Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423747 Республика Татарстан Актанышский район Посёлок совхоза имени Кирова |
| Телефон: | +7(855)-525-86-10 |
| E-Mail: | Kirovskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кировская СОШ" |
| Руководитель: | Гарипов Даниал Данифович |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 74 учащихся и 25 воспитанников |
| У нас учат: | 16 педагогов и 5 воспитателей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кировская средняя общеобразовательная школа» Актанышского района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы «Киров урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 131 ) 132 133 134 135 136 137 138 139 140 >>
-
Умарталарны җәйгә әзерләү 30.04.2015

Яз көне умарталар өчен урын әзерлиләр, аларны кышлау өеннән алып чыгалар, кышлау өеннән чыгарылган һәм иректә кышлаган умарта кортларының тирәләп очуларын күзәтәләр, умарталарын өстән-өстән генә булса да карап-тикшереп чыгалар. Сәламәтләндерү һәм профилактика эшләрен башкаралар. 30 апрель көнне Киров урта мәктәбендәге бал кортларын җәйгә әзерләделәр. Яңа умарталарны буяп, кортларны шуларга күчерделәр. Иске умарталарны юып, чистартып куйдылар. Кортларга ашарга бирделәр.
-
ТИН фәненнән ачык дәрес 30.04.2015

30 нчы апрель көнне ОБЖ фәненнән ачык дәрес үтте. 1-4 класс укучылары янгын сүндерү чаралары белән таныштылар, видеоролик карадылар. 5-8 класс укучылары арасында викторина уздырылды. 9-11 классларда “Хәрби хезмәткә әзерлек” темасына ачык дәрес үткәрелде. Соңыннан барлык мәктәп укучылары арасында эстафета үткәрелде.
-
Май бәйрәмнәренә әзерлек 30.04.2015

30 нче апрель көнне дәресләрдән соң Киров урта мәктәбе укучылары көче белән Киров авыл җирлегенә караган юл читләре чүп-чардан, агач ботакларыннан арындырылды. Юл буйларындагы агач кәүсәләре агартылды. Укучылар һәм укытучылар бик тырышып эшләделәр.
-
"Алиш эзләреннән" I төбәкара фәнни-гамәли конференция 29.04.2015

28 нче апрель көнне Казан шәһәренең Совет районы "20 нче гимназия"сендә үткән 7 нче класс укучысы Сибгатуллина Алисә "Алиш эзләреннән" I төбәкара фәнни - гамәли конференциясенең "Шигърият бакчасында " секциясендә 2 урын алды. "Алиш эзләреннән" дигән җыентыкта "Көз", "Яңа ел кары" , "Газаплы еллар" дигән шигырьләре басылды. 9 нчы класс укучысы Бикмухаметова Гүзәл Сертификатка ия бүлды. Җыентыкта "Безнең теләкләр", "Әбиемнең киңәшләре" дигән шигырьләре басылды. Җитәкчеләре: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәшитова Илүсә Сәлимҗан кызы.
-
«Спасибо деду за Победу» - конкурс стихов 29.04.2015

В нашей школе прошёл конкурс чтецов "Спасибо деду за Победу". Надеемся, что стихи русских поэтов, прозвучавшие сегодня в исполнении учащихся 5 - 9 классов оставят в душе каждого светлые и радостные чувства.
-
Язгы өмә 28.04.2015

28 нче апрель көнне 1 - 11 класс укучылары мәктәп территориясен җыештырдылар.
-
"Күңелләрдә яши яшь Тукай" 28.04.2015

28 нче апрель көнне авылыбыз китапханәсендә "Күңелләрдә яши яшь Тукай" дигән эдәби чара узды. Китапханәче Энҗе Фасиловна укучыларны Г. Тукайның тормыш юлы белән таныштырды, тестлар эшләтте. Бу чарадан укучылар үзләренә бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
"Язгы игелек атналыгын" йомгаклау 27.04.2015

27 нче апрель көнне мәктәптә "Язгы игелек атналыгын" йомгаклау булды. Актив катнашкан укучыларга мактау кәгазьләре тапшырылды.
-
"Туган як" музеенда кунакта 27.04.2015

25 нче апрель көнне 7, 10 класс укучылары Сәфәрнең "Туган як" музеенда булдылар. Укучылар Сәфәр авылы тарихы белән таныштылар.
-
Каллиграфия конкурсы 25.04.2015

Бүген Сәфәр зонасына караган башлангыч класс укучылары арасында каллиграфия конкурсы булды. Анда безнең мәктәптән. 2 класс укучысы Ибрагимова Инзилә, 3 класс укучысы Галимарданова Зилә, 4 класс укучысы Мирзагитова Юлия катнашты. Алар өчесе дә беренче урынга ия булдылар һәм 29 нчы апрельдә Актанышта булачак каллирафия конкурсында катнашачаклар. Аларга уңышлар теләп калабыз.










