МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
Ата-аналар контроле / Родительский контроль 13.02.2024
13 февраль көнне Күҗәкә мәктәбендә ата-аналар комитеты әгъзасы Агултдинова Әнисә укучыларның ашатуларын оештырылуын тикшерде. Әзерләнгән ризыкның сыйфатлы, меню буенча булуын күрде. Тәмен тикшерде. Ашханәдә чисталык булуыннан, балаларның ризыкларны яратып ашавыннан канәгать калды.
13 февраля в Кузякинской школе член родительского комитета Агултдинова Аниса проверила организацию питания учащихся. Увидела, что приготовленная еда качественная, по меню. Проверила вкус. Она осталась довольна чистотой в столовой, тем, что дети с удовольствием едят.
-
"Безнең Армия иң көчлесе..." китап күргәзмәсе / Книжная выставка "Наша Армия самая сильная..." 13.02.2024
Бүген мәктәптә "Безнең Армия иң көчлесе..." дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды
Сегодня была организована книжная выставка "Наша Армия самая сильная..."
-
Рәсәй чаңгы юллары / Лыжня России 10.02.2024
Бүген безнең барлык укучыларыбыз да "Рәсәй чаңгы юллары" массакүләм чаңгы ярышында катнаштылар.
Сегодня все наши школьники приняли участие в массовой лыжной гонке "Лыжня России".
-
Гамил Афзал көне / День Гамиля Афзала 09.02.2024
Туган тел айлыгы кысаларында, бүген мәктәптә - шагыйрь, ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТССР ның халык шагыйре - Гамил Афзал көне билгеләп үтелде. Чараны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәрәфетдинова Нәзлия Вәсим кызы үткәрде. Укучылар шагыйрьнең китаплары белән таныштылар, шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Чара һәркемнең дә күңелендә җылы хисләр калдырды, шагыйрьнең иҗатына карата тагы да ныграк кызыксыну хисләре уятты.
В рамках месячника родного языка сегодня в школе отметили День поэта, заслуженного работника культуры ТАССР, народного поэта ТАССР Гамиля Афзала.
Мероприятие провела учитель татарского языка и литературы Шарафетдинова Назлия Васимовна. Учащиеся ознакомились с книгами поэта, выразительно прочитали его стихи. Мероприятие оставило у всех теплые чувства, еще больше пробудило интерес к творчеству поэта. -
Әфган сугышчылары белән очрашу / Встреча с воинами-афганцами 09.02.2024
Әфганстанда интернациональ бурычын үтәгән авылдашыбыз Хаҗиев Газинур Минсалих улы укучылар белән очрашуда катнашты. Ул үзенең сугышчан юлы,аннан соңгы эшчәнлеге турында сөйләде. Укучылар Әфган сугышын кичкән солдатка сораулар бирделәр, аның киңәшләрен, теләкләрен игътибар белән тыңладылар.
Наш односельчан Хазиев Газинур Минсалихович, исполнивший свой интернациональный долг в Афганистане, принял участие во встрече с учащимися. Он рассказал о своем боевом пути и последующей деятельности. Учащиеся задавали вопросы солдату, пережившему афганскую войну, внимательно слушали его советы и пожелания.
-
Эшлекле семинар / Деловой семинар 09.02.2024
9 февраль көнне мәктәбебездә “Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә функциональ грамоталылыкны формалаштыру” дигән темага тарих фәне укытучыларының район семинары булып узды. Безнең мәктәпнең тарих укытучысы Шәйхетдинова Лилия Хәниф кызы 5 нче сыйныфта “Борынгы Грециядә мәгариф һәм фән” дигән темага ачык дәрес күрсәтте. “Батырларны барлый, барлый тарих битен актарам” дип исемләнгән ачык чара күрсәтелде. Кичәдә авылдашыбыз, горурлыгыбыз Хәсән Заманов батырлыгы киң яктыртылды. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар турында истәлекләр яңартылды. Тарихта канлы эзен калдырган Әфган сугышы, Чечен сугышы, аларда катнашкан авылдашларыбыз турында сәхифә һәркемне тетрәндерде. Әфган сугышы ветераны Газинур Хаҗиев, чечен сугышында катнашкан Рузил Галимов балаларга үзләренең сугышчан юллары турында сөйләделәр, укучыларның кызыксындырган сорауларына җавап бирделәр, матур теләкләрен җиткерделәр. Кичәгә 11 бала анасы Лилия Гильметдинова да чакырылган иде. Ул биш улын армия сафларына озаткан ана. Әфган сугышыннан исән кайтып, тән һәм җан яраларыннан вафат булган улы турында күз яшьләрсез сөйли алмады. Чарада җирлегебез авыллары тарихларын язучы Рәскать абый Хәертдинов та катнашты. Ул тарих укытучыларына бик күп яңа мәгълуматлар бирде. Бүгенге көндә аларның улы Илдар Украинада хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Бу гаиләгә барыбыз да сабырлык телибез.
Укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары чарага ямь өстәде.
Тарих укытучылары шулай ук тәҗрибә уртаклаштылар, бай эчтәлекле, фәнни чыгышлар тыңладылар, киләчәктә эшләнәчәк эш төрләре белән таныштылар.
Семинарда район мәгариф бүлеге методисты Латыйпова Гөлназ Наил кызы катнашты.
9 февраля в школе прошел районный семинар учителей истории на тему ”Формирование функциональной грамотности на уроках истории и обществознания". Учитель истории нашей школы Шайхутдинова Лилия Ханифовна показала открытый урок “Образование и наука в Древней Греции” в 5 классе. Было проведено открытое мероприятие под названием "Батырларны барлый, барлый тарих битен актарам". На вечере широко освещался подвиг нашего односельчанина, гордости Хасана Заманова. Обновлены воспоминания односельчан, участвовавших в Великой Отечественной войне. Всех потрясла воспоминания об Афганской войне, Чеченской войне, о наших односельчанах, оставивших кровавый след в истории. Ветеран Афганской войны Газинур Хазиев, участник чеченской войны Рузиль Галимов рассказали ребятам о своем боевом пути, ответили на интересующие их вопросы, высказали добрые пожелания. На мероприятие была приглашена и мать 11 детей Лилия Гильмутдинова. Она отправила пятерых своих сыновей в армию. Она не могла без слез рассказать о своем сыне, который вернулся с афганской войны живым и умер от телесных и душевных ран. В мероприятии принял участие писатель-краевед Раскат Хаертдинов. Он предоставил учителям истории много новой информации. Их сын Ильдар участвует в боевых действиях на Украине. Мы все желаем терпения этой семье.
Концертные номера, подготовленные учащимися, добавили яркости мероприятию.
Учителя истории также обменялись опытом, выслушали содержательные, научные доклады, ознакомились с предстоящими планами.
В семинаре приняла участие методист районного отдела образования Латыпова Гульназ Наилевна. -
Локаль сугышларда, кораллы конфликтларда катнашучылар белән очрашу / Встреча с участниками локальных войн, вооруженных конфликтов 09.02.2024
Хәрби хәрәкәтләрдә бурычларын үтәгән Хаҗиев Газинур һәм Галимов Рузил батырлык дәресендә катнаштылар. Укучыларга хәрби хезмәтләре турында сөйләделәр. Тынычлыкның кадерен белеп, тырышып белем алырга өндәделәр.
Хазиев Газинур и Галимов Рузиль, исполнившие свой долг в боевых действиях, приняли участие в Уроке мужества. Они рассказали учащимся о своей военной службе. Призвали ценить мир и усердно учиться.
-
Әмирхан Еники көне / День Амирхана Еники 08.02.2024
8 февраль көнне мәктәптә язучы, ТАССРнын халык язучысы- Әмирхан Еники көне билгеләп үтелде. Укучылар язучының китапларыннан оештырылган күргәзмә, әдипнең тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Шулай ук үзләре укыган әсәрләре белән фикер алыштылар.
8 февраля в школе отмечался День писателя, народного писателя ТАССР - Амирхана Еники. Учащиеся ознакомились с выставкой книг писателя, с жизнью и творчеством писателя. Также они обсудили прочитанные ими произведения.
-
Ел сыйныф җитәкчесе / Классный руководитель года 08.02.2024
Бүген "Ел сыйныф җитәкчесе" конкурсының муниципаль этабы узды. Безнең мәктәптнең 8 сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Нәзлия Вәсим кызы бу конкурста уңышлы чыгыш ясады.
Сегодня прошел муниципальный этап конкурса "Классный руководитель года". Руководитель 8 класса нашей школы Шарафетдинова Назлия Васимовна успешно выступила в этом конкурсе.
-
Милли ризыклар көне / День национальной кухни 07.02.2024
Туган тел айлыгы кысаларында мәктәптә “Милли ризыклар" көне үткәрелде. Укучылар төрледән төрле камыр ризыклары пешереп килделәр. Милли ризыкларыбыздан тәбикмәк, өчпочмак, коймак, кабак тәкәсе һәм башка күп төрле камыр ашлары өстәлләрне бизәде. Әлеге ризыкларны пешерүдә әниләрнең дә өлеше зур булды. Укучылар ризыкларны пешерү серләре белән дә бүлештеләр. Камыр ашларын сату да оештырылды. Әлеге чарада барлык укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә бик актив катнашты.
В рамках месячника родного языка в школе был проведен День “Национальной кухни". Ученики приготовили разнообразную выпечку. Из национальных блюд украшали столы оладьи, треугольники, блины, пирожки с кабачком и многие другие виды выпечки. Большой вклад в приготовление этих блюд внесли и мамы. Ученики поделились секретами приготовления блюд. Была организована продажа выпечки. Все учащиеся, учителя, родители приняли активное участие в мероприятии.