МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Математикадан ГИА-9
29.05.2012
Бүген 9 класс укучылары математика фәне буенча дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшыралар.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2012
Бүген 25 майда мәктәбебездә соңгы кыңгырау яңгырый. Күңелләрдә гомерлеккә уелып калачак шатлыклы да, моңсу да булган бу тантаналы бәйрәмдә иңнәрендә очар канат тойган чыгарылыш сыйныф укучылары мәктәп, укытучылар коллективы белән саубуллаша. Алда – белем буразналарында дистә елдан артык инә белән кое казып гыйлем туплауга исәп-хисап тотып, дәүләт имтиханнарын тапшыру.
Соңгы кыңгырау бәйрәме котлы булсын! Сынауларда тел ачкычы, тапкырлык, зиһенлелек, тәүфыйк юлдаш булып, киләчәктә туплаган гыйлемнәренең файдасын күреп, иминлектә яшәргә язсын.
-
Туризм нәтиҗәләре
22.05.2012
Укучылар һәм укытучыларның 57 нче район туристик слетында безнең мәктәп укучылары яхшы чыгыш ясады. 3 көн буенча дәвам иткән спорт ярышларында укучылар үзләрен яхшы әзерлекле булуларын күрсәттеләр. "Оринтлашу" ярышында 2 урын, "ККМ" - 1 урын яуладылар. Һәм гомуми нәтиҗәләр буенча укучылар командасы 2 урынны алды. Стритбол ярышында укучылар 2 урынны яулады. Укучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Аларга киләчәктә дә уңышлар, яңадан-яңа җиңүләр насыйп булсын.
-
Башлангыч класс
21.05.2012
15 майдан 18 майга кадәр 2-4 класс укучылары арасында контроль эшләр оештырылды. 2 класста татар теле, 3 класста рус теле, 4 класста математикадан контроль эшләр һәм 2-4 кл да аңлап укулары тикшерелде.
-
ККМ буенча ярышлар 16.05.2012
ККМ буенча команда ярышында укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Кичке якта стенгазета ясау һәм аны тәкъдим итү булачак.
-
57 туристик слет 15.05.2012
Бүген укучылар Байсар урманында 57 туристик слетта катнашалар. Алар спорт ориентлашу ярышында чыгыш ясыйлар. Һәм нәфис сәнгать өлкәсендә үзләренең көчләрен сыныйлар.
-
Балаларны яклау көне
14.05.2012
Балаларны яклау көне уңаеннан, мәктәптә укучылар өчен Сабантуй үткәрелде. Табигать кочагында узган бу чарада милли бәйрәмебезнең барлык традицияләре дә сакланды.
-
Куркынычсыз тәгәрмәч
12.05.2012
Бүген 3-4 класс укучылары тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Шәехов Ә.Ә.җитәкчелегендә "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйге-ярышында чыгыш ясыйлар. "Юл йөрү кагыйдәләре белгеләре", "Велоэстафета", "Велотехника", "Иминият агенты", иң яхшы эмблема, макет һәм стенгазета кебек конкурсларда үзләренең көчләрен сыныйлар.
-
Җәйге Спартакиада
11.05.2012
Бүген Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган җәйге Спартакиадада 7-9 класс укучылары чыгыш ясый. Аларга уңышлар телибез.
-
Җиңү көне! 07.05.2012
Бүген 9 май - Җиңү көнен билгеләп үттек. Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов һәйкәле янында митинг узды. Әлеге митингка сугышта катнашкан ветераннар: Абдуллина Нурфика апа, Тимиров Җирдис абый, Шайхелмарданов Камил абыйлар да катнашты. Укучылар, килгән кунаклар чыгыш ясадылар.