• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан
Телефон: +7(855)-513-54-31
E-Mail: Sdev.Agr@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ"
Руководитель: Габбасов Айнур Габдельнурович
Год основания учреждения: 1917
У нас учатся: 15 уч. 2 вос.
У нас учат: 11 педагогов

Новости Девятернинской ООШ им. Л.Айтуганова

1 сентябрь – Белем бәйрәме!

Опубликовано: 30.08.2025

Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф системасы ветераннары, укучылар, әти-әниләр! Сезне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Белем көне һәркем өчен дә кадерле, балачакның иң якты хатирәләрен яңарткан, күңелгә якын бәйрәмнәрнең берсе. Аеруча беренче сыйныфка баручылар бүгенге көнне зарыгып көтеп алды. Чөнки алар өчен өр-яңа, мавыктыргыч, яңалык һәм ачышларга бай булган дөнья ишекләре ачыла. 
Белем - зур көч. Бүген уңышлы, конкурентлыкка сәләтле һәм бәйсез булу өчен, заман белән бер адымда атлау, белемле булу шарт. Әлбәттә, замана үзгәргән саен белем бирүгә дә таләпләр арта. Укытучы һәрдаим үз өстендә эшләргә, эзләнүдә булырга, яңа белемнәр алырга, заман таләпләреннән һәм үзгәрешләреннән хәбәрдар булып, заманадан калышмаска тырышып яшәргә тиеш.
Бүгенге вәзгыять тәрбия эшенә дә яңача карауны, бу мәсьәләдә тагын да игътибарлырак булуны таләп итә. Соңгы елларда җәмгыятьнең мораль кризис кичерүе, әхлак нормаларының таркала баруы, игелеклек, мәрхәмәтлелек сыйфатларының кими баруы яшьләргә кире йогынты ясый. Шуңа күрә дә яшьләрне патриотик рухта әхлакый тәрбияләү - бүгенге көннең мөһим бурычларының берсе булып тора. Илебезнең, милләтебезнең киләчәге алар кулында. Әлбәттә, әлеге тәрбия гаиләдән үк килергә тиеш. Бу юнәлештә укытучыларның һәм ата-аналарның бердәм булып эшләүләрен сорар идем.
 Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, остазлар! Сезгә намуслы тырыш хезмәтегез, балаларга биргән күңел җылыгыз өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә һөнәри уңышлар, зирәклек, ә укучыларга  максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, ата – аналарга сабырлык телим. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Бәйрәм белән сезне!



К списку новостей