МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | с. Кузякино, ул. Советская,д.46 |
Телефон: | +7(855)-525-67-15 |
E-Mail: | mirzayanova0264@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Кузякинская ООШ» |
Руководитель: | Мирзаянова Рания Сагитовна |
Год основания учреждения: | 1982 |
У нас учатся: | 22 учащихся |
У нас учат: | 10 педагогов |
МБОУ «Кузякинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Күҗәкә төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Без яшь, без сәләтле... 16.02.2019
16 февраль көнне "Без яшь, без сәләтле..." дип исемләнгән укучыларның республика интеллектуаль олимпиадасы узды. Анда Садертдинова Т.М., Хурматуллина Г.Р., Бариев З.В. катнаштылар. Бу команда уңышлы гына чыгыш ясап, Призер Дипломына лаек булды. Җиңүләре белән котлыйбыз! Алдагы сынауларда да уңышлар телибез!
-
Муса Җәлилнең туган көне 15.02.2019
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Бүген Муса Җәлилнең туган көненә багышлап, Газетдинова Гөлназ Фазаел кызы ачык чара үткәрде. Бу чара укучыларның шагыйребез турында булган белемнәрен тагын да тирәнәйтергә ярдәм итте.
-
Әфганчылар белән очрашу 15.02.2019
15 февраль – Әфганчылар көне. 80нче елларның иң шомлы вакыйгасы – Әфганстанда барган сугыш Бөек Ватан сугышыннан соң илгә килгән икенче кайгы. 9 ел 1 ай 19 көн барган канлы бәрелештә меңнәрчә яшь гомер өзелде. Уйлап кына карагыз, туган илгә 15 мең кургаш табут, 36 мең яралы солдат кайтты ул чакта. Бары тик 1989 елның 15 февралендә генә соңгы совет солдаты Әфганстан чиген атлап чыгу бәхетенә иреште. Мәдәният йортында Әфган һәм Чечня сугышларыннан исән-имин кайткан якташларыбыз белән очрашу уздырылды. Алар үзләренең хатирәләрен сөйләделәр. Авылдашыбыз әфганчы җырчы Илдус Газизов үзенең җырларын да бүләк итте.
-
Семейные фотохроники Великой Отечественной войны 15.02.2019
Каждый год проводится республиканская акция «Семейные фотохроники Великой Отечественной войны» для организации совместной работы с Советами городских и районных ветеранских организаций по сбору сканкопии фото военных лет для создания базы данных по муниципальному району. И каждый год наша школа активно принимает участие в этой акции. В этом году направили сканокопии фото военных лет Ветерана Великой Отечественной Войны Абдуллиной Нурфикы Абдулловны.
-
Әфганистан сугышына багышланган китаплар күргәзмәсе 15.02.2019
Бүген мәктәбебездә Әфганистан сугышына багышланган китаплар күргәзмәсе оештырылды
-
Муса Җәлил китапларыннан күргәзмә 15.02.2019
Бүген мәктәбебездә Муса Җәлил китапларыннан күргәзмә оештырылды
-
Муса Җәлил иҗатына рәсемнәр 15.02.2019
Бүген мәктәбебездә "Муса Җәлил иҗатына рәсемнәр" дип исемләнгән акция узды. Барлык балалар да актив катнаштылар.
-
Җәлил рухы һәрчак күңелләрдә 15.02.2019
15 февраль Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Тат. Ямалы мәктәбендә "Җәлил рухы һәрчак күңелләрдә" темасы астында башлангыч класс укучылары фәнни-гамәли конференциясе үтте. Анда 2 класс укучысы Фазлиев Динислам катнашты.
-
Тарих укытучылары семинары 15.02.2019
15 февраль көнне Тат. Суксы мәктәбендә тарих укытучылары семинары узды. Анда безнең мәктәпнең тарих укытучысы Шайхутдинова Л.Х. катнашты.
-
Китап бүләк ит 14.02.2019
14 февраль - Халыкара Китап Бүләк Итү көне. Әлеге уңайдан, Рәсәйкүләм "Китап бүләк ит" акциясе игълан ителде. Акциядә безнең мәктәп укучылары да актив катнашты.