Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Бөтенрәсәй физик культура олимпиадасының йомгаклау этабы
20.04.2024
13-18 апрель көннәрендә Ульяновск шәһәрендә Бөтенрәсәй физик культура олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Олимпиадада безнең укучылар да актив катнашты. Йомгаклау этабына үтү өчен, безнең укучылар алдагы өч этапта җиңү яуладылар. Гамируллин-җиңүче.
Хазипова белән Шахиева -призер булдылар. Физик тәрбия укытучылары (Булатов И.Ф. һәм Махъянова Г.Г.) Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез. -
«Аҗаган 2024»
19.04.2024
Безнең гимназиядә «Аҗаган 2024» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенның муниципаль этабы узды. Безнең гимназия отряды лаеклы 1 нче урын яулады. Молодцы балалар.Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Гимназиядә Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе әгъзалары
18.04.2024
Безнең гимназиядә Татарстан Республикасы язучылар берләшмәсе әгъзалары Факил Сафин, Набирә Гыймматдинова, Фоат Садриев, Рәсимә Набиуллина, Альбина Муртазина белән очрашу узды. Язучылар мәктәп укучылары белән җанлы аралаштылар. Балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар биреп җанлы аралашу үткәрделәр. Кунаклар мәктәп музее белән дә таныштылар. Әлеге очрашу тәэсиратлары барыбызның күңелендә дә озак сакланыр дип өметләнәбез. 8 нче Б сыйныф укучысы Мухамедшин Самат Фоат Садриев иҗаты буенча фәнни эш язган иде.Һәм аның язучыдан: Әсәрләрдә прототиплар кем? Вакыйгалар тормыштан алынганмы? - дигән сорауларга җавапны беләсе килгән иде. Бүген әлеге сорауларга җавапны ул язучының үзеннән алды.
-
"Абака" региональ математик уенда
17.04.2024
24 нче лицейда "Абака" региональ математик уен үтте.Безнең 7 нче сыйныфлар"Радикал" командасы Шәмсетдинов Руслан 7 нче А, Ибраһимов Инсаф 7 нче А, Халитов Данис 7 нче А, Шириазданов Тимур 7 нче Г составында 2 урынны яулады. Укучылар һәм аларның укытучылары Сәхәбетдинова С.М, Иванова Л.Ф. әлеге җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
"Абака" региональ математик уенда
16.04.2024
24 нче лицейда "Абака" региональ математик уен үтте. Безнең 6 нчы сыйныфлар"Кантор" командасы Метрухина Диана 6 нчы Б , Гильфанов Ислам 6 нчы В, Сафина Амина 6 нчы Г, Каюмов Камиль 6 нчы А составында 2 нче урынны яулады. Укучыларны һәм аларның укытучыларын Ибрагимова К.Р., Галиякберова Ф.Ш, Иванова Л.Ф., ККинзябулатова Э.И. әлеге җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
"Абака" региональ математик уенда
15.04.2024
24 нче лицейда "Абака" региональ математик уен үтте. Безнең 4 нче сыйныфлар командасы 2 нче урынны яулады. Укучылар һәм аларның укытучылары Шайдуллина Р.А, Сабитова А.Х.,һәм Загрутдинова Н.М.ны әлеге җиңү белән чын күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Безнең арада химия...
11.04.2024
2024 нче елның 11 нче апрелендә, 32 гимназиядә күренекле галим Д.И. Менделеев тууына 190 ел тулуга багышланган "Аргентум" химия ярышы булды. Безнең гимназия укучылары 1 нче урын яуладылар. Балаларны һәм химия укытучысы Клюге Лидия Ивановнаны җиңү белән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Профсоюз отчеты һәм сайлау утырышы
02.04.2024
2024 елның 2 нче апрелендә безнең гимназиядә профсоюз отчеты һәм сайлау утырышы узды. Чараны Түбән Кама территориаль оешмасы рәисе С.В. Баринова ачты, ул хезмәткәрләрне профсоюз эшчәнлеге белән таныштырды. Аннары отчет доклады белән гимназиянең беренчел профсоюз оешмасы рәисе Л.Ф. Нагуманова чыгыш ясады. Ул профсоюз чыгымнары кайларда кулланылганы,нәрсәләр эшләнгәне турында сөйләде..Коллектив беравыштан Л.Ф. Нагуманова яңадан профсоюз оешмасы рәисе итеп сайланды. Профсоюз комитеты әгъзалары, контроль-ревизия комиссиясе дә сайланды һәм яшь белгечләр арасыннан XII отчет- сайлау шәһәр конференциясенә делегатлар сайланды.
-
1 апреля стартует прием заявлений на зачисление ребенка в первый класс.
01.04.2024
С 1 апреля по 30 июня вы можете подать заявление, если:
- старший ребенок уже учится в выбранной школе
- вы выбрали школу по прописке.
Способы подачи заявления:
- через портал «Госуслуги РФ»
- через операторов почтовой связи
- лично
Подать заявление через «Госуслуги РФ». В нем необходимо указать паспортные данные родителя или законного представителя, данные ребенка, сведения о месте регистрации, братьях и сестрах. Кроме того, нужно указать данные о положенных льготах. Заполненный и сохраненный на портале «Госуслуги РФ» черновик необходимо самостоятельно отправить после старта приемной кампании.Заявления в 1 класс принимаютсяв в приемной гимназии в будничные дни с 13.00 до 15.30
-
"Семьеведение"
25.03.2024
Безнең гимназиянең 10 нчы А, психолого-педагогик сыйныф укучылары, гимназиянең педагог-психологы Нагуманова Л.Ф белән "Семьеведение" курсы буенча, ЗАГСның парад залында дәрес үткәрде. Гаҗәп атмосфера, учреждениенең тантаналы торышы, Никахның мөһимлеген һәм кыйммәтен тирәнрәк аңларга ярдәм итте.