Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Афәрин! 07.10.2013

Гимназия-интернатның 10 нчы сыйныф укучысы Гыйльфанова Айзилә Самара өлкәсендә узган шахмат буенча Россия беренчелегендә 3 нче урын алып кайтты. Котлыйбыз!
-
IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды! 06.10.2013

IV Бөтендөнья "Белем җәүһәрләре" интернет-проектлар бәйгесенең финалына узган конкурсантлар билгеле булды! Быелгы бәйгедә катнашырга теләк белдереп барлыгы 73 гариза килде, алар арасыннан нигезләмә таләпләренә туры илгән 68 проект дөньякүләм бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Интернет-проектларны бәяләүдә быел 16 эксперт катнашты. Экспертлар бәйгенең финалына 34 интернет-проектны тәкъдим иттеләр. Шулар арасында гимназия-интернаттан "Мирасыбыз" проекты (җитәкчесе Гарипов Рамил Марат улы) да бар. Котлыйбыз!
-
Картлар йортында 05.10.2013

Олылар ункөнлеге уңаеннан 3 нче октябрь көнне педагог-оештыручылар Хафизова Алсу һәм Аграпова Миләүшә җитәкчелегендә гимназия-интернат укучылары Пучы авылында урнашкан картлар йортында концерт куеп кайттылар.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2013

Кадерле укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сезгә сәламәтлек, иҗат һәм һөнәр уңышлары телибез!
Табигатьтән сезгә илһам иңгән,
Сез сабырлык, гыйлем үрнәге.
Белем дигән илне якын итеп,
Яулагансыз текә үрләрне.
Һәр йөрәккә кереп урнашасыз,
Исемегез һәркем телендә.
Беркайчан да болыт капламасын,
Кояш булсын тормыш күгендә.
-
Онлайн дәрес узды 02.10.2013

Кичә гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар әдәбиятыннан "Балалар әдәбияты" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Онлайн дәрес узды 02.10.2013

Кичә 8 нче сыйныф укучылары өчен педагогика фәннәре докторы, профессор, гимназия-интернатның фәнни-консультанты Нэлли Михайловна Мочалова онлайн дәрес уздырды.
-
Онлайн дәрес узды 01.10.2013

Кичә гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар әдәбиятыннан "20 гасыр башы татар әдәбиятының “Алтын чоры”. Татар әдәбиятының Яңарыш (Ренессанс) чоры кичереп, дөнья әдәби-эстетик фикер хәрәкәтенә кушылуы" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Алтын көз - 2013 30.09.2013

Гимназия-интернатның 4 нче сыйныф укучысы Давлетов Фаил СССРның спорт мастеры Ф.М.Шәемов призына үткән "Алтын көз" җиңел атлетика кроссында 1 нче урынга ия булды.
-
Өстәл теннисы яңалыклары 30.09.2013

Гимназия-интернатның 4 нче сыйныф укучысы Миргаязов Илдар яңа уку елына багышланган өстәл теннисы буенча ярышларда 1 нче урынга ия булды.
-
Өстәл теннисы яңалыклары 30.09.2013

Гимназия-интернатның 4 нче сыйныф укучысы Солтанов Марат яңа уку елына багышланган өстәл теннисы буенча ярышларда 1 нче урынга ия булды. Шулай ук Марат Илеш һәм Актаныш, Нефтекамск (Краснокама)-Актаныш районнары арасындагы иптәшләрчә ошрашу ярышларында 1 нче урынга лаек булды.
















