Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
Год основания учреждения: | 1917 |
У нас учатся: | 15 уч. 2 вос. |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Ата-аналар җыелышы 23.03.2018
23 март көнне мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы булып утте. Җыелышта мәктәп дирекциясе, фән укытучылары катнашты. Әти - әниләр белән бергәләп борчыган сорауларга җавап эзләнде, проблемаларны чишу юллары ачыкланды.
-
Фестиваль "Без бергә"
22.03.2018
21.03.2018. Фестиваль "Без бергэ". Әгерҗе шәһәренә барып катнаштык. Унышлы гына чыгыш ясап, призлы урыннарны яулап кайттык.
-
16.03.2018
16 нчы мартта Кадыбаш мәктәбендә Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы мәгариф идарәсе тарафыннан уздырылган яшь каләм осталарының XVI "Көмеш каләм" фестивале узды. Мәктәбебезнең 3 укучысы бу бәйгедә үз осталыкларын күрсәтте. Аларга рәхмәт белдерәбез.
-
14.03.2018
14 мартта “Без бергә” балалар халык иҗаты республика фестиваль-конкурсының муниципаль зона этабы үтте. Безнең мәктәп укучылары актив катнаштылар һәм призлы урыннар яуладылар.
-
8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән! 08.03.2018Кояш нурларына, тамчылар чыңына төренеп март ае да килеп җитте. Табигатьнең язгы үзгәреш кичергән бер мәлендә без гүзәл затларыбызның иң күркәм бәйрәмен - 8 Март Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәбез.Бер гасырлык тарихы булган 8 март бәйрәме, соңгы елларда үзенең элекке данын, мәгънәсен югалта барган кебек тоелса да, күпләр өчен ул әле дә иң матур бәйрәм булып кала. Табигать үзе үк безгә аның чын бәйрәм икәнен сиздерә: күкләр дә зәңгәррәк, кояш та назлырак, һава да сафрак. Язгы кояш нурына күмелгән әлеге бәйрәмдә мәхәббәт, матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек кыйммәтләр чагылыш таба. Гүзәл затларыбыз! Бу матур бәйрәм көнендә безнең ихлас котлауларыбызны кабул итегез. Язгы гөрләвекләр сезнең тормышыгызга җылылык, саулык-сәламәтлек, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы, күтәренке кәеф, бәхет алып килсен!
-
8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 07.03.2018
7 нчы март көнне язның беренче матур бәйрәме хөрмәтенә мәктәбебезнең укучылары бәйрәм концерты оештырдылар. Бәйрәмгә әниләр һәм әбиләр дә чакырылды. Җыр - бию, матур теләкләр,төрле күренешләр аша укытучы ханымнарга,укучы кызларга һәм әниләргә үзләренең теләкләрен, кулдан эшләнгән бүләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм бик күркәм булды.
-
Л.Толстйга багышланган класс сәгате 05.03.2018
Л.Толстойга багышланган класс сәгате булды
-
Ватанны саклаучылар көне белән! 22.02.2018
22 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә тантаналы линейка булды. Мәктәбебезнең кызлары малайларны, укытучы абыйларны котладылар. Көннең икенче яртысында мәктәбебез укучылары тарафыннан әзерләнгән бик күңелле бәйрәм концерты булды.
-
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 21.02.2018
21 февраля в нашей школе состоялось праздничное мероприятие "Нам этот мир завещано беречь", в рамках месячника «Военное патриотическое воспитание». Почетными гостями на мероприятии были: Тимуршин Рашит Ракипович - ветеран военно - морского флота капитан 1 ранга, Ахмадиев Артур – бывший ученик нашей школы, который отслужил в рядах Российской армии и Муратов Камиль Нургаянович – пенсионер преподаватель-организатор ОБЖ. После встречи состоялся военно-патриотический конкурс "А ну-ка, парни!", посвященный Дню защитника Отечества
-
Туган телләр көне 21.02.2018
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче февралендә Парижда ЮНЕСКО штаб-квартирасында тантаналы рәвештә билгеләп үтелде.
Ни өчен Халыкара туган тел көне итеп 21 февраль билгеләнгән соң? Эш шунда: 1952 елның 21 нче февралендә Пакыстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Билгеле булганча, Пакыстанның көнчыгыш өлеше соңрак Бангладеш бәйсез дәүләтенә әйләнә.
ЮНЕСКО Халыкара туган тел көнен билгеләп үтүне хуплап чыга. Чөнки бу оешма дөнья халыкларының матди булмаган мирасын саклау өчен көрәшә, традицион яисә халык музыкасын, биюләрен, гореф-гадәт һәм йолаларны, авыз иҗатын һәм җирле халыкларның туган телләрен саклап калу буенча зур эшчәнлек алып бара.
Җир йөзендә бүгенге көндә 6000 тел бар дип исәпләнә. Шулардан иң күп санлы кешеләр тарафыннан кулланыла торганы — кытай теле, бу телдә 1,2 млрд. кеше сөйләшә, инглиз телендә — 478 млн, хинди телендә — 437 млн, испанда — 392 млн, рус телендә — 284 млн, гарәптә — 225 млн, португалда — 184 млн, француз телендә 125 млн кеше сөйләшә.
Таралыш тыгызлыгы ягыннан мондый саннарны китерергә мөмкин: 6000 телнең яртысы Азия-Тын Океан регионында кулланыла. Яңа Гвинея төбәгеннән исә 1000 тел чыккан дип санала.
Белгечләр якындагы йөзьеллыкта барлык телләрнең 95% ы яшәүдән туктар дип фараз итә. Мәсәлән, бер ел эчендә 10 тел юкка чыга дигән фикер бар. Тел ягыннан аеруча чуар булган төбәкләрдә телләрнең юкка чыгуы бигрәк тә көчле. Африкада биш йөздән кимрәк кеше сөйләшә торган 200 тел барлыгы билгеле, Америка Кушма Штатларында һәм Канадада индеецларның 200 теле юкка чыгу алдында тора дип саныйлар. Бу процесслар аеруча Бразилиядә көчле. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә 600-700 тел бар, шуларның кырыгы дәүләт ярдәменә мохтаҗ.
Европа илләрендә 123 телдән тугызы юкка чыккан, егерме алтысысы югалу алдында тора, тагын 38 телгә шундый ук куркыныч яный.
Күргәнебезчә, дөньяда бик күп телләргә бетү куркынычы яный. Тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйләшә башлый, шул телдәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияты тел белән бергә юкка чыга.