Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
Год основания учреждения: | 1917 |
У нас учатся: | 15 уч. 2 вос. |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Бөек Җиңүгә багышланган велойөреш 2018 05.05.2018
Бүген Әгерҗе районында дүртенче тапкыр Бөек Җиңүгә багышланган велойөреш уздырыла. Быел анда катнашучылар саны 300дән артык. Бу, алдагы еллар белән чагыштырганда, бермә-бер күбрәк. Велойөрештә район мөгаллимнәре, укучылар, яшьләр һәм башкалар катнаша. Велосипедчылар юл уңаендагы авылларда тукталышлар ясап, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәлләргә чәчәкләр салалар. Соңгы тукталыш – Әгерҗенең Җиңү мәйданында. Анда тантаналы митинг булачак. Ул сәгать 2гә билгеләнгән. Бөек Җиңүгә багышланган велойөреш акциясендә безнең мәктәп укучыларыда катнаша.
-
Г.Тукай туган көненә багышланган әдәби кичә 26.04.2018
Бүген мәктәбебездә халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап әдәби кичә үткәрелде. Анда укучылар, укытучылар, мәктәп хезмәткәрләре актив катнашты. Чарада Тукайның төрле елларда иҗат ителгән шигырьләре, аның сүзәренә язылган җырлар, бүгенге көн шагыйрьләренең һәм укучыларның үзләре иҗат иткән телебез турындагы шигырьләре яңгырады. Татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын аягурә басып җырлау белән тәмамланды.
-
Без - мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган V төбәкара укуларында
13.04.2018
12 нче апрель көнне бертуган Бубыйлар исемендәге Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларның мәгърифәтче Бубыйлар истәлегенә багышланган V төбәкара укулары булып узды. Бу чарада безнең мәктәп укучыларыда катнашты. Аларга алда да уңышлар телибез!!!
-
Экологик дәрес 13.04.2018
Mәктәбебездә 1-9нчы класслар өчен Бердәм экология дәресе узды. Биология укытучысы, Габбасов А.Г. экологиянең нәрсә аңлатканын, табигатьне саклау-барыбызның да изге бурычы икәнен искә төшерде. Шулай ук экология, тирә-як белән бәйле булган проблемалар хакында, ул проблемаларның кешегә тәэсире, йогынтысы хакында да әйтелде. Табигатьне саклау өчен 2 юл бар: берсе – дәүләт законнары, икенчесе – экологик әхлак кагыйдәләрен булдыру.Дәрес азагында табигатьне саклау буенча Россия һәм дөньякүләм үткәреләсе чаралар, табигатьне саклау көннәре хакында әйтелде, укучыларга кечкенә генә викторина үткәрелде.
-
Бүген – Космонавтика көне 12.04.2018
Бүген – Космонавтика көне. Шул уңайдан мәктәбебездә класс сәгатьләре үтте. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты.Алданрак, 1957 елның 4 октябрендә җир шары тирәли җирнең ясалма иярчене җибәрелгән була. Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты.Ю.Гагаринның дублеры Г.Титов 1961 елның август аенда “Восток-2” кораблендә, А.Николаев 1962 елның августында “Восток-3”тә очып, җиргә әйләнеп кайттылар. 1964 елда К.Феоктистов очышта була. 1965 елның 18 мартында А.Леонов беренче мәртәбә очыш вакытында ачык космоска чыга, шул елны П.Беляев та космосны күреп төшә. Хатын-кызлардан беренче булып галәм киңлекләрендә 1963 елның июнендә “Восток-6” кораблендә Валентина Терешкова очыш ясый.
-
Республиканское родительское интернет-собрание 11.04.2018
В соответствии с планом работы Министерства образования и науки Республики Татарстан 13 апреля 2018 года с 11.00 до 12.30 состоится пятое заседание Республиканского родительского интернет-собрания на тему: «Можно ли на экзамены идти с удовольствием?». Его модераторами выступят заместитель Премьер-министра Республики Татарстан – министр образования и науки Республики Татарстан Р.Т.Бурганов, заместитель министра образования и науки Республики Татарстан – руководитель департамента надзора и контроля в сфере образования Министерства образования и науки Республики Татарстан Г.З.Габдрахманова.
-
4 чирек башланды 02.04.2018
-
Кемерово,мы с тобой. 28.03.2018
В России сегодня траур. Все мы скорбим по жертвам страшного пожара в Кемерове. Десятки жизней оборвались так трагически. Что самое страшное, большинство погибших – дети.
Кемерово, мы с тобой. Это не просто слова. Это действительно наша общая боль...
-
Язгы каникул башланды 26.03.2018
Укучыларның язгы каникул чоры башланды. Каникул вакыты булуга карамастан, мәктәптә эш тынып тормый. 9 нчы сыйныф укучылары алдан төзелгән план нигезендә дәүләт имтиханына әзерләнә. Аларга математика, рус теле, география, җәмгыять белеменнән консультацияләр үткәрелә. Калган сыйныф укучылары да ялларын файдалы эшкә багышлады. Укучыларның ялы файдалы үтә.
-
Нәүрүз бәйрәме 25.03.2018
Девятерня мәктәбендә кышны озату, язны каршы алу — Нәүрүз бәйрәме үтте. Олысы, кечесе рәхәтләнеп ял итте. Аеруча балаларга күңелле булды. Соңыннан карга боткасыннан авыз иттеләр. Карачкы да яндырдылар.