Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 ( 166 ) 167 168 169 170 >>
-
9 май 09.05.2013

9 май көнне Актанышта Җиңү көненә багышланган театральләштерелгән тамашада мәктәп укучылары моряк биюе белән катнашты.
-
Җиңү көне 08.05.2013

8 нче май көнне Киров мәдәният йортында Җиңү көненә багышланган митинг булды. Укучылар сугыш һәм хезмәт ветераннарын бәйрәм белән котлады. Сугышта Һәлак булган авылдашларны 1 мин тынлык белән искә алдылар һәм алар хөрмәтенә һәйкәлгә венок куйдылар.
-
Тормыш иминлеге нигезләре буенча ачык дәрес 30.04.2013

30 нчы апрель көнне тормыш иминлеге нигезләреннән Шәйхелмарданов Әнәс Вазих улы ачык дәрес үткәрде. Дәреснең теория өлеше актлар залында, ә практик өлеше мәктәп яны стадионында үткәрелде.
-
Республиканский конкурс проектов по техническому труду 27.04.2013

ЕИ КФУ базасында технологиядән республикакүләм проектлар конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста безнең мәктәптән Башаров А.(7 кл), Шәйхелмарданов Р.(9 кл), Мурзин Ф.(10 кл) катнаштылар һәм сертификат белән бүләкләнделәр (Укытучылары Шәйхелмарданов А.В.).
-
"Сәләтле" 27.04.2013

27 нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәре Г.Акыш исемендәге Лицей-интернат №84 базасында 4-7 сыйныф укучылары арасында республикакүләм конкурс үткәрелде. Әлеге конкурста безнең мәктәптән 5 укучы катнашты. 5 нче сыйныф укучысы Аглямова Алинә призлы урын яулап Диплом (укытучылары Касимова Р.Р., Валиева Г.С.), катнашкан укучылар Свидетельство белән бүләкләнделәр.
-
Парламент дәресе - 2013 26.04.2013

26 нчы апрель көнне мәктәпкүләм "Парламент дәресе" үткәрелде. Әлеге дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Галиева Р.А. алып барды. Махсус кунак итеп Актаныш Агрофирмасы җитәкчесе, район советы депутаты Валиев Рамиль Фидүс улы чакырылды.
-
"Юный водитель" 23.04.2013

РОСТО (ДОСААФ) тарафыннан 23 нче апрель көнне районда 10-11 сыйныф укучылары өчен "Юный водитель - 2013" конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста безнең мәктәптән 5 укучы катнашып призлы урыннар яуладылар. Валитов И. - 2 урын, Имамов И. - 3 урын, Кашапов Ш. - 4 урын, команда 1 нчелеккә чыкты. Котлыйбыз егетләр!!!
-
Хәйрия акциясе 23.04.2013

23 нче апрельдән башлап мәктәп күләмендә "Хәйрия акциясе" уздырыла башлады. Мәктәптә Хәйрия тартмасы булдырылды һәм мохтаҗ балаларга кием-салым, кирәк-яраклар җыю оештырылды.
-
Экологик дәрес - 2013 22.04.2013

22 нче апрель көнне 5-8 нче сыйныф укучылары өчен мәктәпнең актлар залында химия һәм биология укытучысы Магданурова Г.Х. тарафыннан экологик дәрес үткәрелде.
-
Барыбыз да өмәгә! 20.04.2013

20 нче апрель көнне 5-11 сыйныф укучылары һәм укытучылары тарыфыннан мәктәп яны территориясе чистартылды.










