Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Баскетбол ярышы 10.04.2013

8 апрель көнне АСОШ №1 дә егетләр арасында баскетбол буенча зона ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәптән дә егетләр катнашты һәм зона буенча 3 нче урынга лаек булдылар.
10 апрель көнне АСОШ №1 дә кызлар арасында баскетбол буенча ярыш үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәптән дә кызлар катнашты. Зона буенча - 1 урынга, район буенча - 3 урынга лаек булдылар. Әфәрин, кызлар!
-
Математик регата
08.04.2013
8 нче апрель көнне 7 – 8 нче сыйныф укучылары арасында районкүләм математик регата булып үтте. Беәнең мәктәптән дә укучылар катнашты һәм уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Көрәш 05.04.2013

5 нче, 6 нчы апрель көннәрендә район күләмендә көрәш ярышы үткәрелде. Сабиров Р. М. 46 кг авырлыкта - 2 урынны, команда - 5 урыннарны яуладылар. Әфәрин, егетләр!
-
Мини мисс финал 02.04.2013

Бүген "Яшьек" мәдәниять үзәгендә "Мини мисс" бәйгесенең финал өлеше булды. Бу бәйгедә безнең мәктәптән 5 нче класс укучысы Карамуллина Юлия катнашты һәм грамота белән бүләкләнде. Молодец, Юлия!
-
Региональная олимпиаде по математике НИСПТР 29.03.2013

29 нчы март көнне Имамова Р.Х. җитәкчелегендә 3 укучы - Имамов И.Ф, Кашапов Ш. Н, Шайхулмарданов Р. Ф. Чаллы шәһәренә математикадан олимпиадага бардылар. Әлеге олимпиадада Имамов И, Кашапов Ш Сертификат белән бүләкләнделәр. Әфәрин, егетләр!
-
Татарча көрәш
27.03.2013
26, 27 нче март көннәрендә районда Глава призына татарча милли көрәш буенча ярыш үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәптән: Бокаян Т (5 класс) - 3 урын, Гардиев А (2 класс) - 3 урын яуладылар, ә команда 5 нче урынга лаек булды. (Укытучы Туктаров Б. Р) Афәрин, егетләр!
-
Мини мисс сайлап алу туры 26.03.2013

Бүген "Яшьек" мәдәниять үзәгендә "Мини мисс" бәйгесенең сайлап алу туры үткәрелә. Безнең мәктәптән 1 класс укучысы Хузина Азилә, 5 класс укучысы Карамуллина Юлия үз көчләрен сынаша. Уңышлар сезгә, кызлар!
-
Пробный ГИА
26.03.2013
Бүген АСОШ №2 мәктәп базасында 9 нчы класс укучылары рус теленнән пробный ГИА эшлиләр. Монда безнең мәктәптән 12 укучы катнаша. Уңышлар сезгә,укучылар!
-
ЕГЭ
23.03.2013
Бүген АСОШ №2 мәктәп базасында 11 нче класс укучылары математикадан пробный ЕГЭ эшләделәр. Безнең мәктәптән 7 укучы катнаша. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Ягез әле кызлар! 07.03.2013

7 март көнне 5-11 класс кызлары арасында "Ягез әле кызлар" бәйгесе үткәрелде. Кызлар 3 командага бүленеп тапкырлыкта һәм җитезлектә көч сынашты. Бәйгедә дуслык җиңде. Бәйге бик күңелле, матур булды. Бәйрәмнең икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.










