Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Семинарда 15.03.2018

Бүген, ягъни, 15 март көнне, мәктәптә директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарларының ведомствоара киңәшмәсе үтте. Көн тәртибендә 1-4 классларда ачык класс сәгатьләре, 5-8 классларда проект эшчәнлеге, 9-11 классларда профориентация юнәлешендә мастер-класслар күрсәтеде. Соңыннан "Бәхетне мин авылымда таптым" дип исемләнгән эшлекле сөйләшү үткәрелде. Сөйләшүдә авылыбызның күренекле шәхесләре - Ленин ордены кавалеры Каһирова Зөлфирә, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәйхелмарданова Роза, "Актаныш" агрофирмасының Киров бүлекчәсе җитәкчесе ярдәмчесе Талипов Рамазан, авылыбызның алтын куллы остасы Гиздуллин Ильнар катнашты. Чара бик эшлекле шартларда үтте. Укучыларның чыгышы ямь өстенә ямь өстәде.
-
Россиякүләм акциядә 24.02.2018

РДШ -акция - "Кулинарные сектеты" бәйгесенә 7 класс укучылары бик теләп кушылды, үзләре тәмле итеп пешергән ризыкларны фотога төшереп, рецебын да тәкъдим иттеләр.
-
"Без яшь, без сәләтле" бәйгесендә 24.02.2018

Республикакүләм оештырылган "Без яшь, без сәләтле" бәйгесендә 5 класс укучысы Гизетдинов Азамат 2 урынны яулады, грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
-
Хәрби-патриотик айлыкта 22.02.2018

22 февраль көнне мәктәбебездә Хәрби-патриотик айлык кысаларында 5-8 класс укучыларының "Смотри строя и песни" бәйгесе, 8-11 класс егетләре арасында "Ягез әле, егетләр!" турниры булып үтте. Бәйрәмгә Әфганстанда хезмәт иткән Башаров Галимҗан, Хаҗиев Сирин, Баянов Фидаһит абыйлар да чакырылган иделәр.
-
"Йолдызлык"ка нәтиҗә ясап 20.02.2018

20 февраль көнне районда "Йолдызлык" бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Барлык нәтиҗәләр буенча мәктәбебез 3 урынга ия булды.
-
Фән бәйгесендә
19.02.2018
Мәктәбебез укучылары рус теле фәне буенча оештырылган "Русский медвежонок" бәйгесендә быелгы уку елында да сынатмадылар: белемнәрен туплап бик тырышып бу бәйгдә катнаштылар. Уңышлары да бик сөенечле булды. 1 урынны 5 класс укучысы Ибраһимова Инзилә, 2 урынны 7 класс укучысы Мирзаһитова Юлия, 3 урынны 8 класс укучысы Башарова Алсу яулады. Укытучылары Галиева Р.А., Мирзаһитова Р.Т. Уңышларыгыз белән, Молодцы!
-
Тарихны барлап
01.02.2018
1 февраль көнне мәктәп укучылары "Йолдызлык" бәйгесенә әзерлек йөзеннән "Балачагым" җырына клип төшерү өчен Минзәлә районының гүзәл табигатьле Чупай авылына сәяхәт кылдылар.
-
Бездә-кунаклар 29.01.2018

29 гыйнвар көнне мәктәбебездә районның педагог-оештыручылары, педагог- психологларының район конкурсы булып узды.
-
Гошат Зәйнәшева иҗат кичәсендә 26.01.2018

26 гыйнвар көнне авыл мәдәният йортының китапханәсендә Голшат Зәйнәшевага багышланган иҗат кичәсе үтте. Кичәне китапханә мөдире Энҗе Фасил кызы әзерләп алып барды. Авыл мәдәният йорты коллективы, мәктәпнең югары класс укучылары катнашты. Кичә бик әзерлекле, тәрбияви төстә үтте.
-
"ЕЛ класс җитәкчесе"бәйгесендә 25.01.2018

25 гыйнвар көнне Пучы урта мәктәбендә районның "Ел класс җитәкчесе" бәйгесе үтте. Мәктәбебездән Мәгъдәнурова Гөлнара Хәбир кызы катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. "Укучыларга иң яхшы юнәлеш бирүче сыйныф җитәкчесе" номинациясендә җиңүче булды.










