Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Техник иҗат күргәзмәсе 10.04.2014

7 апрель көнне районда техник иҗат күргәзмәсе булды. Анда үзләренең техник эшләнмәләре белән Киров урта мәктәбеннән 9 укучы катнашты. Призлы урынга йөри торган МТЗ - 80 тракторы белән Сибгатуллин Искәндәр (7 класс) һәм йөри торган КамАз машинасы белән Шайхелмарданов Рафил (10 класс), Мурзин Фирзәр (11 класс) лаек булдылар. (Укытучылары: Шайхулмарданов Ә. В. ) Аларны уңышлары белән котлыйбыз!
-
Татар теленнән пробный ЕРТ 07.04.2014

Киров урта мәктәбе базасында 9 нчы класс укучылары өчен татар теленнән пробный ЕРТ үткәрелде. Анда Киров, Сәфәр, Иске Айман, Әтәс, Зөбәер, Качкын мәктәпләреннән укучылар катнашты.
-
Француз теле атналыгы 07.04.2014

Мәктәптә француз теле атналыгы башланды.
-
Баннер 04.04.2014

4 апрель көнне АСОШ № 2 базасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан эшләнгән баннерларны яклау бәйгесе үткәрелде. Монда безнең мәктәптән Сибгатуллин Искәндәр һәм Карамуллина Юлия уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Баскетбол ярышы 04.04.2014

Бүген гуманитар гимназия базасында кызлар арасында баскетбол ярышы булды. Безнең мәктәп 4 команда белән ярышып, 2 урында калды.
-
Ата - аналар җыелышы. 03.04.2014

3 апрель көнне сәг. 17. 00 дә мәктәбебездә гомуми ата - аналар җыелышы үткәрелде.
Көн тәртибе:
1) Мәктәптә уку һәм укытуның торышы, ЕГЭ, ГИА яңалыклары беләнтаныштырылды. (Ахметгалиева Г. А.)
2) Мәктәпнең тәрбия эшчәнлеге белән таныштырылды. (Салахова Л. Х.)
3) Бәлигъ булмаган балалар белән эшләү инспекиоры Ахунова Ания Анил кызы "Хокук бозуларны кисәтү" дигән темага чыгыш.
4) Мәктәпнең эчке торышы белән таныштыру. (мәктәп директоры Валиева Г. С.)
-
4 нче чирек башланды 01.04.2014

Бүгеннән укучылар язгы каникулдан соң зур көч туплап, 4 нче чирекне башладылар. Аларга укуларында уңышлар телибез.
-
Татарча көрәш 27.03.2014

26, 27 март көннәрендә районда Глава призына татарча көрәш буенча ярыш үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәптән: Бокаян Т (5 класс) - 3 урын, Гардиев А (2 класс) - 3 урыннарны яуладылар, ә команда 5 урынга чыкты. (Укытучылары: Туктаров Б. Р.) Афәрин, егетләр!
-
“Һәр сыерчыкка – оя”. 22.03.2014

“Һәр сыерчыкка – оя”. Һәр класс бер сыерчык оясы ясады. Һәр елдагыча, бу сыерчык оялары да мәктәп территориясендәге агачларга элеп куелачак.
-
“Без – табигать балалары” рәсем конкурсы 21.03.2014

1-4 класс укучылары “Без – табигать балалары” рәсем конкурсында катнашты. Башлангыч класс укучылары барлыгы да диярлек рәсемнәр ясады. Аларның кызыклы рәсемнәреннән күргәзмә оештырылды.










