Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
“Зирәк шоу” интеллектуаль уены 20.03.2014

Биологиядән “Зирәк шоу” интеллектуаль уенында 8-11 класс укучылары теләп һәм актив катнашты. Беренче турда барлык - 33 укучы да белемнәрен сынады. Һәр турга кызыклы биологик сорауларга дөрес җавап бирүче укучылар гына үтә алды. Биш турдан соң 11 классның ике егете Имамов Илназ һәм Музин Фирзәр үзләренең биология фәне буенча белмнәренең тирән икәнлеген күрсәтте. Ә инде аларның икесе арасында, суперуеннан соң Имамов Илназ җиңеп чыкты.
-
“Кызыклы биология” интеллектуаль марафоны 19.03.2014

“Кызыклы биология” интеллектуаль марафоны 7-8 класслар катнашында үтте. Укучылар җиде командага бүленеп, биологик биремнәр чиштеләр, үзләренең логик фикерләүләрен, биология фәнен тирәнтен белүләрен күрсәттеләр. Беренче урынны 7 класстан Ганиева Рәйхан һәм Хафизова Гөлзәйнәп, 8 класстан Саубанова Алия һәм Күльсубаев Динарлар командасы яулады.
-
Биологик ребуслар чишү
18.03.2014
5-6 класслар арасында биологик ребуслар чишү бәйгесе булып үтте. Укучылар ун командага бүленеп, биологиягә багышланган кызыклы ребуслар чиштеләр. 5 класстан Бикмухаметова Лилия һәм 6 класстан Каюмова Айгөл командасы 1 урынны яуладылар. Барлык укучылар да кызыксынып һәм бик актив катнашты.
-
Биология атналыгы 17.03.2014

Бу атна мәктәбебездә "Биология атналыгы" дип игълан ителде. Бүген 5 нче класс укучылары атналыкны ачып җибәрделәр һәм биология укытучысы Магданурова Г. Х. план белән таныштырды.
-
"Живая классика" 17.03.2014

Акирова Гульнур, ученица 5 класса, стала призёром районного тура конкурса чтецов "Живая классика"
-
Инглиз теле буенча регата 13.03.2014

13 март көнне Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбендә 5 - 6 класс укучылары арасында инглиз теленнән "В мире английского языка" конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста безнең мәктәптән 5 нче класс укучылары катнашып, урта мәктәпләр арасында 5 нче урынны яуладылар. (Укытучылары: Ахметгалиева Г. А) Афәрин!
-
Котлау 07.03.2014

Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә Ходай. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп -сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
-
"Эх, сез, матур кызлар!" 07.03.2014

Бүген, 5 - 11 класслар арасында "Эх, сез матур кызлар!" бәйгесе үткәрелде. Бәйге кызыклы сораулар, уеннар һәм җырлар белән үрелеп барды.
-
Әлифба бәйрәме 06.03.2014

6 март көнне 1 нче класс укучыларының "Әлифба" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм җырлар, шигырьләр, биюләр белән үрелеп барды. Ата - аналар да бәйрәмнән канәгать булып кайтып киттеләр.
-
"Ягез, әле кызлар!" 05.03.2014

Бүген, 5 нче март көнне 1 - 4 класслар арасында "Ягез, әле кызлар!" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмнең беренче өлеше җырлар, биюләр, матур шигырьләргә үрелеп барды, ә икенче өлеш чәй табыны артында дәвам итте.










