Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | ул. Школьная, д.1, с. Девятерня Агрызский муниципальный район Республики Татарстан |
Телефон: | +7(855)-513-54-31 |
E-Mail: | Sdev.Agr@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Девятернинская OОШ им.Л.Айтуганова АМР РТ" |
Руководитель: | Габбасов Айнур Габдельнурович |
Год основания учреждения: | 1917 |
У нас учатся: | 22 уч. 7 вос. |
У нас учат: | 11 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Девятернинская основная общеобразовательная школа имени Лябиба Айтуганова Агрызского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 51 52 53 ( 54 ) 55 56 57 58 59 60 >>
-
Муниципальный этап республиканского конкурса «Секреты дружного класса». 23.11.2019
Сегодня школа №2 принимала участников муниципального этапа республиканского конкурса «Секреты дружного класса». Всего участвовало 8 команд. А конкурс прошел как большой творческий праздник, объединивший родительский, ученический и учительский коллективы. Много музыки, позитива, радостных улыбок. В коридоре участники представили свои выставки. А в актовом зале прошли два этапа – визитка «Секреты дружного класса» и творческий конкурс «Мой любимы край родной». По результатам всех этапов были выявлены победители в номинациях и лидеры конкурса. Самым сплоченным коллективом признана команда 6-7 классов Девятернинской школы, самым артистичным – 8 класса Сарсак-Омгинского лицея, самым оригинальным – 6 класса Кадыбашской школы,самым творческим – 7 класса Кичкетанской школы, самым веселым – самых юных участников, 5-классников Кучуковской школы. 3 место присуждено команде 6 класса Терсинской школы, второе – 7 класса Красноборской школы. Победителем стала дружная команда 10 класса школы №2.
-
Бозда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!/Безопасность на льду 14.11.2019
Скоро наступит зимний период и все водные объекты покроются тонким льдом. Лёд становится прочным только после того, как установятся морозные непрерывные дни. Опасны кратковременные оттепели, т. к. это приводит к потере прочности льда. Все знакомы с правилами безопасного поведения на водоемах, но не все их соблюдают. Эти люди выходят на ледовые поля, чтобы лихо пробежать на коньках, опробовать хоккейные клюшки, посидеть с удочкой над лункой, а то и сократить путь и бесстрашно пройти водоём напрямик, не думая о последствиях.
Согласно статистическим данным, в большинстве случаях гибели на водоемах в зимний период происходят с рыбаками и с детьми, оставленными без присмотра, а так же те кто пренебрегает советами спасателей и выходят на неокрепший, рыхлый и непрочный лед. Далее♦♦►
-
Месячник "Дети, школа, транспорт" / "Балалар, мәктәп, транспорт" 01.11.2019
В рамках месячника "Дети, школа, транспорт" в классах учителя рассказали учащимся о правилах поведения на дороге: как и где можно переходить пути, к чему могут привести игры рядом с автодорогой.
"Балалар, мәктәп, транспорт" айлыгы кысаларында сыйныф җитәкчеләре укучыларга юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлаттылар: юлларны ничек һәм кайдан үтәргә мөмкин, юл буенда уеннарның нәрсәгә китерергә мөмкин булуы турында сөйләделәр.
-
Изучи интернет – управляй им. 23.10.2019
Открылась регистрация на VIII Всероссийский онлайн-чемпионат по игре «Изучи интернет – управляй им». К участию приглашаются школьники и студенты до 18 лет. Соревнования пройдут в индивидуальном и командном зачетах.
Регистрация продлится до 6 ноября 2019 г.
Соревнования начнутся 7 ноября 2019 г. и пройдут в режиме онлайн на портале. Чемпионата, где будет доступен турнирный модуль, состоящий из 6 наборов интерактивных заданий. Тема Чемпионата 2019 - домены и доменная индустрия: в заданиях отражены принципы управления, структура, технологии, история и события отрасли; один изнаборов игр посвящен 25-летию домена .RU. Подготовка к соревнованиям пройдет в октябре на официальных страницах Чемпионата в Facebook (https://www.facebook.com/izuchi.internet/) и «ВКонтакте» (https://vk.com/izuchi.internet). Те, кто планирует побить рекорд или улучшить счет в Чемпионате, могут выполнить дополнительные задания (https://игра-интернет.рф/championship/#bonus): подготовить инфографику о Рунете или опубликовать новости о проведении Чемпионата в соцсетях, школьных или городских СМИ. За качественное выполнение любого из заданий участники получат бонусные баллы. Итоги Чемпионата будут подведены 5 декабря 2019 г. Лидеры индивидуального и командного зачета будут награждены дипломами и ценными призами.
-
Сак булыгыз:грипп!/Осторожно, грипп! 22.10.2019
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру. ОРВИ – киң таралган чир. Россиядә ел саен аның белән 27дән 40 миллионга кадәр кеше авырый. Аның вируслары селәгәй, сулыш алганда барлыкка килгән юешлек аша, сөйләшкәндә, елаганда, төчкергәндә, ютәлләгәндә тарала. Башкаларга ул шул ук һаваны сулаганда яки бер үк көнкүреш әйберләреннән файдаланганда күчә. Әлбәттә, халык аеруча җыелган җәмәгатьчелек урыннарында грипп эләктерү ихтималы аеруча зур. Әлеге инфекция тиешенчә дәваланмаганда үпкә ялкынсынуы тудырырга мөмкин. Балаларда борын, колак авыруы туу, менингит башлану ихтималы да юк түгел. Грипп бигрәк тә сабыйлар һәм өлкән яшьтәгеләр, шулай ук ВИЧ-инфекциялеләр, каты авырулылар өчен куркыныч тудыра. Авыруның гадәттәге сезонлы артуы февраль аенда көтелә. Бу авыру белән без беренче ел гына очрашмыйбыз һәм аны дәвалауга караганда кисәтүнең яхшырак булуын күпләр үз тәҗрибәләрендә сынап карады. Гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым. Прививка ясалмаган алты айдан өч яшькә кадәр балалары булган әти-әниләр балалар поликлиникасындагы участок педиатрына, өлкәннәр район поликлиникасының прививка кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Прививкалар бушлай ясала. Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга? Исегезгә төшерәбез, грипп калтырану, баш авыртуы, сөяк һәм мускуллар сызлау, хәлсезлек, температураның тиз күтәрелүе (39-40 градус) белән башлана. Авыр очракларда борыннан кан китү, косу, аң югалту кебек билгеләр булырга да мөмкин. Соңыннан коры ютәл башлана, томау төшә, тамак төбе кызарып чыга. Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә?•••►
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ сайты•••►
-
Татарча диктант 2019./ Татарский диктант 19.10.2019
19 нчы октябрь көнне татарча диктант язу акциясе уздырылачак. Бу акциягә безнең мәктәбебез дә актив кушылырга әзерләнә. Укучылар, укытучылар, авыл халкын да әлеге акциядә катнашырга чакырып, мәгълүмат тараталар, белдерүләр эләләр, чакыру кәгазьләре өләшәләр. Чара шимбә көнне 13.00 сәгатьтә мәктәп бинасында узачак.
-
Көзге бал./ Осенний бал 18.10.2019
Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Көзге бал бәйрәмендә катнаштылар. Алар анда җырлар җырладылар, биеделәр, конкурсларда катнаштылар. Балалар бәйрәмнән канәгать калдылар.
-
Ярминкә
12.10.2019
Көзге байлык-муллык чорында мәгариф учреждениеләренең Казанда ярминкә уздырулары матур традициягә әйләнде. Бу атнадагы ярминкәдә мәгариф идарәсе хезмәткәрләре, Кадыбаш, Девятерня, Салагыш мәктәпләре коллективлары катнаша. Ярминкә иртәнге сәгатьләрдә үк башланып китте.
-
Укытучылар көне белән! 05.10.2019
Хөрмәтле укытучылар, өстәмә белем бирү педагоглары, мәгариф ветераннары! Тормышта һәркемнең зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кешесе – Укытучысы була. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы, шәһәребез һәм республикабызның киләчәге хәл ителә, чөнки мәгарифтә барган һәртөрле яңарышлар чорында укытучы шәхес тәрбияләүдә әйтеп бетергесез мөһим роль уйный. Әлеге күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне кабул итегез! Һөнәрегезгә һәрчак тугры булуыгыз, күңел сафлыгыгыз һәм тырышлыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Мәктәбебезнең мәгариф үсешенә һәм яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш кертүче укытучыларыбызга аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Мәктәбебез мөгаллимнәре мәгариф өлкәсендәге казанышлары, тирән белемле, тырыш, укучыларга карата кайгыртучан, игътибарлы булулары белән һәрчак аерылып торалар һәм киләчәктә дә үз эшләренә тугры калырлар дип ышанабыз. Барыгызга да исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең һәр дәресегез укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
Мәктәп администрациясе.
-
ТР Премьер-министр урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның Укытучылар көне белән котлавы 04.10.2019
Кадерле укытучыларыбыз! Сезне искиткеч бәйрәм - Укытучылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм барыбызга да чын мәгънәсендә кадерле: чөнки һәрберебезнең тормышында укытучы мәктәп чорыннан ук иң якын кешеләребез белән бер рәттә тора. Татарстанда гына да мәгариф өлкәсендә – балалар бакчаларыннан алып югары уку йортларына кадәр 72 меңгә якын педагог эшли. Алар көн саен балалар бакчаларына, мәктәпләргә, көллиятләргә, вузларга, иҗади һәм спорт студияләренә ашыга. Һәрберебез укытучыларның кайгыртучан куллары аша узды һәм сезнең саф күңелегез, балаларга булган чиксез мәхәббәтегез һәм түземлегегез нәтиҗәсендә тәҗрибә туплады. Сезнең ярдәм белән балаларның сәләт-мөмкинлекләре ачыла, сез аларга тормышта дөрес юлны сайларга ярдәм итәсез. Нәкъ менә сез безнең балаларга тормышта намуслылык, хөрмәт, гаделлек, патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт кебек асыл сыйфатларның мөһимлеген аңларга ярдәм итәсез. Бу әхлакый нигезләрне дәреслекләрдән дә өйрәнергә мөмкин түгел, шулай ук Интернеттан да алып булмый. Аларны бала бары тик акыллы остазлары янәшәсендә генә сеңдерә ала. Һәр укытучы үз укучыларын уңышлы, шат күңелле һәм максатчан кешеләр итеп күрергә тели. Мин сезгә гомерегезне мәгарифкә багышлавыгыз, фидакарь хезмәтегез һәм укытучылык һөнәренә тугрылыклы булуыгыз өчен чиксез рәхмәтемне белдерәм. Эштә үткәргән һәр көнегез сезгә яңа ачышлар алып килсен, эзләнергә, үсәргә һәм алга барырга ярдәм итсен. Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телим. Бәйрәм белән, кадерле һәм хөрмәтле педагоглар!
Министр Р. Т. Борһанов