Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | с.Атясево Актанышского района Республики Татарстан, ул.Центральная,54 |
| Телефон: | +7(855)-525-90-21 |
| E-Mail: | Atyasevskaya.Shkola@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Атясевская ООШ" |
| Руководитель: | Салихова Ильзида Сагидулловна |
| Год основания учреждения: | 1918 |
| У нас учатся: | 21 учеников |
| У нас учат: | 12 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Атясевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районының "Әтәс төп гомуми белем бирү мәктәбе" муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Җәмгыять белеме фәненнән имтихан биреп карау 22.02.2019

22 февраль көнне Бүләк базасында 9 нчы сыйныф укучылары җәмгыять белеме фәненнән имтихан биреп карыйлар. Безнең мәктәптән бу имтиханны бер укучы биреп карады.
-
Географиядән биреп карау имтиханы 21.02.2019

21 февраль көнне география фәненнән "Бүләк" укыту базасында биреп карау имтиханы уздырылды. 9 класстан 4 укучы шунда катнашты.
-
Биатлон буенча район ярышлары 21.02.2019

Хәрби-патриотик тәрбияне камилләштерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм хәрби-гамәли спорт төрләрен популярлаштыру максатыннан, оборона-массакүләм эш айлыгы кысаларында 20 февральдә «Бүләк» чаңгы трассасы базасында биатлон буенча район ярышлары үткәрелде. Безнең мәктәп командасы 2 урынга лаек булды. Җиңү яулаган Җәмилов Н., Ялалов И. ка рәхмәт белдерәбез.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2019

Бүген Халыкара туган тел көне уңаеннан мәктәптә "Туган телем- иркә гөлем" темасына кичә үтте. Укучылар тарафыннан әзерләнгән кичәдә туган телгә багышланган шигырьләр сөйләнде һәм җырлар башкарылды. Бәйрәмне үткәрү тарихы турында чыгыш тыңланды. Күренекле шәхесләрнең туган тел турында әйтәкн фикерләре, шигырьләре сөйләнде.
-
Яшь йолдызлар кабына
19.02.2019
18-19 февраль көннәрендә "Йолдызлык -2019" фестиваленең районда сайлап алу туры узды. Мәктәптән вокал-соло, конферанс, ялгыз рус биюе һәм күмәк татар биюе катнашты.
-
Инглиз теленнән сочинение бәйгесе 19.02.2019

19 нчы февраль көнне Актаныш районы мәгариф идарәсе планы нигезендә укучыларның чит телләрне өйрәнүдә мотивация дәрәҗәләрен күтәрү, сәләтле укучыларны ачыклау һәм инглиз теленнән БДИга әзерлек максатыннан 8-9 нчы сыйныф укучылары арасында “Письмо другу" дустыңа хат бәйгесе оештырылды. Укучылар бирелгән хатка билгеләнгән вакыт эчендә җавап яздылар. Безнең мәктәптән әлеге бәйгедә 9 класс укучысы Сарварова Р., 8 класстан Галиева А. катнашты.
-
Әфганчылар белән очрашу 16.02.2019

16 февраль көнне мәктәптә "Әфганстан сугышы- йөрәк ярасы" исеме астында җирлегебез әфганчылар белән очрашу - кичә үтте. Чарага Хамзин Илдар, Бәдертдинов Илсур, Гәрәев Фәнәвис абыйлар килде. Алар үзләре белән таныштырдылар, солдат истәлекләре турында чыгыш ясадылар.Укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Кичәдә укучыларның язган иншалары укылды, шигырь, җыр белән үрелеп барды.Очрашу тәрбияви, патриотик яктан бик файдалы булды.
-
"Без яшь, без сәләтле..." 16.02.2019

На интеллектуальном олимпиаде "Без яшь, без сәләтле..." для учащихся 4 класса команда нашей школы стала призером! В составе команды: Муллаянова Т., Зиннурова К. Руководитель: Мирзаянова Р.М. ! Желаем дальнейших побед!
-
“Яңа китап- яңа дус” 16.02.2019

Мәктәп китапханәсенә яңа китаплар кайтты. Китап укучыларны көтеп калабыз.
-
Муса Җәлилгә багышланган фәнни-гамәли конференция 15.02.2019

15 нче февраль көнне Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбендә Муса Җәлилгә багышланган 1 фәнни-гамәли конференция уздырылды.. Безнең мәктәптән 4 нче сыйныф укучысы Муллаянова Т. - 2 нче урын, 3 класс укучысы Галиева Л. -2 нче урын, 2 класс укучысы Газиева А. проект эше яклап 2 нче урынга лаек булдылар. Аларны һәм укытучылары Гарданова З.М., Мирзаянова Р.М. чын күңелдән котлыйбыз.










