МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Вахит Имамов 06.02.2024
Туган телләр айлыгы дәвам итә. Бүген якташыбыз Вахит Имамов көне иде. Укучылар күренекле язучы, тарихчының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация карадылар. Аның китаплары һәм "Мәйдан" журналына күзәтү ясадылар.
Месячник родных языков продолжается. Сегодня был день нашего земляка Вахита Имамова. Учащиеся посмотрели презентацию, посвященную жизни и творчеству выдающегося писателя, историка. Также ученики сделали обзоры его книг и журнала "Майдан".
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 05.02.2024
Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Россия фәне көне"
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "День российской науки"
-
Балачак шагыйре / Поэт детства 03.02.2024
Туган тел айлыгы кысаларында балаларның яраткан шагыйре Роберт Миңнуллинның тормыш һәм иҗат юлына багышланган бик эчтәлекле чара үтте. Укучылар аның шигырьләрен яттан сөйләделәр, иҗаты буенча кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Кичәдә шулай ук Роберт Миңнуллинн сүзләренә язылган җырлар да яңгырады. Әлеге чараны татар әдәбияты укытучыбыз, мәктәп директоры Рания Сәгыйть кызы Мирзаянова оештырды.
В рамках месячника родного языка прошло очень содержательное мероприятие, посвященное жизни и творчеству любимого детского поэта Роберта Миннуллина. Ученики прочитали его стихи наизусть, ответили на интересные вопросы по его творчеству. На мероприятии также прозвучали песни на слова Роберта Миннуллина. Организатором мероприятия выступила учитель татарской литературы, директор школы Рания Сагитовна Мирзаянова.
-
Хәлиткеч Сталинград сугышы / Решающая Сталинградская битва 02.02.2024
2 февраль - Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Россиянең Хәрби дан көне - илебез тарихының бөек һәм истәлекле бите! Бүген мәктәптә «Хәлиткеч Сталинград сугышы» батырлык дәресе узды. Анда Бөек Ватан сугышы барышындагы иң аяусыз сугыш, Сталинград өчен сугышлар вакытында кешеләрнең массакүләм батырлыгы, дошманга аны яулап алырга ирек бирмәгән кыюлык һәм батырлык үрнәге булган атаклы «Павлов йортын» саклаучылар турында белделәр.
2 февраля - День разгрома советскими войсками немецко-фашистских войск в Сталинградской битве. День воинской славы России - великая и знаменательная страница истории нашей страны! Сегодня в школе прошел Урок мужества "Решающая Сталинградская битва". Ученики узнали о защитниках знаменитого «Дома Павлова», ставшего одним из самых жестоких боев в ходе Великой Отечественной войны, о массовом мужестве людей в боях за Сталинград, о мужестве и отваге, которые не дали врагу захватить его.
-
Тантаналы линейка / Торжественная линейка 01.02.2024
Буген мәктәбебездә тантаналы линейка үтте. Анда туган телләр айлыгына һәм гражданлык -патриотик тәрбия айлыгына старт бирелде. Линейка укучылар башкаруында ”Мин яратам сине Татарстан” җыры белән башланды. Мәктәп директоры Мирзаянова Рания Сәгыйть кызы февраль аенда үтәчәк туган тел айлыгының чаралар планы белән таныштырды. Бүгеннән башланып киткән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе чарасы буларак интеллектуаль уен үткәрде, укчыларга акциянең эмблемаларын тапшырды.
Патриотик айлык чаралары буенча эшләнәчәк эшләргә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ахмадуллина Рәзинә Зиннур кызы күзәтү ясады.
Февраль ае төрле кызыклы һәм файдалы чараларга бай булачак. Һәр чарада безнең укучылар авктив катнашыр һәм матур җиңүләргә ирешер дигән теләктә калабыз. Тантаналы линейка милли гимныбыз “Туган тел “ белән тәмамланды. Без - телебез һәм милләтебезнең киләчәге. Без - туган җиребезнең яшь патриотлары.Сегодня в школе прошла торжественная линейка. В нем был дан старт месячнику родных языков и месячнику гражданско-патриотического воспитания. Линейка началась с исполнения учащимися песни ”Я люблю тебя Татарстан”. Директор школы Мирзаянова Рания Сагитовна ознакомила с планом мероприятий месячника родного языка, который пройдет в феврале. В рамках стартовавшей сегодня акции “Мин татарча сөйләшәм” она провела интеллектуальную игру, вручила школьникам эмблемы акции.
С мероприятиями патриотического месячника ознакомила заместитель директора по воспитательной работе Ахмадуллина Разина Зиннуровна.
Февраль будет насыщен разнообразными интересными и полезными мероприятиями. Мы надеемся, что в каждом мероприятии наши ученики будут активно участвовать и добиваться ярких побед. Торжественная линейка завершилась исполнением национального гимна “Туган тел“. Мы - будущее нашего языка и нации. Мы-молодые патриоты родной земли. -
Фәрит Әхмәдишин Кубогына ярышлар / Соревнования на Кубок Фарида Ахмадишина 27.01.2024 Бүген районыбызда Фәрит Әхмәдишин Кубогына ярышлар узды. Чаңгы эстафетасында безнең 5-8 класс укучылары мактаулы 3 урынны яуладылар. Алдагы ярышларда да аларга зур уңышлар телибез! Сегодня в районе прошли соревнования на Кубок Фарида Ахмадишина. В лыжной эстафете наши ученики 5-8 классов заняли почетное 3 место. Желаем им больших успехов и в дальнейших соревнованиях!
-
Ленинград блокадасы / Вечный Ленинград 25.01.2024
27 нче гыйнвар ‒ илебез тарихында үзенчәлекле дата. 80 ел элек, 1944нче елның 27 нче гыйнварында, Ленинград блокадасы тулысынча бетерелә. Бүген тарих укытучысы Шайхетдинова Л.Х. Бөек Ватан сугышы һәм дөнья тарихы тарихындагы иң фаҗигале битләрнең берсе булган Ленинград блокадасын өзүгә 80 ел тулуга багышланган чара уздырды. Батырлык дәресе 5-9 сыйныфта “Мәңгелек Ленинград" исеме астында узды. Анда балалар шул куркыныч көннәрне искә төшерделәр, узган елларның һәм вакыйгаларның сакланып калган кадрларын ишеттеләр һәм күрделәр.
«1 көнгә икмәк кисәге» турында видеоролик карадылар. Таня Савичева көндәлеге белән таныштылар. Чара ахырында барлык катнашучылар Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Яңа буын, һичшиксез, безнең ил тормышында бик мөһим җиңү өчен зур бәя түләгән ата-бабаларының батырлыклары турында белергә тиеш.
Бу датага багышланган чараларны оештыру һәм уздыру балалар һәм хәзерге яшьләрне тәрбияләүдә зур роль уйный, аларга үз тормышлары турында уйланырга, өйрәнергә, аңларга һәм буыннар тәҗрибәсен анализларга мөмкинлек бирә.
27 января ‒ особая дата в истории нашей страны. 80 лет назад, 27 января 1944 года, блокада Ленинграда была окончательно снята. Сегодня учитель истории Шайхутдинова Л.Х. провела мероприятие, посвященное 80-летию снятия блокады Ленинграда - одной из самых трагических страниц в истории Великой Отечественной войны и мировой истории. Урок мужества прошел в 5-9 классах под названием “Вечный Ленинград". Там дети вспоминали те страшные дни, слушали и смотрели сохранившиеся кадры минувших лет и событий.
Посмотрели видеоролик "О куске хлеба на 1 день". Познакомились с дневником Тани Савичевой. В завершение мероприятия все участники почтили минутой молчания память погибших в годы Великой Отечественной войны.
Новое поколение, несомненно, должно знать о подвигах своих предков, которые заплатили огромную цену за очень важную победу в жизни нашей страны.
Организация и проведение мероприятий, приуроченных к этой дате, играет большую роль в воспитании детей и современной молодежи, позволяя им размышлять о своей жизни, учиться, понимать и анализировать опыт поколений.
-
Без Сезнең белән! / Мы с вами! 23.01.2024
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү максатыннан мәктәптә гуманитар ярдәм оештырылды. Коллектив тарафыннан азык-төлек, медикаментлар, шәхси гигиена әйберләре, киемнәр җыелды. Без сугышчыларыбызга гуманитар ярдәмнең барып җитүен телибез. Сугышлар туктап, тынычлык урнашуын көтәбез.
С целью оказания помощи участникам специальной военной операции в школе была организована гуманитарная помощь. Коллективом собраны продукты питания, медикаменты, предметы личной гигиены, одежда. Мы хотим, чтобы гуманитарная помощь дошла до наших воинов. Ожидаем прекращения войн и установления мира.
-
Мөһим әйберләр турында сөйләшү / Разговоры о важном 22.01.2024
Бүген чираттагы "Мөһим әйберләр турында сөйләшү" класс сәгатьләре узды. Темасы "Җиңелмәгәннәр. Ленинградның фашист блокадасыннан тулысынча азат ителүенә 80 ел"
Сегодня состоялся очередной классный час "Разговоры о важном". Тема классного часа "Непокоренные. 80 лет со дня полного освобождения Ленинграда от фашистской блокады"
-
Минтимер Шәрип улы Шәймиевның туган көне 20.01.2024
Бүген, бар гомерен Туган илгә, Туган җиргә, милләтебезгә хезмәт итүгә багышлап, ихтирам казанган олпат шәхесебез – Минтимер Шәрип улы Шәймиевның туган көне.
Республикабызның иң мөһим тарихи мизгелләре, Татарстанның дәүләт буларак сәяси аренада ныклы урын алуы, уңышлы социаль-икътисадый үсеше, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәсендә күп кенә алмаксатларга ирешү – Аның исеме белән бәйле. Шулай ук мәдәни мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне, тарихыбызны саклап калуда да Минтимер аганың хезмәте бәяләп бетергесез. Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Гомерегезнең дәвамы озын, үткәне кебек үк игелекле, изге, зур эшләргә бай булсын. Һәр туар таң Сезгә куанычлар гына алып килсен. Куйган хезмәтегезнең, кылган яхшылыкларыгызның бәрәкәтен күреп, озын-озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын Сезгә!