Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 ( 268 ) 269 270 >>
-
Уңышларыбыз 29.10.2013

Районкүләм "Вперед, юнармейцы!" конкурсында гимназия-интернат командасы 2 нче урынны яулады. Аерым алганда командабыз "Эстафета" бәйгесендә 3 нче урынга иреште. Ярышта барлыгы 20 мәктәптән 160лап укучы катнашты.
-
Онлайн дәрес узды 29.10.2013

Кичә гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган инглиз теленнән "A narrative (Past Simple, Past Continuous, Past Perfect)" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Радуга добра 28.10.2013

Казан федераль университетының Алабуга институты үткәргән технология буенча регионара "Радуга добра" конкурсында 10 нчы сыйныф укучысы Шәнгәрәев Габдрахман 2 нче урынны яулады. Укытучысы - Сибгатуллин Ришат Тимершәех улы.
-
Мәктәптә һәм югары уку йортында укыту-тәрбия процессында инновацион укыту технологияләре 26.10.2013

Гимназия-интернат укытучылары Мирзаянов А.Ф. һәм Хафизов А.Ф. Казан федераль университеты тарафыннан уздырылган "Мәктәптә һәм югары уку йортында укыту-тәрбия процессында инновацион укыту технологияләре" республикакүләм фәнни-методик конференциядә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Яшь педагоглар фестивале 25.10.2013

Гимназия-интернат укытучылары Мирзаянов А.Ф. һәм Хафизов А.Ф. Самара өлкәсенең Нефтегорск шәһәрендә узган "Яшь педагоглар фестивале"ндә уңышлы чыгыш ясап кайттылар.
-
Татарларга тылмач кирәк! 23.10.2013

"Татарларга тылмач кирәк!" II Республикакүләм татар теле буенча олимпиада нәтиҗәләре буенча 9 нчы сыйныф укучысы Анамова Диләфрүз 1 нче урынны яулады. (Укытучысы Хәева-Хәмитҗанова Венера Хаматнасыйховна).
-
Онлайн дәрес узды 22.10.2013

Кичә гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар әдәбиятыннан "Тукай иҗатында рухани образы" исемле онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Сингапур белем бирү технологияләрен өйрәнү 20.10.2013

Сингапур белем бирү технологияләрен өйрәнү максатыннан 18-19 нчы октябрь көннәрендә гимназия-интернат базасында гимназия-интернат, Аккүз һәм Такталачык мәктәп укытучылары өчен район мәгариф бүлеге методистлары Әмирҗанова Ю.В. һәм Имамразыева Г.Д. тарафыннан ике көнлек тренинг-курслар оештырылды.
-
Тест 18.10.2013

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек йөзеннән кичә гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучылары татар теле фәненнән 90 минутка исәпләнгән тест эшләделәр.
-
Корбан бәйрәме уңаеннан аш оештырылды 16.10.2013

Кичә гимназиядә Корбан гаете уңаеннан бәйрәм чарасы узды. Килгән кунакларны Руслан хәзрәт Мортазин,гимназия директоры Л.Ф.Нурлыева котладылар. Чара хәзрәтнең вәгазеннән башланып китте. Догалар укылды. Теләгән һәр кешегә корбан итеннән авыз итәргә мөмкин иде. Чарада мәктәп укытучылары һәм укучылары, МТС, 57 нче бистәләрдә яшәүчеләр катнашты.
















