МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 121 122 123 ( 124 ) 125 126 127 128 129 130 >>
-
Белем бәйрәме 01.09.2017
Хөрмәтле укучылар, мөгаллимнәр, ветеран укытучылар, әти-әниләрне ихлас күңелдән Белем көне белән котлыйбыз.
Яңа уку елын һәр гаилә зур әзерлек белән көтеп ала. Белем бәйрәме – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче нәниләр, чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар өчен дә дулкынландыргыч көн.
Укучыларыбыз белемле булсыннар, яңалыкка омтылсыннар, заман белән бергә атласыннар өчен мөгаллимнәрдән зур хезмәт, тырышлык һәм түземлек таләп ителә. Укучылар да сынатмаслар, белем һәм осталыкларын төрле бәйге-ярышларда, олимпиадаларда күрсәтерләр дигән өметтә калабыз. Яңа уку елы һәркемгә яңа уңышлар алып килсен. Һәммәгез дә сәламәт булыгыз, сезгә күтәренке рух һәм бәхет телибез.Белем бәйрәме
-
Табигать баласы 31.08.2017
9 класс укучысы Нармуратов И.Җ. "Табигать баласы" рәсем конкурсында катнаша.
-
Җәй. Лето. Summer. 01.06.2017
Җәйге каникуллар белән!
-
Балалар сабантуе 31.05.2017
31 май көннемәктәпкүләмендә балалар сабантуе үтте. Укучылар төрле уеннарда катнаштылар.
-
Акция "Тәмәкесез тормыш" 31.05.2017
31 май Бөтендөнья тәмәкесез көн буларак билгеләп үтелә. Тәмәкенең зарары турында медицина хезмәткәрләре һәм укытучылар гына түгел, наркоконтроль хезмәткәрләре дә әңгәмәләр алып бара. Бу юлы аларның ярдәмчеләре дә бар иде – “Минем Ватаным тәмәкесез” акциясен үткәрергә җыенучы “Мөстәкыйль балалар” дип аталган наркотикларга каршы проектта безнең укучылар да катнашты.
-
Соңгы звонок 25.05.2017
Баш очыннан ак болытлар ага
Ак болытлар – безнең балачак.
Балачакка кире кайтып булмый
Алар шулай ап-ак калачак
Ак болытлар безнең балачак.
-
Химиядән республика контроль эше 15.05.2017
Бүген мәктәп укучылары республика контроль эшләрен эшләүне дәвам итәләр. 8 кл та химия фәненнән контроль эш үтә.
-
Куркынычсыз тәгәрмәч 2017 12.05.2017
12 май көнне 2-4 класс укучылары "куркынычсыз тәгәрмәч" район конкурсында чыгыш ясадылар.
-
Республика контроль эшләре 12.05.2017
6,7,8 кл да республика контроль эшләре башланды. Бүген 6,7 кл укучылары рус теленнән, 8 кл укучылары тарих фәненнән белемнәрен тикшерләр.
-
Җиңү көне 08.05.2017
Зур хөрмәткә лаек ветераннарыбыз – яу кырларында дошманга каршы сугышкан, тылда көнне төнгә ялгап эшләгән, үсмер килеш тормыш арбасына җигелүгә мәҗбүр булган өлкән буын вәкилләре! Кадерле әби-бабаларыбыз! Быел без 72 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен тантаналы төстә билгеләп үтәбез. Йөрәкләребездә сезгә карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре кабат яңара, без сезнең тиңдәшсез батырлыгыгыз, фидакарь хезмәтегез белән чын күңелдән горурланабыз. Бәйрәм көннәрендә без сугышлардан әйләнеп кайта алмаган бабаларыбызны, туганнарыбызны искә төшереп, алар өчен дога кылабыз.
Ничәмә-ничә еллар узса да, күп буыннар берсен-берсе алыштырса да, Совет иленең азат халкы батырлыгы беркайчан онытылмас, якты йолдыз булып, яшь буыннарга дөрес юл күрсәтер, Ватанны сөяргә, туган илең хакына көрәшергә өйрәтер. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз! Гомерегез озын, сәламәтлегегез нык, көннәрегез тыныч булсын иде!