Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Физический огонек" 10.04.2015

10 нчы апрель көнне районда 7-8 класслар өчен "Физический огонек" конкурсы үткәрелде. Бу конкурста безнең мәктәптән Хафизов Ш (7 класс), Сибгатуллин И (8 класс), Фардиев Ш (8 класс) катнашып 3 нче урынны яуладылар. Афәрин! (Укытучылары: Хафизова Р. Ф.)
-
"Химия безнең тормышта" 09.04.2015

9 нчы апрель көнне мәктәптә химия һәм биология атналыгы кысаларында "Химия безнең тормышта" дип аталган кызыклы кичә үтте. Биология һәм химия укытучысы Мәгъдәнурова Гөлнара 8 нче класс укучылары белән берлектә М. Кюриның тормышы һәм эшчәнлеге, дару препаратларының дөрес саклау һәм азык продуктларындагы "Е" ларның нәрсә аңлатуы белән таныштырдылар. Укучылар өчен тормышта кирәкле, кызыклы тәҗрибәләр дә күрсәтелде.
-
"Знатоки биологии" 08.04.2015

8 нче апрель көнне химия - биология атналыгы уңаеннан Мәгъданурова Гөлнара Хәбир кызы 7 - 8 класс укучылары арасында "Знатоки биологии" бәйгесе үткәрде. Биш җыелма команда биология буенча үзләренең белемнәрен сынадылар.
-
Безнең уңышларыбыз 08.04.2015

7 нче апрель көнне район мәдәният йортында "Татар кызы", "Татар егете" бәйгеләренең финал өлеше үткәрелде. Бу бәйгедә безнең мәктәптән 8 нче класс укучысы Рашитов Илшат - 3 урын, 9 нчы класс укучысы Бикмухаметова Гүзәл - 2 урыннарны яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз, алда да уңышлар телибез. Афәрин!
-
Биологик ребуслар чишү 07.04.2015

7 нче апрель көнне 5-6 класслар арасында "Биологик ребуслар чишү" бәйгесе үткәрелде. Укучылар җиде төркемгә бүленеп ребуслар чиштеләр. Бәйгедә урыннар вакытка һәм балларга карап чыгарылды. Укучылар бик актив катнаштылар һәм биологиядән белемнәрен яңа мәгълуматлар белән баеттылар.
-
Ата - аналар җыелышы 06.04.2015

Бүген мәктәбебездә чираттагы ата - аналар җыелышы узды. Җыелышны мәктәп директоры Г. С. Валиева ачып җибәрде. "Ихлас" психологик үзәк психологлары Фирүзә Гимадиева, Зөһрә Хәбибуллина яшүсмерләр арасында очрый торган суицид турында сөйләделәр, фильм күрсәттеләр, тренинглар үткәрделәр. Россия эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча полиция бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләүче өлкән инспектор полиция майоры Ахунова Ания Анил кызы чыгыш ясады.
-
Химия - биология атналыгы 06.04.2015

Бүген безнең мәктәптә химия - биология атналыгын ачып җибәрү тантанасы булды. Атналыкның программасы белән таныштырылды.
-
Шахмат ярышы 04.04.2015

3 нче апрель көнне районда үткәрелгән шахмат ярышында Киров мәктәбе командасы 11 еллык мәктәпләр арасында 4 урын, авыл мәктәпләре арасында 1 урынны яуладылар. Алар: Хамидуллин Илмаз (4 класс), Фардиева Алия (5 класс), Сибгатуллин Искәндәр (8 класс), Фардиев Шамиль (8 класс). Аларны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
-
Татарча көрәш бәйгесе 03.04.2015

30-31 нче март көннәрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы призына татарча көрәш бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгенә безнең мәктәптән дә укучылар катнашты. Үз авырлыкларында Бакоян Титал (6 класс) - 1 урын, Гардиев Айназ (3 класс) - 2 урын, Аглямов Илназ (8 класс) - 1 урын, Башаров Айрат (9 класс) - 3 урыннарны яуладылар. Команда урта мәктәпләр арасында - 5 урынга, авыл мәктәпләре арасында - 2 урынга лаек булды. Афәрин, егетләр!
-
Башлангыч класс укытучылары киңәшмәсе 01.04.2015

30 нчы март көнне 1 нче Актаныш мәктәбе базасында район башлангыч класс укытучылары киңәшмәсе уздырылды. Бу киңәшмәдә безнең мәктәптән 3 нче класс җитәкчесе Гиздуллина А. Ф. катнашты.










