Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
Год основания учреждения: | 1917 |
У нас учатся: | 22 уч. 7 вос. |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 ( 57 ) 58 59 60 >>
-
С 14 по 24 мая в российских школах пройдет акция «Урок цифры» на тему «Безопасность в интернете».
15.05.2019
С 14 по 24 мая в российских школах пройдет акция «Урок цифры» на тему «Безопасность в интернете». Это будут занятия по информатике с онлайн-тренажером по материалам «Лаборатории Касперского».Проект «Урок цифры» – это серия необычных уроков информатики, проходящих ежемесячно в течение учебного года. Основная цель урока по безопасности в интернете – объяснить школьникам, с какими угрозами они могут столкнуться в сети, какими могут быть их последствия, а также обучить навыкамбезопасного поведения в интернете. Акцент при этом сделан на поведении в социальных сетях и онлайн-общении с друзьями, поскольку, по данным исследования, именно эта активность привлекает детей в интернете в первую очередь...♦•►►
-
Всероссийская акция «Баланс доверия» 14.05.2019
Баланс доверия: всегда в плюсе!
17 мая - Международный день детского телефона доверия. И чтобы напомнить об этом, в этот день уже традиционно Фонд поддержки детей, создавший единый общероссийский телефон доверия для детей, подростков и их родителей 8-800-2000-122, проводит всероссийскую акцию «Баланс доверия».
-
13.05.2019
Арсланова Назлыгуль приняла участие в очном этапе Всероссийского конкурса молодежных проектов "Наша история", прошедшего с 7 мая по 9 мая 2019 года в городе Москве. Была награждена сертификатами и подарками.Руководитель Арсланова А.Н.
-
Район башлыгы Валерий МАКАРОВның Җиңү бәйрәме белән котлавы 09.05.2019
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, райондашлар! Сезне бөек бәйрәм - Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм. 1945 елның маенда кешелек тарихындагы иң авыр һәм иң куркыныч сугыш тәмамланды. 9 Май - илебез халкы өчен тантана көне.
Бөек Ватан сугышында катнашкан һәр солдатның исеме Россия һәм бөтен кешелек тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Быел без Бөек Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итәбез. Совет халкы күрсәткән батырлыклар еллар узу белән тоныкланмый, киресенчә, аның бөеклеген без тагын да ныграк аңлый барабыз.
Җиңү бәйрәме - ул шатлыклы күз яшьләре, бу көн һәр гаилә кадерләп саклый торган хәтер. Ул безне тагын да берләштерә һәм бернинди сынаулар алдында да югалып калмаска өйрәтә. Безнең бурыч - Җиңүнең нинди бәягә яуланганын аңлау, Ватан азатлыгы өчен башын салганнарны онытмау, арабызда яшәүче ветераннар турында кайгырту. Бүген сезнең алда баш иябез, хөрмәтле ветераннар. Безгә тыныч тормыш бүләк иткәнегез, туган җиребезне яратырга, аны сакларга өйрәткәнегез өчен мең рәхмәт.
Яу кырларында ятып калганнарның исемнәре безнең хәтерләрдә мәңге сакланыр. Бөек Җиңү көне белән котлап, барыгызга да тынычлык, бәхет-шатлык, сәламәтлек телим.
-
“Үлемсез полк” акциясе 08.05.2019
Бүген Бөек Ватан сугышында ятып калган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг үткәрелде. Митнингта сугыш чоры балалары, тыл ветераннары, авыл халкы, килгән кунаклар катнашты.Язгы кояшның мул итеп елмаюы, укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм программасы иртәдән үк бәйрәм кәефе тудырды. Укучыларның ветераннарны эчкерсез котлап яңгыраган шигырь юллары, җырлар берәүне дә битараф калдырмады. Сугышта һәлак булучы якташларыбыз, тыл хезмәтчәннәренә куелган һәйкәлләргә веноклар салынды. Дөньялар тыныч, күгебез аяз, гаиләләребез бөтен булсын!
“Үлемсез полк” акциясе – горурлык хисе уята торган, бик әһәмиятле тәрбияви дәрес. 8 нче май көнне “Үлемсез полк” акциясендә мәктәптә белем алучы барлык укучылар, укытучылар катнашты.
-
Әгерҗе районында бишенче тапкыр велоузыш узды 07.05.2019
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Әгерҗедә велоузыш узды. Ул быел бишенче тапкыр үткәрелде. Анда 250 кеше катнашты. Старт Кодаш авылыннан бирелде. Велоузышта катнашучылар Кодаш, Биектау, Иж-Бәйки, Иж-Бубый авылларында 9 Майга багышланган митингта катнаштылар. Колоннаны җитәкләгән район башлыгы Валерий Макаров, Әгерҗедә Җиңү мәйданында чыгыш ясап, барлык катнашучыларга олы рәхмәтен белдерде.
-
1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән! 01.05.2019
Барыгызны да 1 Май бәйрәме белән!
Май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч символы булып тора. Әлеге җылы яз көннәре дусларыгыз һәм якыннарыгыз белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен, ветераннар йөрәгендә бары тик якты хатирәләрне уятсын.
Яз бәйрәме гаиләләребезгә иминлек, ил-көннәребезгә тынычлык, якыннарыбызга наз, игелекле гамәлләребезгә уңышлар китерсен. Бу чорга исәпләгән барча ниятләрегез тормышка ашсын, бәхетле, сәламәт булыгыз!
-
Велойөреш-2019 29.04.2019
Республикада үтүче велосипедта йөрү акциясендә меңәрләгән кеше катнаша, димәк, халык сәламәт яшәү рәвешенең серләренә төшенә башлаган.
-
Рәсәйкүләм урман утырту көне 27.04.2019
“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш.Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк!
27 нче апрель Татарстанда урман утырту көне буларак билгеләп үтелә. Матур традициягә әйләнгән әлеге чарада безнең мәктәп тә ел саен актив катнашып килә. Укучылар һәм укытучылар, техник хезмәткәрләр бу эшкә күңел биреп, тырышып эшләделәр. Хәзер агачларны кадерләп, саклап үстерергә генә кирәк.
-
26 АПРЕЛЬ — ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУГАН КӨН! 26.04.2019
26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.