Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 96 ( 97 ) 98 99 100 >>
-
Көзге табигать безне сокландыруын дәвам итә 16.10.2018

Календарьда октябрь уртасы булса да, табигатьтә әле - алтын көз. Бу матурлыкны тагын бер күреп калу максатында логопед төркеме балалары көзге табигатьтә сәяхәттә булдылар. Шул уңайдан, ике куянның койрыгын тотып, үзебездз озак еллар пешекче булып эшләгән Галия апаларының да хәлен белеп кайттылар.
-
Гөлдәй матур бакчабыз/Наш красивый детский сад 11.10.2018

Октябрь уртасы булуга карамастан, бакчабыз кояштай чәчәкләргә күмелеп, балкып утыра. Бакча хезмәткәрләренең җәй буе карап үстергән гөл-чәчәкләре күзләрне иркәли, көн дә иртән әти-әниләрне, балаларны, хезмәткәрләрне каршы алып, озатып калалар. Бакчабызның матурлыгына сокланмый мөмкин түгел!
-
Матур да соң бакчабыз! 10.10.2018

-
Әти-әниләребезгә дә безнең чыгыш бик ошады 05.10.2018

Рус халык әкиятенә нигезләнеп куелган "Төлке-хәйләбикә" әкиятен сәхнәләштереп әти-әниләребезгә дә күрсәттек. Алар безнең чыгышны бик ошаттылар.
-
Зурлар логопед төркеме яңалыклары 05.10.2018

Зурлар мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Салихзянова А.Ф.. җитәкчелегендә "Могъҗизалы теремкәй" әкиятен сәхнәләштереп, башта балалар бакчасы балаларына, ә кич әти-әниләренә күрсәттеләр. Ә соңыннан укытучы-логопед Нуртдинова Ф.Г. ата-аналар белән семинар үткәрде.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 05.10.2018

Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренә багышланган бәйрәмдә безнең тагын бер тәрбиячебез: Шайхутдинова Ч.Т. бүләкләнде. Ул хезмәтендә югары нәтиҗәләре өчен Актаныш районы башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Котлыйбыз, Чулпан! Эшеңдә тагын да зуррак уңышларга ирешүңне телибез!
-
Укытучылар көне белән!/ С днем учителя! 05.10.2018

-
Пенза театры - бездә кунакта/Театр из Пензы - у нас в гостях 04.10.2018

Пенза шәһәреннән үк килгән театр бик нык тәрбияви әһәмияткә ия булган "Как баба яга нашла своё счастье" театры куеп балаларны сөендерделәр.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 04.10.2018

Халыкара укытучылар көне уңаеннан, Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләренә багышланган бәйрәмдә безнең тәрбиячебез Ганиева Л.М. Татарстан республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгының күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Котлыйбыз, Ләйсән! Бүләкләрнең тагы да зурракларын алырга язсын!
-
Өлкәннәребез бездә кунакта/Пожилые у нас в гостях 03.10.2018

Өлкәннәр көне уңаеннан бакчабызда узләренең тырыш хезмәтләрен куйган өлкән буын 15 хезмәткәребез бакчада кунакта булып киттеләр. Тәрбияче Зинфира Рафаэл кызы җитәкчелегендәге зурлар төркеме балаларының ихлас чыгышлары, теләкләре өлкәннәргә дан, хөрмәт булып яңгырады. Соңыннан чәй табыны артында сөйләшеп, арлашып утыру, истәлекле хәтирәләр белән уртаклашу барлык хезмәткәрләрнең дә күңеленә хуш килде. Бәйрәмгә килә алмаган өлкәннәребезнең дә өйләренә барып хәлләрен белеп, күчтәнәчләр өләшеп чыктык.
Бәйрәм белән, хөрмәтле өлкәннәребез!






