• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57
Телефон: +7(843)-444-30-20
E-Mail: Starokiyaz.Sschl@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старокиязлинская ООШ"
Руководитель: Зайдуллина Фирдаус Минеахтямовна
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 25учащихся
У нас учат: 9 педагогов

МБОУ "Старокиязлинская основная школа"

Гаилә бәйрәме.

Опубликовано: 04.03.2024

2024 ел илебездә Гаилә елы буларак билгеләп үтелә. Бу карар Президентыбыз Владимир Владимирович Путин фәрманы белән традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул ителде.
Гаилә – күп милләтле дәүләтебезнең нигезе, ышанычлы тыл һәм кеше өчен таяныч. Ул безгә авыр минутларда көч бирә, үз-үзебезгә ышанырга өйрәтә, буыннар дәвамчылыгын саклый. Һәр гаиләнең гармониядә, татулыкта һәм уңайлыкта яшәве, киләчәккә кыю һәм ышанычлы каравы бик мөһим.
Гаилә. Нинди күркәм, күңелгә йомшак сүз бу! Һәрвакытта, һәр кешегә кайтып сыенырлык җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер – берсен яраткан, бер – берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Ни генә булмасын, кеше узенең гаилә кочагында ял итә , рухи көч һәм дәрман җыя, күңелен бушатып җан җәрәхәтләрен дәвалый ала. Гаилә тормышы туктаусыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул. Гаиләләр тату, әти-әниләр һәм балалар сәламәт булганда, авырлыкларны җиңү авыр түгел. Матур гаилә коруның да сере гади: өйдәге һәр кеше бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәсә, шул җитә.
Гаилә - бәхет ачкычы. Ә кеше җиһанга бәхет өчен туа. Бәхет фәкать гаилә аша гына килә.
Яратучы гаилә, менә ул чын бәхет! Акча да, кыйммәтле, затлы киемнәр дә аны алыштырмаячак!
Буген мәктәбебездә бик күңелле "Гаилә бәйрәме" булып узды. Анда укучыларның әти-әниләре, әбиләр чакырулы иде.Балалар әти-әниләренә багышлап матур җырлар җырладылар, биюләр биеп күрсәттеләр, шигырьләр сөйләделәр.Әти-әниләрнең дә кызыклы уеннарда катнашулары күңелгә ятышлы булды. Бәйрәм чәй табыны белән тәмамланды. Шундый очрашулар ешрак булсын иде дигән теләктә каласы килә. Рәхмәт сезгә!


Источник: Учитель

К списку новостей