• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57
Телефон: +7(843)-444-30-20
E-Mail: Starokiyaz.Sschl@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Старокиязлинская ООШ"
Руководитель: Зайдуллина Фирдаус Минеахтямовна
Год основания учреждения: 1976
У нас учатся: 25учащихся
У нас учат: 9 педагогов

МБОУ "Старокиязлинская основная школа"

"Педагог һәм остаз елы"н ябу танатанасы

Опубликовано: 02.03.2024

28 февраль көнне Аксубай мәдәният йортында "Педагог һәм остаз елы"н ябу танатанасы булып узды. Әлеге күркәм чара мөгаллимнәр ирешкән уңышларны гына түгел,укытучыларның тулаем җәмгыятьтә нинди урын алып торуларын күзалларга ярдәм итте.Мәгариф өлкәсендә быелгы ел чыннан да уңышлы булды.Республика,район күләмендә оештырылган чараларда мөгаллимнәр актив катнаштылар,лаеклы нәтиҗәләргә ирештеләр."Ел укытучысы -2024"конкурсында мәктәбебезнең олы хөрмәткә лаек укытучылары-Гыйлметдинова Алсу Галимҗан кызы һәм Гафиятуллина Гөлшат Хәмит кызы җиңү яуладылар.Аларны тантаналы рәвештә район башлыгы Камил Камал улы Гилманов һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Рәмзия Салих кызы Зәйдуллина котладылар,истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Тантанада яшь буынга тирән белем һәм тәрбия бирүгә 37 ел гомерен багышлаган ветеран укытучыбыз Волкова Әлфия Мирзагали кызы да кунак буларак катнашты.Мәктәп администрациясе Әлфия Мирзагали кызына олы рәхмәтен белдерә ,сәламәтлек теләп кала.
Әлеге чарада бәйрәмгә ямь өстәп Иске Кыязлы төп гомуми белем бирү укучылары Зайдуллина Фирдәвес Минеәхтәм кызы җитәкчелегендә бик матур чыгыш ясадылар,"Укытучым "җырын башкардылар.
Сәхнәдә мәктәп җитәкчеләре тарафыннан әзерләнгән вальс искиткеч матур башкарылды. Вальс биюендә мәктәп җитәкчебез Илшат Дамир улы да катнашты.
Укытучы һөнәре -җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нуры ул . Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала 


Источник: Учитель

К списку новостей