Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
Год основания учреждения: | 1917 |
У нас учатся: | 22 уч. 7 вос. |
У нас учат: | 11 педагогов |
Новости Девятернинской ООШ им. Л.Айтуганова
Ачык ишекләр көне
Опубликовано: 28.02.2013Мәктәбебездә әти-әниләр белән берлектә төрле чаралар үтә. 28 нче февраль көнне, хәрби-патриотик айлык кысаларында ата-аналар өчен “Ачык ишекләр” көне булды. Иртәнге сәгать 8 дә үк әти-әниләр белән берлектә чаралар башланды. Укучылар дәресләргә кереп киттеләр, ә ата-аналар җыелышта мәктәпнең бүгенге тормышы, мәктәп алдында торган бурычлар, хәл итәсе проблемалар турында фикер алыштылар, укучыларның, укытучыларның уңышлары, эшчәнлеге белән таныштылар. Шунда ук бүгенге көн афәте – наркомания, коррупция турында тәрбия сәгате булды, шуның кысаларында 9 нчы сыйныф укучылары тарафыннан сәхнәләштерелгән тамашада наркоманны үлемгә китерүче юл ачык күренде. Аннан соң әти-әниләр балалары белән бергә дәресләрдә булдылар. Иң якын кешеләребез дәрестә утырганда һәрберебез икеләтә җаваплылык тойдык: беребезнең дә сынатасы килмәде. Дәресләр беткәч, безне ашханәдә көндезге кайнар аш белән сыйладылар. Мәктәбебез кунаклары да без ашый торган витаминлы ризыктан авыз иттеләр. Тамак ялгап алгач, хәрби-патриотик айлык планы буенча “Ягез әле, егетләр!” бәйгесе булды. Бу бәйгедә “Батырлар” һәм “Яшьлек” командалары спорт һәм хәрби биремнәр буенча үзара көч сынаштылар. Без, укучылар, укытучылар һәм килгән кунаклар, аларга көч биреп тордык. Кайбер әтиләр дә үз көчләрен сынап карадылар, тик укучылар көчлерәк булып чыктылар. Айнур абыйның 42 тапкыр, Валиев Альберт абыйның 28 тапкыр отжимание ясаулары, Фархушин Илназ абыйның 12 тапкыр турникта тартылуы сокландырды.
Бу бәйге беткәч, укучы егетләр һәм аларның әтиләре волейбол уйнадылар. Әтиләр дә, егетләр дә бик тырышып, сынатмыйча уйнадылар. Тик бу ярышта да укучы егетләребез әтиләргә караганда көчлерәк булып чыкты.
Күңелле ярышлардан соң без барыбыз да 9 нчы сыйныф тарафыннан әзерләнгән ял концерты карап үттек. Бу концерт бик кызыклы да, бик эчтәлекле дә булды. Укучыларның һәр чыгышы барыбызга да бик ошады. “Афәрин!” дип кенә әйтәсе кала аларга.
Бу көн шулай бик тыгыз булса да, тиз генә узып китте. Мәктәпнең шау-шулы бер көнендә булу әти-әниләрне дә мәктәп елларына алып кайткандыр. Йомгаклап шуны әйтәсем килә: әти-әниләребез яныбызда булгач, бигрәк тә рәхәт, мәктәптә дә күңеллерәк булды. Ата-аналар менә шулай мәктәпкә ешрак килсеннәр, мондый бәйрәмнәр дә күбрәк үткәрелсен иде.
Алсу Фәррахова, Девятерня мәктәбенең 7-сыйныф укучысы.
К списку новостей