Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
1943 елның 2 феврале - Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне
02.02.2024
1943 елның 2 феврале - Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне. Озак вакытлар, киеренкелек һәм Сталинград сугышында катнашучылар саны - Икенче бөтендөнья сугышының иң эре һәм хәлиткеч сугышларының берсе. Сугыш 200 көн һәм төн дәвам итте, анда ике яктан да төрле этапларда 2,1 миллионнан артык кеше катнашты.
-
«Извилинг» дип аталган интеллектуаль уенда
01.02.2024
Безнең гимназиянең 8 нче А сыйныф укучылары, (сыйныф җитәкчесе Ахмедова А.М.) китапханә хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән, Пушкинскаякарта кысаларында узучы, яшүсмерләр өчен «Извилинг» дип аталган интеллектуаль уенда катнаштылар.
Уенда катнашучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр һәм уңай эмоцияләр алдылар. -
"Блокада Ленинграда 80"
31.01.2024
15 нче гыйнвардан - 31 нче гыйнварга кадәр, Ленинград блокадасы беткәнгә 80 ел булу уңаеннан, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе радиосөючеләре кыска дулкыннарда Россия күләмендә төрле чаралар үткәрәлшр. Бу чарада гимназиябезнең разрядлы радиосөючесе Ильшат Загреев катнашты. Ул тиешле күләмдә радиоэлемтәлшр ясады һәм "Блокада Ленинграда 80" дипломын алу таләплшрен үтәде. Ильшатнын тренеры, Бикбаев Ильяс Нурисламович.
-
«Пластикның икенче тормышы»
29.01.2024
Экоүсеш кысаларында СИБУР компаниясе «Пластикның икенче тормышы» темасына, 4 нче А сыйныфында (сыйныф җитәкчесе Хайруллина Р.А.) экодәрес үткәрде.Балалар төрле тәҗрибәләр үткәрделәр.Кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.
-
Булачак 1 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч экскурсия
27.01.2024
Шимбә безнең гимназиядә булачак 1 нче сыйныф укучылары өчен мавыктыргыч экскурсия үткәрелде. Балалар,төрле-төрле станцияләрдә,мавыктыргыч биремнәр үтәделәр,матур биюләр карадылар.Балаларга әлеге сәяхәт бик ошады.Оештыручыларга бик зур рәхмәт.
-
Тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүче
26.01.2024
2024 нче елның 25 нче гыйнварында тарих буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы булды. Безнең гимназиянең 9 нчы Б сыйныф укучысы Салахов Азат (укытучысы Шакирова Э.К.) җиңү яулады. Молодцы.Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы
24.01.2024
7 - 8 сыйныф укучылары өчен физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы. 2024 елның 22 - 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» ДАМУ «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында уздырылды. Олимпиадада катнашу нәтиҗәләре буенча Ногуманов Данис 8 нче В,Булатов Амин 8 нче Б,Габдуллин Самир 8 нче Б һәм Ахмадеев Айназ 8 нче Б сыйныф укучылары призерлар булдылар.Җитәкчеләре Булатов И.Ф.
Молодцы,котлыйбыз,яңадан-яңа уңышлар телибез. -
17.01.2024
Хөрмәтле әти-әниләр!
2024 нче елның 3 нче февраленнән 16 мартка кадәр булачак 1 нче сыйныф укучылары өчен әзерлек дәресләре башлана. Дәресләр шимбә көнне сәг. 09.00 дән 11.00 кадәр үткәрелә.
Уважаемые родители!
Занятия для будущих первоклассников состоятся с 3 февраля по 16 марта 2024 года с 9:00 до 11:00 ч. (1 раз в неделю по субботам)
При себе иметь: вторую обувь, 2 тетради (в клетку, узкую линейку), ручку, простой карандаш, цветные карандаши.
-
16.01.2024
-
«Ода учителю»
13.01.2024
12 нче гыйнвар көнне,Түбән Камада Педагог һәм остаз елын тантаналы рәвештә тәмамладылар. Халык иҗаты йортында «Ода учителю» дип аталган бәйрәм узды. Халык иҗаты йортының концерт залында укытучылар, тәрбиячеләр, мәктәп, урта махсус уку йорты һәм югары уку йорты җитәкчеләре, шулай ук педагогик хезмәт ветераннары җыелды. Ел йомгаклары буенча педагогларны һәм остазларны хөрмәтләделәр. Күкрәк һәм отличие билгеләре, РФ Мәгариф министрлыгының мактау грамотасы һәм Түбән Кама муниципаль районы Башлыгының рәхмәт хаты белән үсеп килүче буынны укытуда һәм тәрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән укытучылар бүләкләнде. Безнең гимназиянең җәмгыять белеме укытучысы Шакирова Э.К -отличие билгесе. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Шигапова Э.Н.- мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Безнең укытучыларыбызны әлеге уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.