МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Математикадан имтихан 21.01.2017
21 январь көнне 9 нчы класс укучылары математика фәненнән төп дәүләт имтиханын тапшырып карадылар. Эшләргә анализ ясалды, алга таба белем сыйфатын арттыру өстендә эш оештыру максат итеп куелды.
-
Минтимир Шәймиевкә 80 яшь 20.01.2017
Татарстан Җөмһүриятенең беренче президенты Минтимир Шәрипович Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан мәктәптә класс сәгатьләре үткәрелде.
-
Яңа елга чакыру 06.01.2017
6 январь көнне уку, спорт алдынгылары Маликова А., Гаязов Б. район Башлыгы тарафыннан оештырылган Яңа ел бәйрәмендә катнашалар.
-
Яңа ел белән! 31.12.2016Яңа еллар килсен бәхет алып,Яңа еллар килсен елмаеп.Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,Яшәмәгез, дуслар моңаеп.
-
Казанда чыршы бәйрәме 26.12.2016
Бүген Казанга республиканың төп чыршы бәйрәменә бөтен Татарстаннан 7 меңләп мәктәп баласы җыелган иде. Чара «Татнефть-Арена»да узды.
Яңа ел чыршысына Татарстан Республикасының төрле районнарыннан мәктәп укучылары – уку отличниклары һәм олимпиадаларда җиңүчеләр, спортчылар һәм балалар оешмалары активистлары, шулай ук кыен тормыш хәлләренә дучар булган балалар чакырылган иде.
Балалар Ганс Христиан Андерсенның "Кар патшабикәсе" әкиятенә нигезләнгән “Кар патшабикәсе. Версия 2.0” тамашасын карады. Әйтергә кирәк, быел зал күбрәк баланы сыйдыра алсын өчен, вакыйгалар мәйданның нәкъ уртасында барды. Бу һәр секторда утыручы балаларга бертөрле күренсен өчен шулай эшләнгән.
Тамашаның төп геройлары Герда һәм Кай урынына Гөлшат һәм Камил чыгыш ясады. Ә Кар патшабикәсе компьютер дөньясы патшабикәсе буларак гәүдәләндерелде. Тамашаның төп мәгънәсе шул: замана балалары кечкенәдән виртуаль дөнья белән артык нык мавыгып, реаль тормышның күркәм якларын күрми.
Бәйрәмнең башында да, ахырында да балаларны сәламләп, мәйдан уртасына Кыш Бабай һәм Кар Кызы чыкты. Тамаша тәмамлангач, алар мәйдан уртасындагы чыршының төсле утларын кабызды. Аннан соң бәйрәм кунакларын Рөстәм Миңнеханов котлады.
"Сезнең барыгызны да чыршы бәйрәме белән котлап, исәнлек-саулык телибез", - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов балаларны. Ул ел азагы якынлашканда, республиканың барлык шәһәр-районнарыннан иң алдынгы укучыларны җыю яхшы традиция булуын билгеләп узды. "Бүген республика күп кенә юнәлешләр буенча алдынгы: бу - икътисад, инновацияләр, IT-технологияләр, махсус зоналар да. Әмма иң мөһиме - без балаларыбызның казанышлары белән бай. Бүген без илебездә олимпиада призерлары буенча ныклы рәвештә өченче урында. Бездә иң яхшы эзтабарлар группасы. Европа һәм Россия күләмендәге спорт ярышларында катнашкан балаларыбыз 500 дән артык бүләк алуга иреште. Сез үзегезнең иптәшләрегезгә үрнәк. Без сезнең белән горурланабыз. Сез – безнең киләчәгебез. Уңышлар сезгә!” – дип Президент аларга рәхмәт сүзләре җиткерде һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котлады
источник http://prav.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/810058.htm
-
Яңа ел бәйрәмендә 24.12.2016
Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.
Хуш киләсең, Яңа ел!
Табыныбыз мул булсын,
Якыннарым, дус-ишьләрем,
Табын турендә торсын!
Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.
Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!
Эшләребез уң булсын,
Тик шатлыклы минутлардан
Безнең гомерләр торсын!
Яңа ел котлы булсын! -
РИТЭК Яңа елга чакыра 23.12.2016
23 декабрь көнне уку алдынгылары Ситдиков Р., Фаррахов Ф, Бариев В. ләр Чаллы шәһәрендә Яңа ел бәйрәмендә катнашалар. Укучыларга әлеге бәйрәмне РИТЭК - Россия нефть компаниясе оештыра.
-
Контроль эшләр
21.12.2016
Декабрь аенда чиреклек контроль эшләр алынды.
-
Киләчәккә билет 21.12.2016
"Киләчәккә билет" республика конкурсында 9 класс укучысы Нармуратов Ирек Д. рәсем номинациясендә 2 урынны яулады.
-
Җан җылысы бүләк ит
21.12.2016
"Җан җылысы бүләк ит" республика акциясендә Күҗәкә мәктәбе укучылары, укытучылары һәм Күҗәкә балалар бакчасы да катнашты. Һәм йомгаклау тантанасына безнең ике укучы: Гайнетдинова Ч.И, 6 кл, Мусина И.И. 4 кл катнаша. Бу мәрхәмәтлелек акциясендә катнашкан барлык укучыларга да, хезмәткәрләргә дә зур рәхмәт әйтәбез.