Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 261 ( 262 ) 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Онлайн дәрес узды 15.01.2014

Кичә гимназиянең 7 нче сыйныф укучылары КФУның Филология һәм сәнгать институты тарафыннан оештырылган татар теленнән онлайн видеодәрестә катнаштылар.
-
Дзюдо яңалыклары 12.01.2014

Кыш бабай призына үткәрелгән дзюдо буенча ярышларда гимназия-интернатның 4 нче сыйныф укучылары Бәширов Риназ, Хәйбиев Әмир, 6 нчы сыйныф укучысы Хисматова Мәрьям 1 нче, 10 нчы сыйныф укучысы Исламова Ләйлә 2 нче, 5 нче сыйныф укучысы Мухамадуллина Гүзәл һәм 7 нче сыйныф укучысы Мухамадуллина Алия 3 нче урынга ия булдылар.
-
Гер спорты яңалыклары 11.01.2014

Гимназия-интернатның 8 нче сыйныф укучысы Салихов Илназ Кыш бабай призына үткәрелгән гер спорты буенча ярышларда 1 нче урынга ия булды. 11 нче сыйныф укучысы Шәйхразиев Ренар 3 нче урынны яулады.
-
Өстәл теннисы яңалыклары 10.01.2014

Гимназия-интернатның 4 нче сыйныф укучысы Солтанов Марат Кыш бабай призына үткәрелгән өстәл теннисы буенча ярышларда 1 нче урынга ия булды.
-
Педсовет узды 10.01.2014

8 нче гыйнвар көнне гимназия-интернатта "1 нче яртыеллык нәтиҗәләре. Укытучының уңышлылык критерийлары" темасы астында педсовет узды. 9 нчы гыйнвар көнне укытучылар группаларга бүленеп метапредмет дәресләр әзерләп, аларны башкаларга тәкъдим иттеләр. Иң яхшы дәрес эшкәртмәләре бүләкләнде.
-
Көрәш ярышлары үтте 09.01.2014

Гимназия-интернатның 9 нчы сыйныф укучысы Закирҗанов Алмаз Кыш бабай призына үткәрелгән көрәш буенча ярышларда 2 нче урынга ия булды.
-
БДИ 09.01.2014

Бүген гимназия-интернатның 11 нче сыйныф укучылары рус теле фәненнән районкүләм БДИ да катнашалар.
-
Спорт яңалыклары 08.01.2014

Гимназия-интернатның 4 нче сыйныф укучысы Дәүләтов Фаил Кыш бабай призына үткәрелгән шахмат буенча ярышларда 3 нче урынга ия булды.
-
Спорт яңалыклары 07.01.2014

Гимназия-интернатның 4 нче сыйныф укучысы Гизетдинов Данил Кыш бабай призына үткәрелгән йөзү буенча ярышларда 2 нче урынга ия булды.
-
Актанышның сәләтле балалары Яңа ел бәйрәменә җыелды 07.01.2014

Уку алдынгылары, фән олимпиадаларында җиңүчеләр, спортта һәм мәдәният өлкәсендә яхшы уңышларга ирешкәннәр – бер сүз белән әйткәндә, мәктәп тормышында кайнап яшәүче актив укучыларны ел саен муниципаль район башлыгы чыршысына чакыралар. Анда катнашу – зур мәртәбә, район башлыгының үз кулларыннан «Рәхмәт хаты» алу – һәр балага карата зур хөрмәт һәм игътибар дигән сүз.
Бүген, 7 январь көнне Актанышта Мәдәният сараенда узган Чыршы бәйрәменә төгәл 100 укучы чакырулы иде. Алар бәйрәм бүләге итеп үзләре кебек үк сәләтле балалар катнашында музыкаль тамаша карадылар.
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев укучыларны бәйрәм белән котлады, теләкләрен җиткерде: ”Без, өлкәннәр, мәктәптә сезнең көн саен фәннәрне өйрәнү генә түгел, ә тормышта кирәк булган барлык белемнәрне үзләштерүегезне телибез. Сезгә уку, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, төрле сәләтләрне үстерү өчен яхшы шартлар тудыру буенча без бүген барысын да эшлибез. Сәләтле балаларга ярдәм итү-безнең эшебезнең төп юнәлешләреннән берсе”,– диде ул, һәр укучыга кулын кысып, Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Алар арасында гимназия-интернаттан Газизова Сөмбел, Шәйхуллина Фирүзә, Тимерова Илсинә, Фәйрушин Илдар, Шәяхмәтов Илдар да бар. Котлыйбыз!
















