Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
E-Mail: | isenbay@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 55 детей (из них 50 учащихся и 5 воспитанников), иностранных граждан-0 |
У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Юлда йөрү кагыйдәләрен беләсезме? 24.04.2021
"Куркынычсыз тәгәрмәч- 2021" бәйгесе кысаларында мәктәбебездә шул исемдәге плакатлар конкурсы үткәрелде. Анда башлангыч һәм 5-6 сыйныф укучылары актив катнашты. Нәтиҗәләр буенча, укучылар төрле дәрәҗәдәге дипломнарга, истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
-
Әбрар Кәримуллин исемендәге VI республикакүләм фәнни - гамәли конференция 24.04.2021
Әбрар Кәримуллин исемендәге VI республикакүләм фәнни - гамәли конференциядә катнашып, 9 нчы класс укучысы Латыпова Э., 8 класс укучысы Непомнящих В. катнашучы сертификатына ия булдылар. Кызларны бу бәйгегә укытучы Тукманова Г.З. әзерләде
-
Татар теленнән VIII Халыкара олимпиада 24.04.2021
Татар теленнән VIII Халыкара олимпиадада безнең мәктәптән Мөэминова Гөлназ һәм Хабирова Ралина катнаштылар. 11 нче сыйныф укучысы Гөлназ иң югары дәрәҗә- гран-при алды, 9 нчы сыйныф укучысы Ралина призер булды. Кызларны бәйгегә укытучы Хуҗина Г.Р. әзерләде.Котлыйбыз!
-
Безопасное колесо-2021/Куркынычсыз тәгәрмәч-2021 23.04.2021
23 апреля в Агрызе состоялся районный этап конкурса "Безопасное колесо - 2021" . Учащиеся нашей школы приняли активное участие. Они получили грамоты и памятные подарки. Команда, состоящая из 4 человек (Хамидуллина Э., Каиров Э., Нурмехаметова А., Щукин К.), заняла 2 место в творческом конкурсе "Вместе за безопасное движение", Хамидуллина Э заняла 2 место в конкурсе "Оказание первой медицинской помощи", Каиров Э занял 2 место в конкурсе "Автодром". Поздравляем их и желаем больших успехов в будущем. Благодарим Латыпову А.Р, Зайнуллина Л.М., Зайнуллину Г.З., подготовивших участников конкурсу.
-
Халыкара Җир-Ана көне\Международный день Матери-Земли 22.04.2021
"Халыкара Җир-Анабыз көне"ндә башлангыч сыйныф укучылары "Җир шары киңлекләре", "Планета һәм кешелек" темаларына сөйләшүләрдә катнаштылар. Алар белән рәсем бәйгесе үткәрелде.
-
Безопасное колесо-2021/Куркынычсыз тәгәрмәч-2021 20.04.2021
Бүген безнең мәктәптә "Куркынычсыз тәгәрмәч -2021" бәйгесенең зона этабы оештырылды. Зур әзерлек белән килгән 9 команда җиңү өчен көрәште. Беренче ярдәм күрсәтү, юлда йөрү кагыйдәләрен белү, велосипедта фигуралы йөрү һәм башка ярышларда һәрбер укучы үз командасын алга чыгару өчен тырышты. Гомуми баллар буенча алгы урыннарга чыккан Исәнбай һәм Азева мәктәбе укучылары әлеге бәйгенең район этабында катнашу хокукы алдылар.
-
Туган телем – иркә гөлем 19.04.2021
19 нчы апрель көнне безнең мәктәп укучылары Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртия татарларының милли – мәдәни автономиясе, Халыклар дуслыгы йорты, “Яңарыш” газетасы редакциясе тарафыннан оештырылган “Туган телем – иркә гөлем” төбәкара фестиваль – конкурсының йомгаклау этабында катнашты. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының “Шаян – ТВ” каналы хезмәткәрләре дә чыгыш ясады. Укучылар арасында җиңүчеләр булды.
“Көмеш каләм” номинациясендә Мөэминова Гөлназ (11 кл.)җиңүе өчен,Хәбирова Ралина (9 кл.)3 нче урын өчен, Латыйпова Энҗе (9 кл.) , Сундуков Нияз (4 кл.), Тукманнов Илназ (4 кл.), катнашуы өчен диплом белән бүләкләнделәр.
“Нәфис сүз” номинациясендә Идрисова Аделия (6 кл.), Зайнуллина Иделия (6 кл.), Мөхәммәдиева Мәдинә (3 кл.), Хәмидуллина Элиза (3 кл.), “Тамчылар” иҗат түгәрәге әгъзаләре I дәрәҗә лауреат , Нурмөхәмәтова Алия катнашуы өчен дилом белән бүләкләнә. Укучыларны Хуҗина Г.Р., Симакова Г.И., Латыпова А.Р. әзерләделәр. Молодцы! Алдагы конкурсларда уңышлар телибез! -
Кошлар көне 19.04.2021
Апрель ае - кошлар айлыгы. Безнең мәктәптә дә укучылар кошлар килуен түземсезлек белән көтәләр, сыерчыкларга оялар ясыйлар. Бүген дә мәктәбебездә кошларга багышланган "Кошлар- безнең дуслар" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичкетан заказнигы хезмәткәрләре- бәйрәмебезнең хөрмәтле кунаклары булдылар: укучыларның белемнәрен сынадылар, кош ояларына бәйге үткәрделәр, бүләкләр бирделәр, табигатьне сакларга, якларга өндәделәр.
-
1 нче сыйныфка керүче укучыларның әти-әниләре өчен 14.04.2021
1 апрельдән 1 класска кабул итү кампаниясе старт алды.
-
"Шахмат зонасы" ачу 13.04.2021
Бүген мәктәбебездә "Шахмат зонасы" ачу тантанасы булды. Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Сираев Ф.Ф. һәм район советы депутаты, шушы мәктәпне тәмамлаган авылдашыбыз Ямалиев И.И., иганәчелек күрсәтеп, мәктәпкә 2 шахмат комплекты (шахмат һәм сәгать) бүләк иттеләр. Укучылар арасында шахмат ярышлары уздырылганнан соң, мондый бәйгеләрне киң масштабта үткәрергә дигән теләк белдерделәр кунакларыбыз.