Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | Starokiyaz.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Зайдуллина Фирдаус Минеахтямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 25учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
МБОУ "Старокиязлинская основная школа"
Открытие обелиска.
Опубликовано: 08.05.2025
Бүген, 7 май көнне, Аксубай районы Иске Кыязлы авылында зур тантана - ил азатлыгын яклап көрәшкән авылдашларыбызның якты истәлегенә яңартылган һәйкәл- обелискны ачу тантанасы булды.
Быел илебез халкы 1945 елның Җиңү язын 80 нче тапкыр каршылый. Ватаныбызны явыз дошманнан саклап калган батырларның истәлеге йөрәкләрдән мәңге җуелмаячак. Бетмәс-төкәнмәс газап-сыкранулар, авыр югалтулар белән тулы 1418 көн һәм төн...Әлеге афәт һәр өйгә, гаиләгә кагыла, ул һәр йөрәктә үзенең эзен калдырган...
Иң элек авылыбызның хөрмәтле хәзрәте хәер-фатихасын тыңладык.
Аннары яңа һәйкәлебезне ачу хокукы мөхтәрәм кунакларыбыз Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мингулов Алмас Минвазыйх улына,Тататрстан дәүләт советы депутаты Гильманов Камил Камал улына һәм хөрмәткә лаек героебыз Расим Баксиковка бирелде.
Үсеп килүче яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә ватандашларыбыз, авылдашларыбыз кылган батырлыклар зур урын алып тора. Бөек Ватан сугышында өлкәннәр белән беррәттән балалар да катнаша. Иске Кыязлы авылыннан Бөек Ватан сугышында 460 кеше катнаша.Шулардан 220 авылдашыбыз Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәштә яу кырында һәлак була, 240 авылдашыбыз туган ягыбызга җиңү яулап кайта.
Яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан, “Һичкем онытылмас, бернәрсә дә хәтердән җуелмас” дигән гыйбәрә аша районыбызда, авылыбызда күп төрле чаралар үткәрелеп тора. Районда, авылларда Җиңүнең 80 еллыгына багышлап “Хәтер бакчалары булдырылды”. Иске Кыязлы мәктәбенең яшь буыны да ватанпәрвәр шәхесләре үрнәгендә үз тарихын әйбәт белеп үсә. Мәктәп музеенда бик күп мәгълүмат урнаштырылган, каһарманнарбызга “Улемсез полк“ почмагы булдырылган. Оныкчыклар җиңү яулаган каһарман бабалары белән чиксез горурланалар. Батырларга мәңгелек дан. Без алар алдында баш иябез. Бөек Җиңүгә 80 ел, Россия күләмендә хәтер һәм дан елында башкарылган чара буларак, бүгенге тантаналы вакыйга да тарихка кереп калыр. Үзләренең яшьлекләрен, сәламәтлекләрен, гомерләрен илебезнең бәйсезлеге өчен биргән авылдашларыбызның батырлыгы безгә үрнәк булып тора. Без алар белән горурланабыз. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый!
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып;
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден, медальләрне чыңлатып.
Источник: МБОУ "Старокиязлинская ООШ"
К списку новостей






