Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин, депутатлар, министрлар һәм район җитәкчеләре катнашты.
Кунакларны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. “Ниһаять, гимныбызның сүзләре әзер. Аны әзерләү эшендә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт әйтәсе килә. Киләчәктә әлеге гимн республикабыз халкын берләштерүдә зур роль уйнарга, халыклар арасында дустанә мөнәсәбәтне саклауда башлангыч булып торырга тиеш”, - дип белдерде ул үз чыгышында.
Гимнның 8 юлы татарча, 8 юлы русча башкарыла. Бүген ул өч версиядә яңгырады. Башта аны Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры һәм Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры хоры башкарды. Икенче чыгыш исә Татарстанның атказанган артистлары, төрле халыкара бәйге лауреатлары Регина Вәлиева, Гөлнара Рәхимова, Рөстәм Асаев һәм Владимир Васильев башкаруында яңгырады. Аннары чарага җыелучылар гимнның оркестр версиясен тыңлады.
Татарстан гимны сүзләрен укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез:
Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,
Халкым тели изге теләкләр!
Гомерлеккә якын туган булып
Яши бездә төрле милләтләр.
Күп гасырлар кичкән чал тарихлы
Данлы илем, үзең бер дастан!
Синдә генә безнең язмышыбыз,
Республикам минем, Татарстан!
Цвети, священная земля моя,
Да будет мирным твой небосвод!
Единый дом у нас, одна семья,
Живет в согласии наш народ.
Богатый мудростью седых веков,
Надеждой, верою ты нам стал,
И пусть хранит тебя моя любовь,
Моя Республика, мой Татарстан!
Исегезгә төшерәбез, гимнның сүзләренә нигез итеп Рамазан Байтимеров тарафыннан 70нче елларда язылган “Туган ягым” шигыренең тексты алынды. Заманында нәкъ менә әлеге сүзләр Рөстәм Яхинны нәтиҗәдә республика гимнына әверелгән музыканы язуга илһамландырган булган. Рус телендәге гимн исә Филипп Пираев тәрҗемәсендә яңгырый.
Шунысын да билгеләп үтү кирәк, бүген дүртенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары “Татарстан республикасы символлары турында”гы Законга үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын карый. Бу республика гимны текстын раслау өчен кирәк.
Рәмзия ЗАКИРОВА
Источник http://www.intertat.ru