Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе.
Визитная карточка
Адрес: | 423570, Республика Татарстан, Нижнекамский район, г. Нижнекамск, ул. Баки Урманче, д. 13 |
Телефон: | +7(855)-530-86-97 |
E-Mail: | gimnaz2n-kamsk@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" НМР РТ |
Руководитель: | Гаязова Айгуль Нильсоновна |
Год основания учреждения: | 1992 |
У нас учатся: | 1233 учащихся, из них иностранных граждан: 0 |
У нас учат: | 68 педагогов, Языки обучения: татарский и русский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия № 2» имени Баки Урманче Нижнекамского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге “2 нче гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе. - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
"Халыкара туган телләр" көненә багышланган "Әкияттә кунакта" дигән чара
16.02.2024
21 нче февраль - Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн. 2 нче Б сыйныфында (сыйныф җитәкчесе Маннапова Э.М.) "Халыкара туган телләр" көненә багышланган "Әкияттә кунакта" дигән чара уздырылды. Укучылар А.Алиш, татар халык, Г.Тукай әкиятләрен яратып укыйлар.
-
ГАЛИӘСГАР КАМАЛ ТУУЫНА - 145 ЕЛ
15.02.2024
ГАЛИӘСГАР КАМАЛ ТУУЫНА - 145 ЕЛ Бүген драматургның тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга Кол Гали исемендәге китапханәгә безнең гимназиянең 10нчы Б һәм 10 нчы В сыйныф укучылары барды. Шундый җылы, истә калырлык очрашу булды ул! Китапханәче апаларының "Ә хәзер белемнәрегезне тикшереп карыйк әле. Без сөйләгәннәрне аңладыгыз, истә калдырдыгызмы икән?" - дигән сүзләре дә куркытмады үзләрен. Викторина сорауларына эх тә итмичә җавап бирделәр.
-
Әфган сугышы ветераны
15.02.2024
Безнең гимназиядә бик эчтәлекле очрашу булып узды. Майор, Әфган сугышы ветераны Данилов Павел Борисович белән. 2024 елның 15 февралендә Әфганстан Демократик Республикасыннан (ДРА) совет гаскәрләре чыгуга 35 ел тулды. Шул кышкы көннән башлап утыз елдан артык вакыт узды. Шик юк, Советлар Союзының барлык халкы күз яшьләре белән, дулкынланып үзәк телевидениядән, Совет гаскәрләрнең соңгы төркемен Әфганстаннан чыгару мизгелләрен яктырткан тапшыруларны күзәтеп барды.
-
«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы”
14.02.2024
14 февраль көнне Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы узды. Бәйгедә республикабызның Актаныш, Мөслим, Сарман, Зәй һәм Түбән Кама муниципаль районының данын яклап татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Укытучылар ачык дәрес һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Энҗе Гыйзәтуллина бәйгедә чыгыш ясаган мөгаллимнәргә истәлекле бүләкләр тапшырды һәм уңышлар теләде. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак. Укытучыларга уңышлар телибез!
-
"Халкым җәүһәрләре- зур мирас"
12.02.2024
Туган телләр айлыгы кысаларында безнең гимназиянең 2 нче В сыйныф (сыйныф җитәкчесе Мухаметьянова Ч.М.) укучыларының "Халкым җәүһәрләре- зур мирас" темасына багышланган проект эшләрен яклау дәресе булды.
Укучылар бик теләп әңгәмә кордылар, туган як җәүһәрләренә булган җылы мөнәсәбәтләрен белдерделәр. -
«В сердцах башкир звучат всегда стихи и песни Салавата…»
09.02.2024
Туган телләр айлыгы кысаларында шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортына «В сердцах башкир звучат всегда стихи и песни Салавата…» (башкирское общество) ачык чарага 5 нче А сыйныфы укучылары(сыйныф җитәкчесе Ахметзянова Э.К.)кунакка барды.
Балаларга әлеге очрашу бик ошады -
8 нче февральдә Россия фәне көне билгеләп үтелә
08.02.2024
8 нче февральдә Россия фәне көне билгеләп үтелә. Әлеге көн очраклы сайланмаган: бу көнне 1742 нче елда Петр I указы белән Петербург фәннәр академиясенә, Россия империясенең беренче югары фәнни учреждениесенә нигез салынган.
Бу көнне фән белән теге яки бу дәрәҗәдә бәйле булган һәркемне котлау кабул ителгән. Күп кенә фәнни тармаклар Россия фәне көнендә очрашулар һәм конференцияләргә чакыралар, елга нәтиҗәләр ясыйлар. Безнең гимназиядә дә әлеге көнне билгеләп үтәләр. -
"Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” муниципаль тур
07.02.2024
7 нче февраль көнне "Татар кызчыгы” һәм “Татар малае” муниципаль тур бәйгесенең йомгаклау этабы булды. Безнең гимназиянең 2 нче В сыйныф укучысы Ибраһимова Самира (сыйныф җитәкчесе Мухаметьянова Ч.М)“Иң сәләтле кызчык” номинациясендә,шул ук сыйныфтан Шарифуллин Ринал(сыйныф җитәкчесе Мухаметьянова Ч.М.)III урынга лаек булдылар.Молодцы балалар,котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
«Без - XXI гасыр киләчәге» дип исемләнгән VIII төбәк фәнни-гамәли конференция
05.02.2024
Бүген, 22 нче гимназиядә, «Без - XXI гасыр киләчәге» дип исемләнгән VIII төбәк фәнни-гамәли конференция узды. Безнең гимназиянең 8 нче Б сыйныф укучысы Мухамедшин Самат (фәнни җитәкчеләре Шигапова Б.Х. һәм Мухамедшина Р. И) 2 нче урын яулады. Молодец, Котлыйбыз. Яңадан-яңа уңышлар телибез
-
Гимназия музеенда
03.02.2024
Безнең гимназия музеенда Кораллы көчләр ветераны, Түбән Кама шәһәре Совет Офицерлары берлеге рәисе Майор Абдуллин Сәмигулла Газизулла улы булды.