Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 95 ( 96 ) 97 98 99 100 >>
-
Совещание заведующих базовых детских садов/База балалар бакчалары мөдирләренең киңәшмәсе 21.11.2018

Бүген балалар бакчасында база балалар бакчалары мөдирләренең киңәшмәсе булып узды. Башта мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбиче Вахитова Г.Х. ның рус теле шөгылен карап, үзләренә үрнәк тәҗрибә алсалар, соңыннан локаль норматив актлар белән ныклап танышу, сайт структурасын дөрес итеп төзү буенча уртага салып сөйләшү булды.
-
Экскурсия в школу/Мәктәпкә экскурсия 20.11.2018

Мәктәпкә әзерлек, логопед төркемнәре балалары бүген Актаныш №2 мәктәбендә экскурсиядә булып кайттылар. Мәктәп, андагы укытучы апалар, класслар, мәктәп җихазлары, андагы дәресләр белән танышу , мәктәпкә укырга бару теләген уяту максатында оештырылды бу экскурсия.
-
Ата-аналар өчен семинар-практикум уздырылды 16.11.2018

Ата-аналарның балаларны грамотага әзерләү турында күзаллауларын ачыклау максатыннан “Каенкай “ балалар бакчасының логопед мәктәпкә әзерлек төркемендә укытучы-логопед Нуртдинова Фәнирә Гатуф кызы “Гомуми сөйләм җитешсезлеге булган балаларны грамотага өйрәтү” дигән темага ата-аналар өчен семинар-практикум уздырды.
-
"Муса Җәлил әсәрләре - сынлы сәнгатьтә" /"Джалиль в изобразительном творчестве" 13.11.2018

I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесе кысаларында балалар бакчасында "Муса Җәлил әсәрләре - сынлы сәнгатьтә" исемле күргәзмә оештырылды. күргәзмәдә ата-аналар да, балалар да актив катнаштылар.
-
"Бозда сак булыйк/Буду бдительным на льду 13.11.2018

Республика күләмендә игълан ителгән "Бозда сак булыйк" бәйгесе кысаларында безнең балалар бакчасында да балаларның эшләреннән күргәзмә оештырылды.
-
"Муса Җәлил укулары" бәйгесе/Конкурс "Джалиловские чтения" 09.11.2018

I халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә безнең балалар бакчасы да теләп кушылды. Балалар "Җәлил - татар телендә", "Җәлил - рус телендә", "Җәлил - сынлы сәнгатьтә" номинацияләрендә уңышлы чыгыш ясадылар. Бүген балалар бакчасында шигырь сөйләүчеләр арасында бәйгегә нәтиҗә чыгарылды. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырылды. Район турына Мухаметов Билал "Бүреләр" шигыре белән, Галиев Динар "Мой пёс" шигыре белән чыгыш ясаячак. Без аларга уңышлар телибез.
-
Котлыйбыз!/Поздравляем! 30.10.2018

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган "Белем җәүһәрләре" IX Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясендә безнең музыка җитәкчебез Халилова Айназ Айдаш кызының сайты Диплом белән бүләкләнде. Без аны бу уңышы белән котлыйбыз!. Эшендә тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын!
-
Район методик берләшмәсендә 18.10.2018

"Умырзая" балалар бакчасы базасында үткән район методик берләшмәсендә безнең балалар бакчасыннан да 6 педагог катнашты. Алар мастер-класслар барышында үзләренең активлыкларын күрсәттеләр.
-
"Макулатура тапшыр - агачны коткар" 17.10.2018

Бакчабызда, алдагы елгы гадәт буенча, барлык төркем балалары, ата-аналар, бакчабыз коллективы макулатура җыеп тапшырырга ниятләдек. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. Нәтиҗәдә 400 кг күләмендә икенчел кәгазь чималы җыеп алынды.
-
Бакчада "Сөмбелә" бәйрәме 16.10.2018

Уеннар, җырлар, биюләр аша балаларда халкыбызның милли традицияләренә, милли йолаларына ихтирам тәрбияләү; балаларның иҗади сәләтләрен, сөйләмнәрен, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү, туган җирне ярату хисләре тәрбияләү максатында бакчабызда милли бәйрәмнәр үткәрүгә зур игътибар бирелә. Бүген дә логопед зурлар һәм логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Сөмбелә" бәйрәме үтте. Бәйрәмдә балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. "Гөмбәләр", "Зонтиклар" биюләрен башка төркем балалары бик яратып кабул иттеләр. Бәйрәмгә кунак булып килгән Карачкы, Көз кызы Сөмбелә бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Бәйрәмне әзерләгән Ганиева Л.М., Салихзянова А.Ф., Халилова А.А., Шайхутдинова Г.Р. ларга зур рәхмәт.






