Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 ) 165 166 167 168 169 170 >>
-
Математика фәненнән тест. 09.10.2013

9 октябрь көнне 9 класс укучылары тест эшләделәр. Монди ГИА биремнәренең беренче өлешеннең 20 эше бирелгән. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2013 Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез.

-
Шефлык 03.10.2013

3 октябрьдә һәр класс өлкәннәребезгә шефлыкка барды. Аларны бәйрәм белән котладылар, үз көчләреннән килгән кадәр ярдәм иттеләр.
-
Мәктәптә ярминкә 01.10.2013

1 октябрь көнне мәктәбебездә гөрләтеп ярминкә үткәрдек. Бу чарада барлык класслар да бик теләп һәм актив катнаштылар. 2 октябрь көнне өлкәннәребезгә бәйрәм күчтәнәчләре - пакетлар өләштек.
-
Юбилей 30.09.2013

Хөрмәтле, Рәмзия Рифкатовна! Син бүген үзеңнең олы юбилеең - 55 яшеңне билгелисең. Моңсу көзләргә ямь өстәргә теләгәндәй, табигатьнең шушы мизгелендә дөньяга килгәнсең. Бүген дә син, үзеңнең тирә - ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.
-
Бакчада көзге эшләр
16.09.2013
Безнең мәктәп бакчасында да көзге эшләр башланды. Үзебезгә кыш ашау өчен кишер, чөгендер, бәрәңге һәч башка яшелчәләрне җыеп кертеп куйдык. Барлык класс укучылары да мәктәп бакчасында тырышып эшләде. Молодцы укучылар!
-
Парламент сәгатьләре
03.09.2013
2013 нче елның 2 сентябрендә 1-11 класслар арасында РФ конституциясе кабул ителүгә 20 ел тулуга багышланган "Парламент сәгатьләре" үткәрелде,
-
1 сентябрь – Белем бәйрәме 02.09.2013

2. 09 көнне бөтен дөньяда "Белем бәйрәме" үткәрелде. Безнең мәктәптә бәйрәм бик күңелле булды. Алдагы уку елында барыгызга да уңышлар телибез.
-
Педсовет 31.08.2013

31 нче август көнне мәктәптә педсовет үтте. 2012 - 2013 уку елына йомгак ясалды һәм яңа уку елына куелган максатлар белән таныштырылды.
-
Чәчәкләр бәйрәме 27.08.2013

27 нче августта район күләмендә "Чәчәкләр бәйрәме" булды. Әлеге бәйрәмдә чәчәкләрдән композиция ясау буенча безнең мәктәп урта мәктәпләр арасында беренче урынга чыкты. 6 нчы класс укучысы Карамуллина Юлия "Чәчәкләр алиһәсе" бәйгесендә "Иң кыю кыз" исеменә лаек булды. Яңа уку елында тагын да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.










