Государственное автономное общеобразовательное учреждение «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей" / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, с. Актаныш, ул. Аэропортовская, д. 3А |
| Телефон: | 88555234183 |
| E-Mail: | Gimnaziya.Gumanitarn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГАОУ «Гуманитарная гимназия-интернат для одаренных детей» / "Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат" ДАГБУ |
| Руководитель: | Хаева - Хаметзянова Венера Хаматнасыховна |
| Год основания учреждения: | 2005 |
| У нас учатся: | 459 учащихся |
| У нас учат: | 37 учителей |
Гуманитар гимназия-интернат яңалыклары
Гимназия-интернатның чыгарылыш укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады
Опубликовано: 22.05.2015Бүген гимназия-интернатның 24 чыгарылыш укучысы өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Укучыларны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ләйсән Нурлыева, гимназия-интернат директоры Артур Галиәхмәтов, сыйныф җитәкчеләре Ләйсән Әминова, Миләүшә Абдуллина, укытучылар һәм ата-аналар котладылар. Һәр елдагыча фән олимпидаларында, спорт ярышларында, сәнгать конкурсларында катнашып килгән укучылар Мактау Грамоталары, дипломнар белән бүләкләнделәр. "Ел укучылары" булып Газизова Сөмбел, Шакирова Ләйлә һәм Шәйхин Айдар аталдылар.
Әйе, вакыт сиздерми генә үтеп киткән, инде балаларыбыз канат чыгарып үз ояларыннан очып китәргә җыеналар. Балачак инде артта калды. Алда беренче сынаулар - БДИлар көтә. Ни генә булмасын, имтиханнарны уңышлы тапшыруыгызны телибез! Сезгә дөньяның матурлыгын, тормышның асылын, яшәү ямен һәм мәгънәсен аңлап яшәргә язсын. Ак юл сезгә, балалар!
Җырлап торган моңлы кыңгырау ул-
Киләчәкнең кайнар сәламе,
Ак хыяллар сынмас канат булсын
Бәхет язсын тормыш каләме.
К списку новостей















