеге турында мәктәбебезнең химия-биология укытучысы Магданурова Г.Ф. квест-уен үткәрде. Бу уенда укучылар үзләренең экологик белемнәрен генә сынап калмадылар, әлеге юнәлештә эшчәнлек проектлары да тәкъдим иттеләр. Татарстаныбызның табигатенә нинди куркыныч янавын, нинди төрләрнең юкка чыгу алдында булуын ачыкладылар.
19 мая-Всемирный день исчезающих видов. Мы говорим, что наша природа невероятно богата. Но мы также знаем о видах растений и животных, которые ежедневно исчезают с лица земли. О путях предотвращения этой опасности, о необходимости бережного отношения к природе учитель химии и биологии Магданурова Г. Ф. провела квест-игру. В этой игре школьники не только проверили свои экологические знания, но и представили проекты деятельности в этом направлении. Выяснили, какая опасность угрожает природе Татарстана, какие виды находятся на грани исчезновения.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 13.05.2024
Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Рус теле. Бөек һәм көчле.А. С. Пушкинның тууына 225 ел".
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "Русский язык. Великий и могучий.225 лет со дня рождения А.С. Пушкина".
-
Җиңү көне / День Победы 09.05.2024
Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын!
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле милләттәшләр!
Илебез Бөек Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 79 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек.Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел…
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
-
Безнең ветераныбыз / Наш ветеран 08.05.2024
Бүген районыбызның бердән-бер хатын-кыз ветераны Нурфика апаны бәйрәм белән котлап кайттык.
Сегодня мы поздравили с праздником единственную в районе женщину-ветерана Нурфику апа.
-
Безнең Герой / Наш Герой 08.05.2024
Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов һәйкәленә чәчәкләр салдык.
Возложили цветы к памятнику Героя Советского Союза Хасану Заманову.
-
"Георгий тасмасы" акциясе / Акция "Георгиевская ленточка" 08.05.2024
Мәктәбебез укучылары "Георгий тасмасы" акциясендә катнаштылар.
Учащиеся школы участвовали в акции "Георгиевская ленточка"
-
Мактаулы каравыл / Почетный караул 08.05.2024
Безнең мәктәп укучылары мактаулы каравылда тордылар.
Учащиеся нашей школы стояли на Почетном карауле