Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 131 132 133 134 ( 135 ) 136 137 138 139 140 >>
-
Ата - аналар җыелышы 06.04.2015

Бүген мәктәбебездә чираттагы ата - аналар җыелышы узды. Җыелышны мәктәп директоры Г. С. Валиева ачып җибәрде. "Ихлас" психологик үзәк психологлары Фирүзә Гимадиева, Зөһрә Хәбибуллина яшүсмерләр арасында очрый торган суицид турында сөйләделәр, фильм күрсәттеләр, тренинглар үткәрделәр. Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча полиция бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспектор полиция майоры Ахунова Ания Анил кызы чыгыш ясады.
-
Химия - биология атналыгы 06.04.2015

Бүген безнең мәктәптә химия - биология атналыгын ачып җибәрү тантанасы булды. Атналыкның программасы белән таныштырылды.
-
Шахмат ярышы 04.04.2015

3 нче апрель көнне районда үткәрелгән шахмат ярышында Киров мәктәбе командасы 11 еллык мәктәпләр арасында 4 урын, авыл мәктәпләре арасында 1 урынны яуладылар. Алар: Хамидуллин Илмаз (4 класс), Фардиева Алия (5 класс), Сибгатуллин Искәндәр (8 класс), Фардиев Шамиль (8 класс). Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Татарча көрәш бәйгесе 03.04.2015

30-31 нче март көннәрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы призына татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгенә безнең мәктәптән дә укучылар катнашты. Үз авырлыкларында Бакоян Титал (6 класс) - 1 урын, Гардиев Айназ (3 класс) - 2 урын, Аглямов Илназ (8 класс) - 1 урын, Башаров Айрат (9 класс) - 3 урыннарны яуладылар. Команда урта мәктәпләр арасында - 5 урынга, авыл мәктәпләре арасында - 2 урынга лаек булды. Афәрин, егетләр!
-
Башлангыч класс укытучылары киңәшмәсе 01.04.2015

30 нчы март көнне 1 нче Актаныш мәктәбе базасында район башлангыч класс укытучылары киңәшмәсе уздырылды. Бу киңәшмәдә безнең мәктәптән 3 нче класс җитәкчесе Гиздуллина А. Ф. катнашты.
-
Ведомствоара семинар 31.03.2015

30 нчы март көнне аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүче 2 нче Актаныш мәктәбе базасында мәктәп директорлары һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасарларының "Профилактика наркомании и ПАВ в образовательных организациях района" темасына ведомствоара семинары үтте. Әлеге семинарда безнең мәктәп директоры Г. С. Валиева, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. Н. Якиева да катнаштылар.
-
"Моң чишмәсе" 27.03.2015

26 нчы март көнне Яр Чаллы шәһәрендә узган "Моң чишмәсе" татар сәнгатенең ачык регионара фестиваль - бәйгесенең "Халык уен кораллары" ("Баян" номинациясендә) Актаныш сәнгать мәктәбе Киров филиалының 2 нче сыйныф укучысы Илсаф Гизетдинов 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. (җитәкчесе Илсия Заһитова)
-
Биреп карау имтиханнары 23.03.2015

23 нче мартта 9 сыйныф укучылары математикадан, 11 сыйныф укучылары рус теленнән имтихан биреп карыйлар.
24 нче март көнне, 9 сыйныф укучыларын рус теленнән һәм 11 сыйныф укучыларын математикадан биреп карау имтиханы көтә. Аларга уңышлар теләп калабыз.
-
Без - беренче! 21.03.2015

20 нче март көнне "Йолдызлык 2015" эстрада фестиваленең муниципаль туры финалы узды. Урта мәктәпләр арасында безнең мәктәп коллективы 1 нче урынга лаек булды. Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин!
-
Каникуллар 21.03.2015

Мәктәп укучылары 3 иче чирекне уңышлы тәмамлап, каникулга таралдылар.










