Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
E-Mail: | isenbay@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 55 детей (из них 50 учащихся и 5 воспитанников), иностранных граждан-0 |
У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Пушкинские чтения 22.03.2021
22 марта 2021 года в МАОУ « №78 им. А. С. Пушкина» г. Набережные Челны прошел VI Всероссийский (с международным участием) Открытый творческий конкурс «Пушкинские чтения», в котором достойно выступили учащиеся нашей школы на разных секциях. Мухаммадиева Мадина, Хамидуллина Илиза (рук. Латыпова А.Р.),Ганиева Камила , Латыпова Эндже (рук. Сундукова Э.К.) заняли первые места в секциях «Художественное чтение», «Научно-исследовательские работы» и «Творческие проекты», а Нагимова Илюза и Мукминова Гульназ (рук.Ижбулдина Л.Х.) - второе место. Ганиева Камила выступила во Всероссийской видеоконференции образовательной программы «Гимназический союз России» и удостоилась Диплома победителя. Учитель русского языка и литературы Сундукова Э.К. участвовала в мастер-классе с методической разработкой урока « Своеобразие сказок А.С.Пушкина», она отмечена Дипломом за высокий профессионализм проведения мастер-класса.
-
Татар теле укытучыларының район семинары 18.03.2021
Бүген мәктәбебездә татар теле укытучыларының "Инновацион эшчәнлек - белем сыйфатын күтәрүнең бер шарты" дип исемләнгән район семинары булып узды. Аның максаты: белем сыйфатын күтәрүдә инновацион белем бирү технологияләренең ролен ассызыклау, башлангыч һәм урта мәктәп укытучыларының укыту-тәрбия эшчәнлегендә өзлексезлек проблемаларын ачыклау һәм аларны чишү юлларын табу иде. 9 нчы сыйныфта Н.Фәттахның "Итил суы ака торур..." әсәре буенча үткәрелгән әдәбият дәресе (Хуҗина Г.Р.) , башлангыч класс укучылары белән "Татар халкының милли ризыклары" темасына проект яклауны үз эченә алган "Милли ашлар - өстәл бизәге" дип аталган дәрестән тыш эшчәнлек (Симакова Г.И.), түгәрәк өстәлдә "Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итү" гранты җиңүчеләре эшчәнлегенең отчеты, "Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем" әдәби-музыкаль чараларында (Латыпова А.Р., Симакова Г.И., Хуҗина Г.Р., Хамидуллина А.Р.) семинар темасы белән беррәттән "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" да кызыл җеп булып сузылып барды.
-
Балалар бакчасында -очрашу 16.03.2021
"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" уңаеннан балалар бакчасында җирле шагыйрәбез Әлфирә апа Низамова, ветеран укытучы, балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә шигырьләр иҗат итүче Фәридә апа Җәмилевлар белән очрашу үтте. Чарада балалар шагыйрә апаларының шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, алар белән бергәләп, татар халкының милли уеннарын уйнадылар, төрле халыкларның биюләрен башкардылар.
-
Живая классика 16.03.2021
Поздравляем ученицу 9 класса Хабирову Ралину за 1 место
в муниципальном этапе Всероссийского конкурса юных чтецов «Живая классика - 2021».
-
Йомгаклау проектларын яклау/Защита итоговых проектов 12.03.2021
Бүген мәктәбебездә 9 класс укучыларының йомгаклау проектын яклау мероприятиесе - II мәктәпкүләм укучыларның "Киләчәк өчен җаваплылык тоеп" фәнни-гамәли конференциясе үтте. 9 класс укучылары рус теле, математика, тарих, технология, биология, информатика, инглиз теле, физкультура фәннәреннән төп гомуми белем дәрәҗәсен күрсәтүче шәхси проектларын якладылар. Сыйныфның иң актив 4 укучысы- Латыпова Э., Хабирова Р, Ганиева К., Ганиев И.лар проект яклаудан азат ителде. Бу дәрәҗәгә алар үзләре сайлаган юнәлештә регионара, республика һәм район күләмендә үткәрелгән фәнни-гамәли конференцияләрдә нәтиҗәле чыгыш ясаганнары өчен ирештеләр. Чара оешкан төстә үтте. Укучыларга һәм аларның фәнни җитәкчеләренә зур рәхмәт!
-
"Татар малае-2021", "Татар кызчыгы - 2021" 11.03.2021
"Татар малае-2021", "Татар кызчыгы - 2021" мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен үткәрелгән районкүләм бәйгесендә катнашып, Сундукова Зилә "Милли җанлы кыз" номинациясендә җиңүче булды. Аны бу бәйгегә тәрбияче Ишмуратова Л.Н. әзерләде. Котлыйбыз!
-
Бәйрәм белән! 07.03.2021
Бәйрәм чаралары дәвам итә. Бүген укучыларыбыз мәдәният йортында үткәрелгән "Бәйрәм белән, гүзәл хатын-кыз" дип исемләнгән чарада чыгыш ясап, әниләрен, әбиләрен, апа-сеңелләрен котладылар. Укучыларыбызның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Аларны укытучы Латыпова Алсу Рафаил кызы әзерләде.
-
Язның беренче бәйрәме 06.03.2021
Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләр белән йөгереп. язның беренче ае- март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне. Бүген мәктәбебездә укучылар хатын-кыз укытучыларны һәм кызларны бәйрәм белән котладылар.
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне 06.03.2021
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мәктәбебездә волейбол ярышы булды. Ярышта өч команда - әниләр, студент кызлар, укучы кызлар командалары катнашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 1 урында студентлар, 2 һәм өченче урыннарда - укучы кызлар һәм әниләр.
-
06.03.2021
Ир-егет укытучылар, район советы депутаты Ямалиев И.И., авыл җирлеге башлыгы Сираев Ф.Ф. белән берлектә, мәктәбебездә эшләүче барлык хатын - кызларны язның беренче бәйрәме - 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Изге теләкләргә кушып бирелгән лэлэ чәчәкләре, чәй табыны һәркемнең кәефен күтәрде.