Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
E-Mail: | kirovschool@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
Год основания учреждения: | 1983 |
У нас учатся: | 82 учащихся и 30 воспитанников |
У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
"Алтын алка" 28.02.2024
Актанышта "Алтын алка" - яшь хоккейчыларның Бөтенроссия ярышының республика этабы финал уеннары старт алды. Безнең укучыларыбыз "Встанем" җыры белән ачу тантанасында катнашты.
-
"Сафта йөрү" бәйгесе 28.02.2024
21февраль көнне 5- 9 класслар арасында "Сафта йөрү" бәйгесе узды. Бу бәйгедә 9 класс укучылары җиңү яулады.Икенче урынны 5 һәм 6 класс укучылары бүлеште,ә өченче урында 7 класс укучылары булды.Котлыйбыз!!!
-
"Ягез, әле егетләр!" 27.02.2024
21февраль көнне "Ягез,әле егетләр!" турниры үткәрелде. Кунакка Сәфәр урта мәктәбе укучы егетләре дә чакырылган иде. Ике команда арасында барган бу турнирда "Бөркет" командасы җиңүче булды. Котлыйбыз!!!
-
Биатлон 27.02.2024
21 февраль көнне Киров урта мәктәбе укучылары район күләмендә уздырылган биатлон ярышында катнаштылар. Яхшы нәтиҗә күрсәтеп, 3 нче урынга лаек булдылар. Аларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез !
-
"Созвездие - Йолдызлык" 26.02.2024
Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында "Созвездие - Йолдызлык" фестиваленең йомгаклау концерты узды. Киров урта мәктәбе 2нче урынга лаек булды.
-
"Писмо Герою" акция 22.02.2024
В рамках проведения месячника военно - патриотического воспитания учащиеся школы МБОУ "Кировская СОШ" приняли участие в акции "Писмо Герою". Более 100 писем и праздничных поздравлений отправили наши ребята в поддержку военнослужащих РФ, участвующих в СВО.
-
Халыкара туган тел көне 22.02.2024
21 февраль – Халыкара туган тел көне. Бүген мәктәптә зур чаралар үткәрелде. "Туган телем - татар теле" инша бәйгесе. Җиңүчеләр- Шәйхетдинова Таңсылу (10 кл), Миргалимова Таңсылу (9 кл), Сабирова Чулпан (5кл). "Туган телем - иркә гөлем" әдәби- музыкаль радиотапшыру. Анда Туган тел көненә багышланган мәгълүмәтләр,шигырьләр,җырлар яңгырады. 5-8 нче класс укучылары арасында "Зирәкләр һәм тапкырлар" бәйгесе утте.
-
"Солдатта булган диләр" квест уен 21.02.2024
20 февраль көнне районда мәктәп укучылары өчен "Солдатта булган диләр" квест уен үткәрелде. "Солдат киемен тиз арада кию", "Автомат сүтеп җыю", "Баш мие һөҗүме", "Иң төз атучы". "Газ атакасы" кебек ярышлар оештырылды. Безнең мәктәп командасы бу квестта беренче урынны яулады. Җитәкчесе - Шайхелмарданов Әнәс Вагыйзович.Чын күңелдән котлыйбыз.
-
Әлифба бәйрәме 16.02.2024
Бүген мәктәптә әлифба бәйрәме булып узды. 1 нче класс укучылары белем дөньясына алып кергән тәүге дәреслекләренә рәхмәт әйтеп җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәмне оештырган Фәйрүзә Инсаф кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.Укучыларга уңышлар теләп калабыз.
-
"Әфган кайтавазы" 16.02.2024
Әфганстан... Күпләрне тетрәндергән сүз. Моннан 35 ел элек, 15 февральдә Әфганстан җирләреннән соңгы совет гаскәрләре чыгарыла. Әлеге вакыйга уңаеннан мәктәптә күп чаралар үткәрелде. Барлык классларда да "Әфган кайтавазы" дигән тема астында дәресләр узды.Әфган сугышы ветераннары Хаҗиев Сирин, Башаров Галимҗан абыйлар белән очрашу үткәрелде.