Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422214, Республика Татарстан, Агрызский район, с. Салауши , ул. Пионерская, д. 44а |
| Телефон: | +7(855)-513-74-48 |
| E-Mail: | ssal.agr@tatar.ru. |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Салаушская СОШ Агрызского района РТ |
| Руководитель: | Ахметзянова Лилия Мухтаровна |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 39 учеников |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Салаушская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 ( 27 ) 28 29 30 >>
-
Бары да Җиңү өчен!!! 12.12.2024

Бары да Җиңү өчен!!!
Яңа ел алдыннан Ямурза авылы укучылары МХО да катнашучы абыйларына җылы эчтәлекле хатлар һәм Яңа ел күчтәнәчләре әзерләделәр.
-
Россия Конституциясе турында әңгәмә 11.12.2024

11 нче декабрь көнне тәрбия сәгатендә башлангыч сыйныф укучылары белән Россия Конституциясе турында әңгәмә узды. 1993 елның 12 декабрендә соңгы тапкыр төп законга үзгәреш кертелгән. Укучылар әңгәмә барышында конституция, федерация сүзләренең мәгънәләрен ачыкладылар, конституциянең эчтәлеге белән таныштылар. Шулай ук укучылар өчен бурычлар һәм хокукларны да өйрәнделәр. Чара ахырында презентация карап белемнәрен ныгыттылар, викторина сорауларына җавап биреп белемнәрен тикшерделәр.
-
Изге гамәлләр. 11.12.2024

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары
Мазитов Дөлфәт абыйның өенә бардылар. Балалар гаиләнең дуслары, һәрдаим булышып, ярдәм кулы сузалар. Бу баруда да һәркем үз эшен җиренә җиткереп башкарды. Дөлфәт абыйга бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен җиткереп кайттылар. Гаиләгә сөенеч бүләк итүче балаларны сәламәтлек теләп озатып калдылар.
-
День Конституции Российской Федерации 11.12.2024

11 декабря в нашей школе прошли классные часы, посвященные Дню Конституции Российской Федерации.
Ребята узнали, что такое конституция, из чего она состоит и почему так важно знать свои права и обязанности. Учащиеся смело отвечали на вопросы педагогов
12 декабря - самый важный государственный праздник для нашей страны -День Конституции Российской Федерации.
Конституция - основной и самый главный закон, который обеспечивает нам право на мирную, свободную и достойную жизнь. Она символизирует силу и независимость великой России и является ядром всей правовой системы.
-
Герой партасы 10.12.2024

Ямурза авылыннан үзебезнең мәктәп укучылары Галиев Ринат Рузәл улы белән Самигуллин Дамир Илгиз улы быел уз теләкләре белән МХОга китәләр. Ләкин аларга анда озак булырга туры килми. Ринатның гомере июнь аенда, Дамирныкы июльдә өзелә. Ринатны октябрь аенда табып алып, Казанда (гаиләсе шунда яши), Дамирны сентябрь ахырында Чаллыда ( сеңлесе шунда яши) җирләделәр. Шул унайдан мәктәптә Герой партасы ачып, исемнәрен мәңгеләштерү теләге белән, укытучылар Закирова Л.М. һәм Миннибаева И.А. чара оештырды.
Чарага Ринатның әнисе Нәфисә апа да килде. Балаларга үзебезнең җирлектән МХО да булган егетләрнең фотолары күрсәтелде, алар белән таныштырылды. Шулай ук Әфган һәм Чечня бәрелешләрендә катнашкан егетләрнең дә фотолары күрсәтелде. Балалар шигырь сөйләделәр, Нәфисә апа улы Ринат турында истәлекләре белән бүлеште.
Герой партасы артына иң беренче булып, "5" ле билгесенә генә укучы Сахипова Әминә утырды. Укучылар шулай ук Галиев Альмирны утыртырга тәкъдим иттелэр. Альмирның әтисе Чечняда булды, туган абыйсы Әфганстанда, Ринат аның әтисенең абыйсы. Ахырда Нәфисә апага очрашу истәлеге тапшырылды. Ул рәхмәт әйтеп, балаларга тыныч тормышта яшәүләрен теләде.
-
9 декабрь - Ватан Геройлары көне. 09.12.2024

9 декабрь - Ватан Геройлары көне.
Шул уңайдан, бүген музейда укучылар, укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Батырларыбыз даны мәңгелек!" темасына дәрес узды.
Музей җитәкчесе Хәлимә Хөснетдинова геройлар турында бик бай эчтәлекле мәгьлүмат бирде.
Гайнуллин Рифкат Хәйрулла улы, Барҗы авылында укытучы гаиләсендә туа. Салагышта 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Хезмәткә алына. Күп батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Абдрахманов Асаф Котдус Кырым ярымутравында фашистлар чолганышында калган солдатларны, азык - төлек, корал, медикаментлар белән тәэмин итүдә зур көч куя. Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Шабалин Борис Сергей улы. Сарсак - Омга авылы егете. Сугышта катнаша. Балтик диңгезе буенда, Белоруссия җирләрен азат итүдәге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Шәмсетдинов Гали Нурулла улы. Чистай районында туа. Салагыш мәктәбендә математика, физика укытучысы булып эшли. 1944 елны сугышка керә. Бик күп батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Авылдаш һәм райондаш геройлар турында бик күп яңалыклар сөйләнде, аларның тормыш юллары, фотолары белән таныштырылды. Бүгенгесе көндә Украина җирлегендә хезмәт куючы, солдат егетләребезне искә алдык.
Дәрес бик үзенчәлекле, истәлекле булды. Тарихыбыз бай. Аны сакларга һәм дәвам итәргә кирәк.
-
Занятие внеурочной деятельности " Разговоры о важном" по теме " День Героев Отечества". 09.12.2024

9 декабря в МБОУ Салаушская СОШ состоялось очередное занятие внеурочной деятельности " Разговоры о важном" по теме " День Героев Отечества". Этот памятный день отмечается в России с 9 декабря 2007 года, но его корни уходят в далекое прошлое, напоминая о героической истории нашей страны.
На занятии все погрузились в историю праздника, посмотрели вдохновляющее видео и обсудили современные события. Сегодня мы становимся свидетелями нового этапа истории — Специальной военной операции. Вместе с ребятами мы обсудили, почему героизм наших солдат в зоне СВО вызывает те же сильные чувства, что и подвиги солдат Великой Отечественной войны. Их мужество и самоотверженность служат примером для нас всех.
Особенное впечатление оставило видеоинтервью с Героем Российской Федерации — Владиславом Головиным. Этот человек, несмотря на ранения, продолжал бороться за жизни своих товарищей и своей страны. Его история вдохновляет и напоминает о настоящем мужестве. Такие примеры поднимают дух и заставляют гордиться!
Пусть примеры Героев Отечества станут для каждого из нас ориентиром и напоминанием о том, что мужество, самоотверженность и любовь к Родине — это качества, которыми мы должны гордиться и к которым должны стремиться. -
Язучы Факил Сафин һәм Лилия Гыйбадуллиналар белән "Ихлас сөйләшү" дигән исемдә кичә-очрашу 07.12.2024

Бүген Кадыбаш мәктәбендә язучы Факил Сафин һәм Лилия Гыйбадуллиналар белән "Ихлас сөйләшү" дигән исемдә кичә-очрашу булды Чарага Исәнбай, Девятерня, Салагыш мәктәпләре дә чакырылды. Безнең мәктәптән Факил Сафинның шигыре белән Ясавиев Әмил, Факил Сафин көенә язылган җырлар белән Ибрагимов Инзир катнаштылар. Укучыларга, аларның әти - әниләренә бик зур рәхмәт!
-
Классные часы на тему: "Терроризм- угроза обществу" 07.12.2024

В МБОУ Салаушской СОШ прошли классные часы.
Цель мероприятия: сформировать у учащихся представление о терроризме, как историческом и политическом явлении; акцентировать внимание учащихся на необходимости проявления бдительности с целью профилактики совершения террористических актов; ознакомить учащихся с основными правилами поведения в условиях теракта. -
Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә. 06.12.2024

Инвалидлар ункөнлеге дәвам итә.
Шул уңайдан, авылдашыбыз, кечкенә дустыбыз Кәрим, балалар бакчасына кунакка чакырылды.
Кәримгә 11 яшь. Ул , Тукай районы Теләнче - Тамак интернат - мәктәбендә белем ала.
Мәдәният хезмәткәрләре, балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Исмагилова, бергәләп Кәримне каршы алды.
Балалар белән бергә" Дустым бар " исемле җыр җырланды, күчтәнәчләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды, җылы теләкләр теләнде.
Очрашу бик күңелле узды.
Саубуллашканда, балаларның якын дусты Кәрим, зур рәхмәтен җиткерде.








