Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 423740, Республика Татарстан, Актанышский район, с. Актаныш, ул. Механизаторов, дом 7а |
| Телефон: | +7(855)-523-29-87 |
| E-Mail: | Detsad6.Aktanysh@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад №6 комбинированного вида" |
| Руководитель: | Нургалиева Юлдуз Саетовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 118 воспитанников |
| У нас учат: | 19 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад комбинированного вида №6 села Актаныш» Актанышского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Актаныш катнаш төрдәге 6 нчы балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 11 12 ( 13 ) 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Гимназиягә экскурсия: яңа тәэсирләр һәм җылы кабул итү! / Экскурсия в гимназию: новые впечатления и теплый прием! 14.03.2025

Бүген безнең балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемнәре кызыклы экскурсия белән гимназиядә булдылар, анда алар өчен бай программа әзерләнгән иде. Барысы да спорт залында "Күңелле стартлар" белән башланып китте, анда балалар 4 нче сыйныф укучылары белән бергә ярыштылар. Актив уеннар, спорт дәрте бу вакытны онытылмаслык итте. Аннары нәниләр китапханәдә экскурсиядә булдылар, анда китаплар дөньясы белән таныштылар. Балалар китапларны кызыксынып карадылар, мәктәп китаплары турында тыңладылар, хәтта үзләре дә шигырьләр сөйләп күрсәттеләр. Китапханәгә экскурсиядән соң балаларны күңелле сюрприз көтте - гимназия ашханәсендә балаларны тәмле булочка һәм сок белән сыйладылар, бу очрашуның бик яхшы тәмамлануы булды. Экскурсия тәрбияләнүчеләргә бик күп хисләр һәм тәэсирләр бүләк итте, ә кайгыртучан кабул итү бу көнне аеруча җылы һәм истә калырлык итте! Киләчәктә бакчабызның тәрбияләнүчеләре гимназиянең иң яхшы укучылары булыр дип ышанып калабыз! Балалар өчен бик җылы, күңелле чара үткәргән гимназия җитәкчелегенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!
Сегодня подготовительные группы нашего детского сада с интересной экскурсией посетили гимназию, где для них была подготовлена насыщенная программа. Все началось с "Веселых стартов " в спортивном зале, где ребята соревновались вместе с учениками 4 класса. Активные игры, спортивная страсть сделали это время незабываемым. Затем малыши побывали на экскурсии в библиотеке, где познакомились с миром книг. Дети с интересом смотрели книги, слушали школьные учебники, даже сами рассказывали стихи. После экскурсии в библиотеку ребят ждал приятный сюрприз - в столовой гимназии детей угостили вкусными булочками и соком, что стало отличным завершением встречи. Экскурсия подарила воспитанникам массу эмоций и впечатлений, а заботливый прием сделал этот день особенно теплым и запоминающимся! Надеемся, что в будущем воспитанники нашего детского сада станут лучшими учениками гимназии! Большое спасибо руководству гимназии за то, что провели для ребят очень теплое и веселое мероприятие! -
Тәрәзә төбендә - яшел бакча / Огород на подоконнике 13.03.2025

Бүген уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән помидор үсентесен күчереп утырттык. Башта үсемлек ничек барлыкка килүе турында сөйләштек. Һәр бала үзе эшләп карады. Аларга бик кызыклы булды. Соңыннан бергәләп тәрәзә төбенә "яшел бакча" эшләдек, анда балалар утыртып алып килгән суганнарны куйдык. Безнең "яшел бакчада" чәчәк үсентеләре дә булачак. Без бергәләп үсентеләрнең үскәнен күзәтәчәкбез. Тәрбияче: Мирзагитова Г.Р.
Сегодня вместе с детьми из средней группы пересадили рассаду помидоров. Сначала мы поговорили о том, как растет растение. Каждый ребёнок пробовал работать сам. Им было очень интересно. Потом мы вместе на подоконнике устроили "Зеленый сад", где посадили луковицы, принесенные детьми. В нашем "зеленом саду" будут и цветники.Мы вместе будем наблюдать, как наши растения будут расти. Воспитатель: Мирзагитова Г. Р. -
Республиканский научно-методический семинар / Республика фәнни-методик семинар-практикум 12.03.2025

Яр Чаллы шәһәренең "Планета детства" 98 нче балаларны үстерү үзәнендә мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен "Балаларны юл йөрү кагыйдәләрнә өйрәтүдә инновацион алымнар" исемле Республика фәнни-методик семинар-практикум узды. 6 нчы санлы балалар бакчасы тәрбиячесе Закирҗанова Лилия Рәмзил кызы мастер-классларда, эшлекле уеннарда катнашты, тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Проектлар һәм педагогик эшкәртмәләр" номинациясендә бүләкләнде.
12 марта в городе Набережные Челны в МАДОУ "Центр развития ребенка-детский сад N 98 "Планета детства" прошёл Республиканский научно-методический семинар практикум для педагогов дошкольных образовательных организаций "Инновационные подходы при обучении детей безопасному поведению на дорогах". Воспитатель МБДОУ N6 Закиржанова Лилия Рамзилевна приняла участие в мастер-классах, деловых играх, поделилась опытом. Награждена в номинации "Проекты и педагогические разработки".
-
Язгы куркынычсызлык кагыйдәләре / Весенние правила безопасности 11.03.2025

Яз җитүгә һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Язгы куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында бәхетсезлек очраклары китереп чыгарырга мөмкин. Без логопед мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән бәхетсезлек очракларын булдырмау өчен язгы бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында әңгәмә үткәрдек. Тәрбияче Ганиева Л.М.
С наступлением весны количество несчастных случаев, связанных с погодой, особенно возрастает. Несоблюдение весенних правил безопасности может привести к несчастным случаям в жизни человека. Мы с детьми логопедической подготовительной к школе группы провели беседу о том, что нельзя заходить на лёд пологая, что весенний лёд достаточно толстый, чтобы избежать несчастных случаев. Воспитатель Ганиева Л.М. -
Яхшы гамәл / Доброе дело 10.03.2025

Шушы көннәрдә балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәттәшләребездә кунакта булдык. Аларны 8 март бәйрәме белэн котлап үзебез ясаган открытка белэн кечкенә күчтәнәчләребезне тапшырдык. Балалар шигырьлэр сойләде, җырлар җырлады. Бик куңелле очрашу булды.Тәрбияче: Салахова Л.А.
На днях мы побывали в гостях у коллег из детского сада, которые вышли на заслуженный отдых. Поздравив их с праздником 8 марта, мы вручили им небольшие подарки с открыткой, сделанной своими руками. Дети читали стихи, пели песни. Была очень гостеприимная встреча.Воспитатель: Салахова Л.А.
-
Бәхет - гаиләдә! / Счастье - в семье! 07.03.2025

Уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән "Бәхет -гаиләдә" исемле әти-әниләр белән берлектә гаилә бәйрәме үткәрдек. Әти-әниләргә өйрәнгән матур шигырьләрне сөйләдек, җырлар җырладык. Бергәләп бик күңелле уеннар уйнадык. Бәйрәм ахырында әт-әниләргә үз кулларыбыз белән ясаган открыткаларны буләк иттек. Бәйрәэм бик күңелле булды.
Тәрбияче: Мирзагитова Г. Р.
Вместе с детьми средней группы, мы провели семейный праздник "Счастье - в семье". Дети рассказали стихотворения, пели песни и танцевали. Мы вместе с родителями играли очень интересные, весёлые игры. В конце праздника дети подарили открытки, сделанные своими руками. Праздник был очень интересным и весёлым.
Воспитатель: Мирзагитова Г. Р. -
Әнием - күз нурым! / Мама моя, любимая! 06.03.2025

Икенче кечкенәләр төркемендә халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Әнием-күз нурым!" бәйрәм иртәсе булып узды. Чара бик кызыклы уеннар, җырлар, биюләр, шигырьләр белән үрелеп барды. Балалар да, әниләр дә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Тәрбияче: Закирҗанова Л.Р.
Во второй младшей группе прошел утренник посвященный Международному женскому дню. Мероприятие сопровождалось интересными играми, песнями, танцами, стихами. И дети, и мамы с удовольствием развлеклись. -
Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы / Праздник, посвящённый Международному женскому дню 05.03.2025

Зурлар логопед төркеме балалары белән 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы үткәрдек. Бәйрәмм барышында балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Әниләр төрле уеннарда катнаштылар. Бәйрәм барсына да ошады. Тәрбияче: Гильфанова Ч.Х.
С детьми старшей логопедической группы провели праздник, посвящённый Международному женскому дню - 8 марта. Во время праздника дети пели песни, рассказывали стихи, танцевали. Мамы участвовали в разных играх. Праздник всем понравился. Воспитатель: Гильфанова Ч.Х. -
8 нче Март уңаеннан бәйрәм иртәсе / Утренник, посвященный первому весеннему празднику 8 Марта 04.03.2025

Аеш төркемендә бүген беренче язгы бәйрәм - 8 нче Март уңаеннан бәйрәм иртәсе үткәрелде. Бәйрәмдә яхшы атмосфера хөкем сөрде, бик күңелле һәм кызыклы булды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, әниләр һәм әбиләр турында дулкынландыргыч җырлар башкардылар, биеделәр, төрле уеннарда катнаштылар. Әниләре өчен балалар үз куллары белән матур открыткалар әзерләделәр, аларга барлык күңелләрен һәм мәхәббәтләрен керттеләр.Бәйрәм балалар бакчасы тормышына язгы шатлык һәм бәхет атмосферасы алып килде. Тәрбияче: Таһирова Г. М.
Сегодня в Аишевской группе прошел утренник, посвященный первому весеннему празднику 8 Марта. На празднике царила доброжелательная атмосфера, было очень весело и интересно. Дети читали стихи, пели трогательные песни про мам и бабушек, танцевали, играли в разные игры. Для своих мам ребята подготовили открытки, сделанные своими руками , в которые вложили все свою душу и любовь. Праздник принес в жизнь детского сада атмосферу весенней радости и счастья. Воспитатель: Тагирова Г. М. -
"Минем гаилә, экология һәм мин" бәйгесенә нәтиҗәләр 28.02.2025

27нче февраль көнне "Актаныш 4нче гомуми үсеш бирүче балалар бакчасы"нда үткән район методик берләшмә утырышы кысаларында "Минем гаилә, экология һәм мин" бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарып, җиңүчеләр бүләкләнде. Алар арасында безнең балаларыбыз да бар. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Аюповлар гаиләсе (җитәкчесе - Шәйхетдинова Г.Р.) "Волонтерлык инициативасы" номинациясендә - 1 урын, мәктәпкә әзерлек логопед төркемннән Мухаметовлар гаиләсе (җитәкчесе - Ганиева Л.М.) "Волонтерлык инициативасы" номинациясендә - 2 урын, беренче кечкенәләр төркеменнән Замановлар гаиләсе (җитәкчесе - Башарова А.А.) "Гаилә һәм табигать" номинациясендә - 2 урын, зурлар төркеменнән Башаровлар гаиләсе "Волонтерлык инициативасы" номинациясендә җитәкчесе - Башарова А.А., Шәйхетдинова Ч.Т.) - 3 урын яуладылар. Аларны чын күңелдән зур җиңүләре белән тәбриклибез!






