Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422222, Республика Татарстан, Агрызский муниципальный район, село Исенбаево, ул.Школьная,8 |
Телефон: | +7(855)-513-50-04 |
E-Mail: | isenbay@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ Исенбаевская СОШ Агрызского муниципального района РТ |
Руководитель: | Муллануров Илфат Фатхелбаянович |
Год основания учреждения: | 1974 |
У нас учатся: | 55 детей (из них 50 учащихся и 5 воспитанников), иностранных граждан-0 |
У нас учат: | 15 педагогов (из них 2 воспитателя) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Исенбаевская средняя общеобразовательная школа Агрызского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 31 32 33 ( 34 ) 35 36 37 38 39 40 >>
-
9 май- Бөек Җиңү көне! 08.05.2021
9 май - Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан, "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый" шигаре астында, укучыларыбыз сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында почетлы каравылда тордылар.
-
Акция "Георгиевская лента" 07.05.2021
Ученики нашей школы подключились к акции ГЕОРГИЕВСКАЯ ЛЕНТА. Они рассказывали историю Георгиевской ленты, ознакомили, что обозначают цвета ленты, показывали как правильно носить и прикрепляли ленту учащимся, учителям, воспитателям, врачам, односельчанам.
-
Квест-уен 30.04.2021
Бүген мәктәбебездә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган "Үткән көннәр хәтер төпкелендә..." дип исемләнгән хәрби-патриотик рухтагы квест-уен үткәрелде. Ачылу тантанасыннан соң, укучылар төрле станцияләрдә сыналдылар. Сугыш чоры җырларын башкару, мылтыктан ату, турникта тартылу, викторина сорауларына җавап бирү һ.б.лар укучылар өчен кызыклы да, мавыктыргыч та, файдалы да булды.
-
Илназ - җиңүче 29.04.2021
4 нче класс укучысы Тукманов Илназ "Татарстан - яңа гасыр" Республика хәрәкәте тарафыннан "Без төрле, әмма без - бергэ!" балалар иҗат фестивале кысаларында үткәрелгән шигырь язучылар бәйгесендә катнашып, "Туган телгә булган мәхәббәт" номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Илназны һәм аның укытучысы Симакова Г.И.ны котлыйбыз!!!
-
Көмеш каләм-2021 28.04.2021
Бүген Л. Айтуганов исемендәге Девятернә мәктәбендә XVIII "Көмеш каләм" иҗат фестивале узды. Әлеге фестиваль Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы", Г.Тукайга 135 ел тулу, Гобәйдулла Бубига 155ел, Габдулла Бубига 150 ел тулу уңаеннан оештырылды. Фестивальдә безнең мәктәп укучылары
Мөхәммәдиева Мәдинә (3 кл.), Нурмөхәмәтова Зилә (6кл.) Щукина Ульянa (7 кл.), Гаврилова Ангелина (7 кл.), Хабирова Ралина (9 кл.), Щукина Кристина (9 кл.), Латыйпова Энҗе (9 кл.), Мөэминова Гөлназ (11 кл.), Нәгыймова Илүзә (11 кл.) "Нәфис сүз остасы", "Яшь хәбәрче", "Видеотасма", "Яшь рәссам", "Яшь хикәяче", "Яшь шагыйрь" номинацияләрендә актив катнаштылар.Хабирова Ралина "Яшь хикәяче" номинациясендә 2 нче урын, Латыйпова Энҗе "Яшь рәссам" номинациясендә 3 нче урын, Нәгыймова Илүзә "Яшь хәбәрче" номинациясендә 2 нче урын алдылар. Щукина Ульяна "Видеотасма" номинациясендә дипломга лаек булды. Калган укучылар Мөхәммәдиева Мәдинә, Нурмөхәмәтова Зилә, Гаврилова Ангелина, Щукина Кристина сертификатка ия булдылар. Кызларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да иҗат уңышлары телибез. Укучыларны әзерләгән җитәкчеләре Хуҗина Г.Р. һәм Латыйпова А.Р. рәхмәт белдерәбез. -
Гөлназ- Ләбиб Айтуганов премиясе иясе 28.04.2021
Күптән түгел татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиадада Гран-при иясе булган булган Мөэминова Гөлназ "Көмеш каләм" фестивалендә дә үзен сынатмады. "Яшь шагыйрь" номинациясендә 2 нче урын алса, "Видеотасма" номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Ел буена ирешкән уңышлары өчен Мөэминова Гөлназ Девятернә мәктәбенең Л. Айтуганов исемендәге премиясенә, шулай ук Кадыбаш урта мәктәбе - милли ресурс үзәге премиясенә лаек булды. Л. Айтуганов исемендәге премиясен журналист, продюсер, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт мәдәният институты профессоры, Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты, Татарстан дәүләт теле-радио комитеты рәисе урынбасары, Татарстан — Яңа Гасыр компаниясе җитәкчесе урынбасары, баш продюсер, «Татаркино» дәүләт оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова үзе тапшырды. Шулай ук Гөлназ матбугат һәм мәгълүмат үзәге "Яңарыш" газетасының "Яшь хәбәрче" таныклыгына ия булды.
-
Талантлар фестивале - 2021 27.04.2021
Бүген район күләмендә традицион "Талантлар фестивале" үтте. Анда безнең мәктәптән дә 2020-2021 нче уку елында төрле дәрәҗәдәге ярыш - бәйгеләрдә, олимпидаларда җиңү яулаган иң талантлы укучыларыбыз - Мөэминова Гөлназ, Нәгыймова Илүзә, Латыпова Энҗе, Хәбирова Ралина һәм "Куркынычсыз тәгәрмәч-2021" бәйгесендә район күләмендә 2 нче урын алган "СТОП" командасы- Хәмидуллина Элиза, Нурмехаметова Алия, Щукин Кирилл, Каиров Эмиль катнашты, аларны бу бәйгеләргә әзерләгән укытучылар- Хуҗина Г.Р., Сундукова Э.К., Латыпова А.Р. хөрмәтләнде.
-
"Барлык татар балалары ярата сине, Тукай!" 27.04.2021
Бүген, Г.Тукайның туган көне уңаеннан, балалар бакчасында “Барлык татар балалары ярата сине, Тукай” дип аталган бәйрәм иртәлеге оештырылды.Балалар шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар,шигырьләрен яттан сойләделәр, "Бала белән Күбәләк", "Кызыклы шәкерт","Кәҗә белән Сарык”әкиятен сәхнәләштерделәр.Бәйрәм кызыклы уеннар һәм Г.Тукай сүзенә язылган җырлар белән уралып барды.Ә бәйрәм ахырында нәниләр. барысы бергәләп, "Туган тел" җырын башкардылар.
-
Бүген Тукай туган көн! 26.04.2021
26 нчы апрель - Г.Тукайның туган көнендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Су анасында кунакта" дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрелде. Укучылар, Су анасы янына кунакка барып, аңа Бөек Тукаебызның шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар, "Эш беткәч уйнарга ярый", "Кызыклы шәкерт" әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Су анасы һәм Шүрәле белән бергәләп, төрле уеннар уйнадылар. Тукай әсәрләрен белүләрен , яратуларын күрсәттеләр, рәсем бәйгесендә осталыкларын сынадылар. Бәйрәм татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын җырлау белән төгәлләнде.
-
Туган телем- иркә гөлем 24.04.2021
Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган "Туган телем-иркә гөлем" төбәкара фестиваль-конкурсның төрле номинацияләрендә җиңүчеләребезне мәктәп линейкасында бүләкләдек. Аларны һәм укучыларны бу бәйгегә әзерләгән укытуылар: Хуҗина Г.Р, Симакова Г.И., Латыпова А.Р.ларны чын күңелдән котлыйбыз!