Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 423073, РТ, Аксубаевский район, село. Старые Киязлы, ул.Центральная, д.57 |
| Телефон: | +7(843)-444-30-20 |
| E-Mail: | Starokiyaz.Sschl@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старокиязлинская ООШ" |
| Руководитель: | Зайдуллина Фирдаус Минеахтямовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 25учащихся |
| У нас учат: | 9 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Старокиязлинская основная общеобразовательная школа» Аксубаевского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Уңыш бәйрәме 19.10.2015 16нчы октябрь көнне мәктәптә 1-6нчы сыйныфлар өчен иң матур бәйрәмнәрнең берсе-“Уңыш бәйрәме”булып үтте. Бу көнне барысы да үзләрен көзге әкият илендә сыман хис иттеләр. Искиткеч бай эчтәлекле кичәне 6нчы сыйныф укучылары алып барды.Сыйныф җитәкчеләре-Абрарова Зөлфия Габдрахман кызы. Барлык укучылар бик теләп катнаштылар. Көзге уңышлардан укучылар төрле әкият персонажлары ясадылар.Ул көзге балга ашыгучыЗолушка дисеңме,күтәренке рухлы Чипполино,Микки-Маус,Кабак-груша,Кабак-гөмбә,Ташбака,Бәрәңге хуҗасы,мул уңышлы кәрзиннәр,чиләкләр,Кабак-бәби,Кабак-бабай,Кар-бабай ,Миләш -кызларһ.б. Әлеге образларны иҗат итүчеләргә әлбәттә буләкләр һәм урыннар бирелде.Уңыш бабай балаларга зур бер кәрзин алмалар да алып килгән. 1нче урын- 1нче сыйныф 2нче урын-2,3,4нче сыйныфлар 3нче урын-6нчы сыйныф 4нче урын-7нче сыйныф

-
1нче урын 17.10.2015 Районда үткәрелгән "Без террорсыз тормыш яклы"исемле бәйгедә инша язучы Ләйсән Киямова 1нче урынга лаек булды.Котлыйбыз!!!

-
Җәмилдә кунакта 17.10.2015 Өйдә белем алучы Җәмил Билалов ,сыйныф җитәкчесе Мәхтүмә Минзакир кызы җитәкчелегендә уңыш бәйрәменә нык әзерләнгән. Уңышискиткеч мул булган,алардан төрле матур әкият персонажлары да пәйда булган.Башлангыч сыйныф укучылары Җәмилне бәйрәм белән котладылар.

-
Иртәнге зарядка 15.10.2015 Иртәнге зарядка укучыларга көне буена җитәрлек күтәренке кәеф бүләк итә.

-
Иң зур бердәм дәрес 14.10.2015 Тыныч ил,аяз күк йөзе астында төрле язмышлы адәм балалары гомер итә.Сәламәтлекләре чикләнгән балалар ,төрле катлаулы проблемалары булуга карамастан,тулы канлы тормыш алып бпрырга тырышалар,матур итеп яши беләләр,авырлыкларны җиңеп алга атлыйлар .ґбез алардан үрнәк алырга тиеш.

-
Иң зур бердәм дәрес 14.10.2015

-
Сыйныф cәгате . 12.10.2015 Булыйм дисәң,син өлгер ,юл кагыйдәләрен яхшы бел!Башлангыч сыйныфларда Әхмәтҗанова Гөлнур Исмәгыйль кызы юл кагыйдәләренә карата сыйныф сәгате үткәрде.Уеннар аша балалар кагыйдәләрне үзләштерделәр

-
Укытучылар көне белән ! 05.10.2015 Бөтен гомерен балаларга биреп, Таңнан төнге янып-көюче Күктә янган якты кояш сыман, Тирә-юньне нурга күмүче-укытучым. Һәрбер сүзе, җылы күз карашы, Сабый күңелемнең түренә үтүче, Авырлыклар килсә, уртаклашып, Сиздермичә ярдәм итүче- укытучы Кирәк чакта бераз кырыс булып, Тыныч кына җавап бирүче, Белем дөньясының баскычларын Синең белән бергә үтүче-укытучым Бүген мәктәп укучылары хөрмәткә лаек ветеран укытучыларбызны өйләренә барып, һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.Чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр

-
2015 секунд-УКУГА! 05.10.2015 Әдәбият елы уңаеннан " 2015 секунд-укуга"марафоны әле дә актив тормыш алып бара.Иске Кыязлы урта гомуми белем бирү мәктәбе китапханәчесе Хөснетдинова Динә Якуп кызы әлеге марафонны мәктәптән тыш авыл тормышы,яшәешенә алып чыкты. Урамнан үтеп баручылар,кибетчеләр,шоферлар,мал караучылар,әби-бабайлар моңа кызыксынып карадылар. Кибетче Асия апа : -Мин кечкенәдән кычкырып укырга яратам,гомумән өйдә дә гәҗитләрне кычкырып укыйм,әсәрләрне исә тыныч кыны укыйм,-дип Габдулла Тукайның "Милли моңнар" шигырен кычкырып укып күрсәтте.

-
Өлкәннәр көне 01.10.2015 Ак әбиләр бер елмайса, Үсә күңел офыклары, Яннарында уйнап йөри Орчык кадәр оныклары. 1нче октябрь көнне мәктәптә өлкәннәр хөрмәтенә искиткеч бай эчтәлекле һәм матур кичә оештырылды.Барлык сыйныф укучылары да тырышып әзерләнгәннәр. Әби -бабайларны сөендереп шаян шигырьләр,җырлар,төрле биюләр башкарылды.1нче сыйныф укучылары үз куллар белән ясаган истәлекле бүләкләр тапшырдылар.







