МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 135 136 137 ( 138 ) 139 140 >>
-
9 кл та биологиядән ТДИ 12.04.2016
Бүген 9 кл укучылары биология фәненнән сынау имтиханы эшләделәр.
-
Иҗади конкурска әзерләнәбез 08.04.2016
Дәрестән соң 7-8 кл егетләре “Оста куллар” түгәрәгендә техник иҗат конкурсында катнашу өчен әзерләнәләр. Алар янгын сүндерү машинасы макетын ясыйлар. Технология укытучысы Шәехов Ә.Ә. укучыларны макет ясау серләренә өйрәтә.
-
Сулык макеты ясыйбыз 08.04.2016
2016 ел Татарстан Республикасында “Сулыкларны саклау” елы уңаеннан Күҗәкә мәктәбендә һәр класс сулыклар макеты ясады. 4.04. көнне конкурсның мәктәп этабына йомгак ясалды. 5 класс укучылары җиңүче дип табылды. Класс җитәкчеләре Салахова Д.И. җитәкчелегендә бу классның эше район этабында чыгыш ясаячак. Эшне Фазлиева Зәйнәп тәкъдим итәчәк.
-
Чисталык айлыгы 08.04.2016
Чисталык икеайлыгы кысаларында Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбендә өмәләр үткәрелә башлады. Укучылар дәрестән соң территорияне тырмалыйлар, чүптән арындыралар. Өйләренә кайткач та бу эшне дәвам итеп ишек алларында, бакчаларда эшлиләр.
-
Тукай образы 08.04.2016
Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе күләмендә 5-9 кл укучылары арасында “Тукай образы әдәбиятта, сәнгатьтә” дигән иншалар конкурсы уза. Барлыгы 14 эш каралды. Җиңүче 8 класс укучысы Маликова А.А. эше иншалар конкурсының район этабына җибәреләчәк. Укытучы Акмалова Ш.К.
-
Спортивная борьба 30.03.2016
30 марта в универсальном спортивном комплексе «Актаныш» проводятся районные соревнования по национальной татаро-башкирской спортивной борьбе на призы главы Актанышского муниципального района среди юношей 1998 года и моложе. Из нашей школы участвуют 4 ученика. Желаем им удачи!
-
Иҗат конкурсы 29.03.2016
Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8-9 сыйныф укучылары арасында, мәктәп күләмендә “Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы” исеме астында иншалар бәйгесе игълан ителде. Җиңүче үзенең эше белән район этабында катнашачак.
-
Готовимся к ВПР 26.03.2016
Идет подготовка к ВПР по математике, русскому языку и окружающему миру.
-
Кышкы спорт сезонын ябу 14.03.2016
-
Кошларга оя 14.03.2016
Каурыйлы дусларыбызны каршылау өчен барысы да әзер. Күҗәкә мәктәбе укучылары күчмә кошларны каршылау өчен барысын да әзерләделәр. Укучыларны кош ояларын ясауга “Экологик сукмак” конкурсы этәрде. Конкурс шартлары буенча иң матур һәм уңайлы кош оясы ясаучыны билгеләячәкләр.