Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Cтудентлар белән очрашу 31.01.2014

Бүген, төрле ВУЗларда белем алучы студентлар белән очрашу үткәрелде. Кайда гына укысалар да, алар үзләренең туган мәктәпләрен сагынуларын яшермәделәр. Кичә өч өлештән торды: 1) Слайд - шоу "Мәктәп фотоальбомы";
2) Студентлар белән сөйләшү;
3) "Акыл - тезген, белем - ат" дип исемләнгән интелектуаль уен.
Очрашу бик күңелле булды.
-
"Алдынгылар слеты" 27.01.2014

25 нче январь көнне районда "Алдынгылар слеты " узды. Бу бәйрәмдә 2013 нче ел нәтиҗәләре буенча Киров урта мәктәбе 1 нче урынга лаек дип табылды һәм диплом белән бүләкләнде.
-
"Я познаю мир" 25.01.2014

Бүген, Яр Чаллы шәһәрендә 1 - 4 нче класслар арасында "Я познаю мир" темасы астында фәнни - эзләнүле проектлар конкурсы үтте. Әлеге конкурста безнең мәктәптән дә 3 нче класстан 2 укучы катнвшты. Имаиов Нияз (укытучысы Ахметгалиева Г. А.) - 2 урын, Хамидуллин Илмаз (укытучысы Самигуллина Ф. И.) - "Иҗиди эзләнүче" номинациясенә лаек булдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз. Афәрин!
-
Инша язу конкурсы 24.01.2014

Районда 3-4 класслар арасында инша язу конкурсы үткәрелде. Зонада 4 класс укучысы Хабибуллина Айзилә 2 урын (укытучысы Рашитова Н.Н.), 3 класстан Сибгатуллин Азамат 1 урынга (укытучысы Самигуллина Ф.И.) лаек булдылар. Сибгатуллин А. Район турына үтеп 3 урын яулады.
-
"Бөек математиклар" 24.01.2014

Бүген 9 - 11 класслар өчен "Бөек математиклар" темасына Имамова Р. Х. лекция укыды. Укучылар күренекле галимнәрнең тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштылар.
-
Ата - аналар җыелышы 23.01.2014

Бүген 9, 11 нче класс укучыларының ата - аналар җыелышы үткәрелде. Анда ГИА, ЕГЭ нәтиҗәләре һәм яңалыклары белән таныштырылды.
-
Ярат математиканы 23.01.2014

Бүген 7 - 8 нче класслар арасында Якиева Г Н тарафыннан әзерләнгән "Ярат математиканы" интеллектуаль уен үткәрелде.
-
Математик ралли 22.01.2014

Бүген 5 - 6 нчы класслар арасында Имамова Р Х тарафыннан әзерләнгән "Математик ралли" уен - ярыш үткәрелде. Ярыш кызыклы уеннар, мавыктыргыч биремнәр белән үрелеп барды, укучылар бик теләп катнашты.
-
Математикадан ачык дәрес. 21.01.2014

Бүген математика атналыгы нигезендә Якиева Г. Н. 7 нче класста "Өчпочмаклар тигезлегенең икенче билгесе" темасы буенча ачык дәрес үткәрелде.
-
Математик карусель. 21.01.2014

Бүген 5 - 11 нче класслар арасында Имамова Р. Х. җитәкчелегендә мәктәпкүләм "Математик карусель" конкурсы үткәрелде. Монда һәр класстан өчәр укучы катнашты, алар ЕГЭ эшләре тибындагы мәсьәләләр чиштеләр .










